Гата Сөләйманов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Гата Сөләйманов (Гата Зөлкафил улы Сөләйманов, баш. Ғата Зөлҡәфил улы Сөләймәнов) – курайчы, опера җырчысы (баритон), БАССР халык артисты (1963), РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1978), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1971).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1912 елның 15 июнендә Ырынбур губернасы Югары Урал өязе (хәзерге Баймак районы) 1 нче Төрекмән авылында туган. 3 яшендә ятим кала. Авыл мәктәбендә башлангыч белем ала. Уфадагы сәнгать техникумын (1927), Мәскәүдә консерваториянең милли бүлеген (1940) тәмамлый. 1928 елдан Беренче күчмә театрда (1934 елдан Баймак колхоз-совхоз театры) курайчы булып, 1940 елдан Уфада опера һәм балет театрында җырчы, 1945-1972 елларда Уфада драма театрында драма артисты булып эшли. 1963-1988 елларда Уфа сәнгать укуханәсендә укыта.
Remove ads
Бөек Ватан сугышы елларында
1943 елда Гата Сөләйманов Башкортстан сәнгать бригадасы төркемендә фронтка барып, 3 ай эчендә 90 концертта катнаша.
Иҗаты

Халык җырларын һәм көйләрен җыю һәм тарихы, ноталары белән бастырып чыгару, милли уен коралы курайны пропагандалау өлкәсендә хезмәте зур. «Җыр һәм музыка дәресләре» (1960-1970, берничә басмада), «Курай» (1961, 1970, 1985) исемле китаплары курайда уйнарга өйрәтү методикасына нигез сала.
- Яшьләр һәм студентларның I, IV Бөтендөнья фестивалендә (1947, Праһа; 1953, Бүкрәш) катнаша.
- ССРБ мәдәни делегациясе составында Һиндстан (1954), Австрия, Бирма, Кытай, Корея сәхнәләрендә курайда уйный.
- Уфа сәнгать училищесында курай сыйныфы ачып (1971), һөнәри курайчылар әзерләүгә өлеш кертте. Шәкертләре арасында – Азат Гаеткулов, Ришат Рәхимов һ. б. курайчылар.
Репертуар
Уфа опера-балет театрында
- «Акбүзат» — Сәүбән батыр, Мәсем хан (беренче башкаручы)
- «Карлыгач», Н.К.Чемберджи – Кормый
- «Ашкадарар», А.А.Эйхенвальд — Әсфән (беренче башкаручы)
- «Айсылу», М.М.Вәлиев, Н.И.Пейко – Галикәй, Һидият
Уфа драма театрында
- «Галиябану» М.Фәйзи — Хәлил
- «Карагул», Давыт Юлтый — Карагул, Иван Иванович, Сөендек, Кондрат Петрович
- «Зимагурлар», Сәгыйть Мифтахов — Гайсә
- «Карлыгач», Б. Бикбай — Шатморат
- «Ҡаһым түрә», Б. Бикбай– Акназар
- «Салават»; Б. Бикбай- Колый Балтачев
- «Кыз урлау», Мостай Кәрим — Әҗмәгул карт
- «Отелло» В. Шекспир — Монтано
- «Тере мәет», Л. Толстой) — Петрушин
Концертларда
«Абдрахман кантон», «Габдулла ахун», «Баяс», «Гомәров», «Урал», «Бала карга; «Бүгәс маршы», «Заһидә», «Кара үрдәк», «Салковский», «Сабирәкәй», «Ильяс», «Алты егет», «Форт Петровский», «Аһылай», «Кәрвансарай», «Ятим кыз Хәтирә», «Зөлхәбирә», «Каһым түрә» һ.б. көйләр.[1]
Хәтер
- Баймак шәһәре сәнгать мәктәбенә исеме бирелә.
- Г. Сөләйманов призына Һөнәри курайчылар бәйгесе (1997) уздырыла.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- БАССР атказанган артисты (1953)
- БАССР халык артисты (1963)
- РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1978)
- Салават Юлаев премиясе (1971) — курай сәнгатен өр-яңа биеклеккә күтәрүе өчен
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1955)
Чыганаклар
- С. Галин. Тел ачкычы- халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6 (башк.)
- Башкорт энциклопедиясе 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган.
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads