Нефтекама епархиясе

РПЧ епархиясе From Wikipedia, the free encyclopedia

Нефтекама епархиясе
Remove ads

Нефтекама епархиясе (рус. Нефтека́мская епа́рхия, баш. Нефтекама епархияһы) — Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархлыгы) Башкортстан Республикасының Бәләбәй, Дүртөйле, Нефтекама, Октябрьский, Туймазы, Яңавыл шәһәрләре; Аскын, Бакалы, Балтач, Бәләбәй, Балакатай, Благовар, Бүздәк, Борай, Дуван, Дүртөйле, Ярмәкәй, Илеш, Калтасы, Кыйгы, Кызыл Кама, Мәчетле, Салават, Тәтешле, Туймазы, Чакмагыш, Шаран һәм Яңавыл районнары административ чикләрендәге чиркәү-административ берәмлеге (епархиясе). Башкортстан митрополиясе составына керә[2].

Кыска фактлар Нефтекама епархиясе, Чиркәү ...
Thumb
Апостоллар Петр һәм Павелның кафедраль соборы (Нефтекама)

2019 елның маеннан епархия белән вакытлыча Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты, Башкортстан митрополиясе башлыгы Никон (Васюков) идарә итә.

Remove ads

Тарих

Thumb
Нефтекама епархиясе Башкортстан митрополиясе картасында сары төстә

Нефтекама епархиясе Рус православие чиркәве Изге Синодының 2011 елның 27 декабре карары белән Уфа епархиясеннән кайбер приходларны аерып чыгару юлы белән оештырыла[3]. Административ яктан Башкортстан митрополиясенә кертелә.

Нефтекама епархия әрхәрәе башта «Нефтекама һәм Бәләбәй әрхәрәе» титулын йөрткән.

2012 елның 4 октябрендә Рус православие чиркәвенең Изге Синоды карары буенча идарә итүче әрхәрәйнең титулы «Нефтекама һәм Бөре әрхәрә»е итеп үзгәртелә[4].

2017 елның 29 июлендә Рус православие чиркәвенең Изге Синоды карары буенча идарә итүче әрхәрәйнең титулы «Нефтекама һәм Октябрьски әрхәрәе» итеп үзгәртелә[5].

Remove ads

Епископлар

  • Никон (Васюков) (27 декабрь 2011 — 4 март 2012) в. и.
  • Амвросий (Мунтяну) (4 март 2012 — 30 май 2019)
  • Никон (Васюков) (2019 елның 30 маеннан) в. и.
  • Митрофан (Еврокатов) (2023 елның декабреннән) ― Нефтекама һәм Бәләбәй епискобы[6]

Благочиниеләр

  • I Нефтекама — благочинный протоиерей Алексий Тихонов
  • II Нефтекама — иерей Сергий Корягин
  • Николо-Березовка — митр. протоиерей Алексей Тихонов
  • Октябрьски — иерей Сергий Попонин
  • Аскын — иерей Евгений Кухарчук
  • Бәләбәй — протоиерей Андрей Кирсанов
  • Көнчыгыш — протоиерей Николай Долженков
  • Монастырьлар — наместник игумен Сильвестр (Пивоваров)
  • Шаран — протоиерей Василий Тымчук

Епархия секретаре — митр. протоиерей Алексей Тихонов.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads