Олег Газманов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Олег Газманов
Remove ads

Олег Газманов, Олег Михаил улы Газманов (рус. Олег Михайлович Газманов (22.07.1951) — совет һәм рус эстрада җырчысы, композитор, шагыйрь, продюсер, режиссер, РФ атказанган (1995) һәм халык (2002) артисты, техник фәннәр кандидаты, спорт гимнастикасы буенча спорт мастерлыгына кандидат.

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тулы исеме ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1951 елның 22 июлендә Калининград өлкәсе Гусев шәһәрендә туган. Әтисе — һөнәри хәрби, майор Михаил Семен улы Газманов, милләте — татар, әнисе — Зинаида Абрам кызы (1920-2006), хәрби госпиталь табиб-кардиологы, милләте — яһүд[1].
Калининград шәһәренең 8 нче санлы урта мәктәбен, «суыткыч һәм компрессор машиналар һәм җайланмалар» белгечлеге буенча Калиниград югары инженер диңгез укуханәсен (рус. КВИМУ) (1973), «гитара» сыйныфы буенча Калининград музыка укуханәсен (1981) тәмамлаган.
КВИМУ тәмамлагач, әлеге уку йортында укыта, фән белән шөгыльләнә башлый.
Музыка укуханәсен тәмамлагач, «Калиниград» ресторанында, «Атлантик» һәм «Виза», соңрак «Синяя птица», «Галактика» ансамбльләрендә җырлый. 1998 елда үзенең «Эскадрон» ансамблен оештыра.

Remove ads

Иҗаты

Беренче башкарган җыры — «Ак кар» (Белый снег) (1969).
Олег Газмановка, композитор буларак, дан-шөһрәтне улы Родион башкаруындагы «Люси» җыры (1988) китерә. Әлеге җыр Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, соңыннан РФ эстрадасында заманча балалар популяр музыкасы юнәлеше башлануга юл ача. Олег Газманов язган җырларны Валерий Леонтьев, Маша Распутина, кече Владимир Пресняков һ.б. үз репертуарына ала.
Ялгыз җырчы буларак, карьерасы 1989 елда «Эскадрон» җыры белән башлана. Әлеге җыр һәм аннан соң язган биш җыры белән хит-парадларның беренче өчлегенә керә.
1992 елда Монте-Карлога The World Music Awards еллык тантанасына Best selling russian artist of the year (Елның иң яхшы сатылучы россияле иҗатчысы) буларак чакырыла. «Эскадрон» альбомы Европа илләрендә һәм Канадада уңышлы сатыла.
1989 елдан башлап, «Ел җыры» (Песня года) телефестивалендә катнашып килә һәм лауреат исеме ала.

Олег Газмановның башкару стиле үзенчәлеге — халык фольклоры традицияләрен заманча поп- һәм рок-музыка белән бәйли белүдә [2].

7 мәртәбә «Овация» милли премиясе лауреаты була:

  • 1992 «Ел шлягеры» («Морячка» җыры белән), «Поп музыка солисты» номинацияләрендә.
  • 1993-1994 «Иң яхшы җыр язучы шагыйрь» номинациясендә.
  • 1996-1997 «популяр музыкада ватандарлык юнәлешен үстергән өчен».

4 мәртәбә «Алтын граммофон» премиясенә лаек була (1996, 1999, 2003, 2010).

Remove ads

Дискография

  • 1991 — «Эскадрон» Jeff -Records
  • 1993 — «Морячка» SNC-Records
  • 1994 — «Загулял» RDM
  • 1996 — «Бродяга» RDM
  • 1996 — «Москва. Лучшие песни» (җыентык) Эскадрон Records
  • 1997 — «Эскадрон моих песен шальных…»
  • 1998 — «Красная книга Олега Газманова» Эскадрон Records
  • 2000 — «Из века в век. Избранное» (җыентык)
  • 2002 — «Первый раунд — 50!»
  • 2003 — «Мои ясные дни»
  • 2004 — «Господа офицеры — 10 лет» (җыентык)
  • 2005 — «Сделан в СССР»
  • 2008 — «Семь футов под килем»
  • 2011 — «Upgrade» (җыентык)
  • 2012 — «Измерение жизни»
  • 2013 — «Антология» (коллекция басмасы)
  • 2014 — «Перезагрузка» (альбом)
  • 2015 — «Вперёд, Россия!» (альбом)

Видеоклиплар

  • «Эскадрон» (1989, реж. О. Газманов)
  • «Морячка» (1991, реж. М. Хлебородов)
  • «Люси» (1988, реж. В. Коротков)
  • «Танцуй пока молодой» (1992, реж. М. Макаренков)
  • «Моя любовь» (1993, реж. А. Разенков)
  • «Аэрофлот» (1993, реж. Г. Илугдин)
  • «Загулял» (1993 , реж. М. Хлебородов)
  • «Закрой мои глаза» (1993, реж. И. Песоцкий)
  • «А я девушек люблю» (1994, реж. И. Песоцкий)
  • «Футбол» (1994, реж. Ю. Фишман)
  • «Балтийский берег» (1995, реж. Ю. Фишман)
  • «Бродяга» (1996, реж. Т. Баркалая)
  • «Москва» (1996, реж. Н. Михалков)
  • «Надежда умирает последней» (1996, реж. Г. Гаврилов)
  • «Мотылек» (1998, реж. А. Петросян)
  • «Мне не нравится дождь» (1998, реж. В. Разгулин)
  • «Этот день» (1998, реж. В. Разгулин)
  • «Мой храм» (1997, реж.С. Дебижев)
  • «Москва» (1997, реж. С.Дебижев)
Remove ads

Тәнкыйть

« Мин, гомумән, аның кремль-паркет иҗатын яратмыйм. Беркайчан да сәнгатьтә официант булып йөргәннәрне хөрмәт итмәдем[3]
»

Гаиләсе

  • I хатыны — Ирина (1951), улы Родион (1981), җырчы
  • II хатыны — Мария Мавроди (1969), кызы Марианна (2003)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1995 РФ атказанган артисты
  • 2001 РФ халык артисты
  • 2006 Хөрмәт ордены (РФ)
  • 2012 IV дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен ордены
  • 2013 Калининград шәһәренең шәрәфле ватандашы
  • 2013 Сарытау шәһәренең шәрәфле ватандашы
  • 2025 «Дуслык» орденыТатарстан белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм мәдәният һәм сәнгатьне үстерүдәге казанышлары өчен [4]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads