Валерия (җырчы)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Валерия (җырчы)
Remove ads

Валерия (псевдоним, чын исеме Алла Юрий кызы Перфилова (рус. Алла Юрьевна Перфилова, 1968 елның 17 апреле, Сарытау өлкәсе, Аткар) — җырчы (меццо-сопрано), РФ халык артисты (2013)[1].

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тугандагы исеме ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1968 елның 17 апрелендә Сарытау өлкәсе Аткар шәһәрендә музыка мәктәбе укытучылары гаиләсендә туган. Әтисе (баянчы, музыка мәктәбе директоры) һәм әнисе (фортепианочы) кечкенәдән музыкага өйрәтеп үстерә. Аткарда музыка мәктәбен (1985), Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге музыка-педагогика институтын (1990, Иосиф Кобзон һәм Елена Великанованың эстрада вокалы классы) тәмамлаган. Берничә халыкара бәйгедә катнаша.

1992 елда беренче тапкыр «Иртәнге йолдыз» (рус. Утренняя звезда) телетапшыруында җиңү яулый. Шул ук елны инглиз телендә беренче «The Taiga Symphony» альбомын (Виталий Бондарчук музыкасы — Ричард Найлс сүзләре), «Минем янда бул» (рус. Побудь со мной) рус романслары альбомын яздыра.

1993 елда продюсеры Александр Шульгин җырларыннан яңа альбом яздыра.

1996-1998 елда Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге музыка академиясендә укыта.

2002 елда шоу-бизнес белән араны өзеп (продюсеры Александр Шульгин белән контрактны Мәскәүнең Басманный суды өзә [2]), Аткарга кайтып китә.

2003 елда яңа продюсеры Иосиф Пригожин белән әзерләгән «Мәхәббәт иле» (рус. Страна любви) альбомы белән яңадан сәхнәгә кайта.

2007 елдан РФ эчендә гастрольләрен туктатып, чит ил җыр базарына күчүе турында белдерә.

2014 елда, «Кырымның РФ составына кертелүен хуплаганы өчен», (Иосиф Кобзон, Олег Газманов белән бергә) Латвия тышкы эшләр министрлыгының «кара исемлеге»нә эләккән[3].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

I ире — Леонид Ярошевский (1960, Сарытауда туган), музыкант.
II ире (2002 елга кадәр) — Александр Шульгин (1964, Иркутскида туган), продюсер. Балалары: кызлары Анна (1993), уллары Артемий (1994), Арсений (1998).
III ире (2004 елдан) — Иосиф Пригожин (1969, Махачкалада туган), продюсер.

Әдәбият

  1. Безнең кавем. Валерия. «Сөембикә», 2018 ел, апрель, 63нче бит.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads