Радик Сәлахов

билбаулы көрәш буенча спорт мастеры From Wikipedia, the free encyclopedia

Радик Сәлахов
Remove ads

Радик Сәлахов, Радик Сирен (Сурен[1]) улы Сәлахов (1993 елның 11 декабре, РФ, ТР, Зәй районы, Сармашбаш) ― авыр үлчәм (130 кг) категориясендә көрәшче, төрле ярышларда берничә тапкыр җиңүче. Татарстан чемпионы (2014, 2017, 2018, 2020, 2022, 2023), Россия чемпионы (2015, 2022, 2023), билбау көрәше буенча дөнья чемпионы (2022, 2023, 2025).[2] ХXIII (2023) һәм XXV (2025) Федераль Сабан туйлары батыры[3], III Халыкара шахтерлар Сабан туе батыры (2023), [4] билбау көрәше буенча спорт мастеры. Авырлыгы 128 кг[1]. Көрәш буенча РФ халыкара класслы спорт мастеры (2025).

Кыска фактлар Радик Сәлахов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1993 елның 11 декабрендә[5] Татарстанның Зәй районы Сармашбаш авылында туган. Әтисе ― татар көрәшенә ике батыр егет үстереп биргән көрәшче Сирен (Сурен[1]) Хәмит улы Сәлахов (2020 елда вафат). Әнисе Ләйсән. Энесе Рөстәм, Әлмәт командасы көрәшчесе, ТР чемпионатының көмеш медале иясе[1][6]

Алты яшеннән келәмдә. Туган авылында унбер еллык мәктәпне тәмамлап, аннары Түбән Камада нефтехимия көллиятендә (Н. В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте) белем алгач, Зәйгә кайта. Ике еллап Зәйдә яши, эшли һәм Әлмәт якларыннан яхшы тәкъдим килгәч, Әлмәт командасы өчен чыгыш ясый башлый.

Зәй, Түбән Кама, Әлмәт, Лаеш районы спорт командалары өчен чыгыш ясый. Тренерлары: әтисе Сирен Сәлахов,[7] Ильяс Билалов, Рүзил Ганиев.

Яр Чаллыда металл җыю компаниясендә демонтаж буенча мастер булып эшли. Атнага 4-5 тапкыр «Витязь» спорт клубында Илнур Хәйбуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә[1].

Remove ads

Гаилә хәле

23 яшендә өйләнгән[8]. Хатыны Алия, кызы Райан[1], улы (2025 елда туган)[9]

Спорттагы уңышлары

  • 2011 ― билбау көрәше буенча Россия чемпионаты (Уфа) ― яшүсмерләр арасында алтын медальгә лаек (80 кг нан артык үлчәмдә) [10]
  • 2011, 2014, 2018 ― Зәй Сабан туенда абсолют батыр[11]
  • Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына ярышлар җиңүчесе [12]
  • 2018 ― Р. Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча республика турниры ― җиңүче (130 кг; Зәй районы өчен чыгыш ясаган)
  • 2018 ― билбау көрәше буенча Россия чемпионаты (Зәй) – 3нче урын (100 кг нан авыррак үлчәмдә) [13]
  • 2019 ― келәмдә артык хисле булганы өчен бер елга ярышлардан читләштерелә [14]
  • 2014 (90 кг), 2017, 2018, 2020, 2022 ― Татарстан чемпионаты ― 130 кг үлчәүдә җиңүче [15]
  • 2021 ― Питрау Сабан туе (Мамадыш районы, Җөри) абсолют батыры [16]
  • 2021 ― «Манзара» турнирының абсолют җиңүчесе (Әлмәт районы өчен чыгыш ясаган) [17] [18]
  • 2015 (90 кг), 2022 (130 кг) ― «Ватаным Татарстан» республика газетасы оештырган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча республика ярышлары ― шәхси беренчелектә җиңүче [19]
  • 2022 ― Әлмәт Сабан туеның абсолют батыры [20]
  • 2023 ― Татарстанның атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә багышланган корәш буенча республика ярышлары (Түбән Кама) ― җиңүче (130 кг; Лаеш районы өчен чыгыш ясаган) [21]
  • 2022, 2023 ― билбау көрәше буенча Россия чемпионаты – җиңүче (130 кг)[22][23]
  • 2022, 2023 ― билбау көрәше буенча дөнья чемпионы (130 кг), абсолют авырлык категориясендә чемпион [24][25]
  • 2023 ― ХXIII Федераль Сабан туе батыры[26]
  • 2023 ― Киров өлкәсе Сабан туе (Малмыж) батыры. Татарстан Рәисеннән бүләк итеп «Лада Гранта» автомобиле тапшырылган.[27]
  • 2022, 2023 ― Питрау Сабан туе (Мамадыш районының Җөри авылы) абсолют батыры. 2023 елның абсолют батырына 500 мең сум акча бирелгән. [28]
  • 2023 – Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан) җиңүчесе (130 кг үлчәү авырлыгында)[29]
  • 2024 – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе җиңүчесе (130 кг үлчәү авырлыгында)[30]
  • 2024 ел — Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан, 6-7 март) — 130 кг авырлык категориясендә — 1нче урын (Зәй)[31].
  • 2024 ел — Зәй Сабан туеның абсолют батыры[32].
  • 2024 ел — Уфа администрациясе кубогына көрәш буенча ачык турнирның абсолют батыры[33].
  • 2024 ел — XIV Бөтенроссия авыл Сабантуеның абсолют батыры (Барда, Пермь крае)[34].
  • 2024 ел — «Изге Болгар җыены» кысаларында Билбаулы көрәш буенча халыкара ярышлар җиңүчесе. Хурал Азимовны (Азәрбайҗан) 7:3 исәбе белән җиңә. Приз ― Lada Granta машинасы[1].
  • 2024 ел — 5нче БРИКС илләре Спорт уеннарында[d] көрәш буенча ярыш (Казан, Россия, 2024 ел, 12 ― 23 июнь) — 130 кг авырлык категориясендә — 1нче урын (алтын медаль). Финалда Таҗикстан көрәшчесен баллар исәбе белән тиз арада отып чыккан. «Бу җиңү – әти өчен. Ул мине көрәшкә алып килде, бу җиңүне аңа багышлыйм[35].
  • 2024 ― Олимпия уеннарына кертелмәгән спорт төрендә (ир-егетләр арасында) Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы[36].
  • 2025 ― көрәш буенча Татарстан чемпионы (130 кг үлчәү авырлыгында, приз 100 мең сум)[37].
  • 2025 ― Казанның «Ак барс» көрәш сараенда үткән «Ватаным Татарстан» гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының җиңүчесе (130 кг үлчәү авылыгында; приз 100 мең сум)[38].
  • 2025 ел — «Изге Болгар җыены» кысаларында Билбаулы көрәш буенча халыкара ярышлар җиңүчесе. Приз ― Lada Granta машинасы[39].
  • 2025 ― 10нчы мәртәбә Зәй район Сабан туе баш батыры (Баш батырга традицион бүләк – тәкә һәм автомобиль бүләк иткәннәр)[40].
  • 2025 ― XXV Федераль Сабан туеның (Якутск) баш батыры («Лада Гранта» машинасы һәм болан бүләк иткәннәр)[41].
  • 2025 ― абсолют дөнья чемпионы[42].
  • 2025 ― Көрәш буенча Россия Федерациясенең халыкара класслы спорт мастеры [43].
  • 2025 ― Көрәш буенча 2025 елгы Дөнья Кубогы (Мәскәү, «Коломенское»[d] музей-тыюлыгы) җиңүчесе (130 кг авырлыкта) һәм Абсолют дөнья чемпионы (Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән төп бүләк – автомобиль тапшырылган)[44].
  • 2025 ― II Бөтендөнья милли көрәш төрләре уеннарының абсолют җиңүчесе ― Яңа Чабаксарда узган Көрәш буенча турнирның гала-көрәшендә атказанган спорт мастеры, дөнья Кубогы җиңүчесе Мирлан Олу Бәхтиярны (Кыргызстан) җиңгән [45][46].
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads