Коморлар

From Wikipedia, the free encyclopedia

Коморлар
Remove ads

Комор Утраулары (рәсми рәвештә: Комор Берлеге) - ул Һинд океанында, Мозамбик Бугазының төньяк очында, Мадагаскарның төньягы һәм төньяк-көнчыгыш Мозамбик арасында Африканың көнчыгыш яры янында урнашкан дәүләт. Гарәп дәүләтләре рәтенә кертелергә мөмкин. Комор Утрауларының мәйданы 1862 км² (яки 863 квадрат миль). Дәүләтнең исеме гарәп телендәге "камәр" яки "ай" сүзеннән алынган. Комор Берлегенең рәсми телләре өчәү: комор теле, гарәп теле һәм француз теле. Ил башкаласы Морони(ингл.)

Thumb
Солтан Сәид Гали бин Сәид Гомәр Гранд Коморныкы (1897).
Thumb
Коморлылар
Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Remove ads

Дин

Төп мәкалә: Коморларда ислам
Thumb
Ил башкаласы Морони(ингл.) шәһәренең Яңа Җәмигъ мәчете. 1998 елда Шарҗә әмиренең финас ярдәме белән төзелгән

Дин тоту иреге Комор утраулары Конституциясендә беркетелгән булса да, чынбарлыкта кайбер чикләүләр бар. Ислам диненнән башка диннәрне пропагандалау тыела. Ислам диненнән тыш, теләсә кайсы дингә күчүгә дәгъвәтләү законсыз санала, һәм Ислам диненнән башка дингә күчүчеләр закон нигезендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин[41].

Ислам ― Комор утрауларында күпчелек дине (дәүләт дине). Ил халкының (850 мең кеше, 2019 елга) 98 % ы ― Ислам дине тарафдары[42], 2 % ы ― христианнар (католиклар, протестантлар) [43].

Коморлар мөселманнары ― Шәфигый мәзһәбе сөнниләре. Ислам динен гарәпләр һәм суахили халкы, шулай ук Һиндстаннан (күпчелеге Гуҗараттан) чыккан мөһаҗирләр тота. Комор утраулары ― Көньяк Африкада мөселман күпчелеге булган бердәнбер ил.

Remove ads

Дәүләт һәм милләт гимны

Комор утраулары атамасын, җирле телдә "Komoriya" дип язылса һәм әйтелсә дә, татарча "Камәр утраулары" яки "Камәрия" дип атау да ялгыш булмас иде. Чөнки ул — гарәп алынмасы, "Ай" дигән мәгънәдәге сүздән килеп чыккан.
Udzima wa ya Masiwa (Бөек утраулар бердәмлеге) — Камәрия Берлегенең дәүләт һәм милләт гимны. Аның француз һәм гарәп телләренә тәрҗемәсе бар, Ләкин алар Википедиягә тулысы белән кертелмәгән. Биредә — гимнның хор башкаруындагы камил тексты тәрҗемәсе (сылтамасы — аста). Гимнның җыйнак варианты югарырак темпта уйнала һәм аңарда калын хәрефләр белән бирелгән юллар башкарыла:

Beramu isi pepeza,

I nadi ukombozi piya;

Ye daula ivenuha,

Tasibabu yahe dini voya

tsangaya hunu Komoriya.

Narikeni yamahaba ya

huvendza ya masiwa. Yatru...


Wasiwa Komori damu ndzima,

Wasiwa Komori dini ndzima.

Ya masiwa razaliwa,

Ya masiwa yarileya,

Mola nde yari sayidiya;

Narike niya ndzima,

Rivendze uwatwaniya,

Mahaba ya dini na duniya.


Beramu isi pepeza,

Rangu mwezi sita wa Zuiye,

Ye daula ivenuha,

Zisiwa zatru zi katruha:

Maoré na Ndzuani, Mwali na Ngazidja.


Tasibabu yahe dini voya

Tsangaya hunu Komoriya.

Narikeni yamahaba ya,

Ya huvendza, ya masiwa.

Җилферди ил байрагыбыз,

Тулы бәйсезлек белгертеп;

Күтәрелә Ватаныбыз,

Динебезне терәк, көч-куәт итеп,

Камәр илен бердәм дәүләт итеп.

Яшик шушы ямьле урында

Туганлык, сөю хозурында. Яшик...


Камәрлеләр, уртактыр каныбыз,

Камәрлеләр, камил иманыбыз.

Бу утрауларда туганбыз,

Монда тәрбия алганбыз,

Ярдәм насыйп итә Аллабыз;

Кыю, тәвәккәл булыйк,

Ватан диеп җан атыйк,

Динне, дөньяны без яратыйк!


Җилферди ил байрагыбыз

Алтынчы Июльдән башлап,

Күтәрелә Ватаныбыз,

Утраулары баскан тигез сафка:

Маоре һәм Ндзуани, Мвали һәм Ңазидҗа.


Динебезне терәк, көч-куәт итеп,

Камәр илен бердәм дәүләт итеп, —

Яшик шушы ямьле урында,

Сөю, туганлык хозурында.

Cilferdi il bayrağıbız,

Tulı bäysezlek belgertep;

Kütärelä Watanıbız,

Dinebezne teräk, köç-quät itep,

Qämär ilen berdäm däwlät itep.

Yäşik şuşı yämle urında

Tuğanlıq, söyü xozurında. Yäşik...


Qämärlelär, urtaqtır qanıbız,

Qämärlelär, kamil imanıbız.

Bu utrawlarda tuğanbız,

Monda tärbiä alğanbız,

Yärdäm nasıyp itä Allabız;

Qıyu, täwäkkäl bulıyq,

Watan diep can atıyq,

Dinne, dönyanı bez yaratıyq!


Cilferdi il bayrağıbız

Altınçı İüldän başlap,

Kütärelä Watanıbız,

Utrawları basqan tigez safqa:

Maore häm Ndzwani, Mvali häm Ñazidca.


Dinebezne teräk, köç-quät itep,

Qämär ilen berdäm däwlät itep, —

Yäşik şuşı yämle urında,

Söyü, tuğanlıq xozurında.

Хор башкаруында:
[]

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads