Иделбикә
шагыйрә From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Лена Садыйкова-Сабитова, Лена Бинъямин кызы Садыйкова-Сабитова (әдәби псевдонимы Иделбикә, кыз фамилиясе Садыйкова, 1930 елның 19 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Мәсәгуть кантоны, Яңа Мөслим — 2020 елның 14 июне, РФ, Сембер) — шагыйрә, 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова (2010), Сембер өлкәсенең Габделҗаббар Кандалый һәм Сәхаб Урайский исемендәге премияләре лауреаты. Байтак кына шигырьләренә җырлар язылган.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1930 елның 19 августында БАССР Мәсәгуть кантоны (хәзерге Мәчетле районы) Яңа Мөслим авылында укытучылар гаиләсендә бишенче бала булып туган. Әтисе — Бинъямин Зариф улы Уфада «Галия» мәдрәсәсен, әнисе – Гыйззениса Зәки кызы да Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең кыз балалар мәктәбен тәмамлаган мәгърифәтле мөгаллимнәр. Абыйсы Фәһим Садыйков (1928—1998) — фәлсәфәче, БР ФА академигы (1998), фәлсәфә фәннәре докторы (1973), профессор (1974), БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1977).
1938—1945 елларда туган авылының җидееллык мәктәбендә, сигезенче сыйныфны күрше Олы Ака авылы мәктәбендә укый.
1943 елда әнисе вафат була, әтисе икенче мәртәбә өйләнеп яңа гаилә кора.
1946 елда Лена, авылда укуын ташлап, Первоуральск шәһәренә апасы янына китә һәм шунда сигезенче сыйныфны тәмамли. Хезмәт юлын икмәк пешерү заводында кара эшче булып башлый, аннары торбалар җитештерү заводында ОТК контролеры булып эшли. Кичке техникумда «техник-контролер» белгечлеге ала. 1950 елда Урта Азиягә, Ташкентка, икенче апасы янына күчеп китә. Берьеллык курста «геодезия һәм картография» белгечлеге алып, дүрт елдан артык картография цехында хезмәт итә. Эшче-яшьләрнең кичке мәктәбендә укып, өлгергәнлек аттестаты ала.
1955 елдан иренең хезмәте белән бәйле төбәкләрдә (Новокузнецкида, Сембер өлкәсенең Барыш һәм Сембер шәһәрләрендә): картограф, газета редакцияләрендә корректор, корреспондент булып эшли. Читтән торып укып, Сембер педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган (1973).
Remove ads
Иҗаты
1989 елда Сембердә татарча чыга башлаган «Өмет» газетасы белән хезмәттәшлек итә, «Казан утлары», «Сөембикә», «Аргамак», «Мәйдан» журналлары, «Шәһри Казан», «Сабантуй», «Заман-Татарстан», «Ватаным Татарстан» газеталарына иҗат эшләрен җибәреп тора. Башкортстанда да аның иҗаты билгеле. Шагыйрәнең дөнья күргән беренче ике шигъри җыентыгы – «Мәхәббәтнең мең фасылы» (1997) һәм «Бәхеткә үс, Кеше!» (2000) исемле китаплары Сембердә нәшер ителә. 2003 елда Казанда «Дөнья авазлары» дигән өченче китабы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев фатихасы һәм ярдәме белән басыла.
Иделбикәнең байтак шигырьләре Таулы Алтай шәһәрендә яшәүче кызы, рус телендә иҗат итүче шагыйрә Лилия Юсупова тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән, «Незримый свет» (1997), «Неслучайная встреча» (1998), «Качнется маятник» (1999), «Двойной портрет» (1999), «Избранное» (2002) дип аталган шигъри китапларында урын алган.
2020 елның 14 июнендә Сембердә вафат[1].
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Саҗидә Сөләйманова премиясе (2010)[2]
- Габделҗаббар Кандалый премиясе (Сембер өлкәсе)
- Сәхаб Урайский премиясе (Сембер өлкәсе)
Сылтамалар
- Иделбикә. ТР язучылар берлеге сайты
- Рузилә Мөхәммәтова. Ульяновскида яшәп иҗат иткән шагыйрә Иделбикә вафат. Татар-информ, 14.06.2020
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads