Сергей Скоморохов
театр рәссамы (Казан, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сергей Скоморохов, Сергей Геннадий улы Скоморохов (рус. Сергей Геннадьевич Скоморохов, 1952 елның 25 апреле, СССР, РСФСР, Сарытау өлкәсе, Сарытау) ― театр-декорация сәнгате рәссамы, рәссам-сценограф, 1995 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының, 1984-1994 елларда Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрының баш рәссамы, Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1990), Татарстан Республикасының Муса Җәлил (1989), Дамир Сираҗиев (2004) һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт (2010) премияләре лауреаты, Татарстанның халык (2003), Россия Федерациясенең атказанган (2012) рәссамы. СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1987 елдан). [1]
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1952 елның 25 апрелендә Сарытауда рәссам Геннадий Николаевич Скоморохов (1925―1975) гаиләсендә туган.[2] Казан ― әнисе ягыннан бабасының ватаны.[3] Дондагы Ростовта М. Б. Греков исемендәге сәнгать училищесын (1972), М. Горький исемендәге СССР МХАТы каршындагы МХАТ мәктәп-студиясен (1977) тәмамлаган. Амурдагы Комсомольск (1975 елда Мәскәүдән производство практикасына килә, шәһәр драма театрында беренче бизәгән спектакле «Просто ужас»[4], Хабаровск, Чита, Тверь, Тула, Түбән Новгород, Чабаксар, Йошкар-Ола театрларында, Ремшайд (Алмания) театрында «Жуан йорты» һәм Әнкарада (Төркия) «Сүнгән йолдызлар» спектакльләрен бизәгән.[5]
1984-1994 елларда ― Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрының баш рәссамы.
1995 елдан – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш рәссамы. С. Скомороховның Татар академия театрында сценографик дебюты (1989 елда) Чыңгыз Айтматов буенча легендар «Плаха» спектакле була.
Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында студентлар белән шөгыльләнә [4]. «Спектакльнең сәнгатьчә бизәлеше», «Театр макеты», уку практикасы дисциплиналарыннан укыта, беренче квалификация категорияле укытучы. [6]
Remove ads
Шәхси күргәзмәләре
- 2013 елда 60 яшенә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Сценография» күргәзмәсе [7];
- 2017 елда Казанның Әсгать Мәҗитов музеенда «Театр. Скоморохов» күргәзмәсе [8];
- 2022 елда 70 яшенә Камал театры фойесында «Пролог» исемле шәхси күргәзмәсен оештыра. [4]
Бизәгән спектакльләре
С. Скоморохов спектакльләрне төрле стильдә бизи – метафорик минимализмнан персонажларның көнкүреш мохитен җентекләп кабатлауга кадәр, әмма аның барлык әсәрләренә пьесаны һәм тарихи контекстны җентекләп өйрәнү, шулай ук режиссер концепциясенең киңлек-колористик мәгънәсен аеру хас. [9]
Ике йөз алтмыштан артык спектакль бизәгән.
- Камал театры
- Ч. Айтматов «Ахырзаман» (1989);
- Г. Исхакый «Зөләйха» (1994);
- Лопе де Вега «Биюче»,
- Т. Миңнуллин «Җанкисәккәем» (1995);
- Т. Миңнуллин «Илгизәр + Вера» (2000);
- Т. Миңнуллин «Шулай булды шул»
- «Галиябану, сылуым иркәм» (2005);
- Н. Исәнбәт «Хуҗа Насретдин»
- Г. Камал «Каениш, көндәш һәм башкалар» (1996);
- Эдуардо де Филиппо «Гаугалы гаилә» (1999);
- Г. Хугаев «Кара чикмән» (2003);
- К.Тинчурин «Казан сөлгесе» (2004);
- М. Галәү «Мөһаҗирләр» һ. б. [10].
- Тинчурин театры
- М. Фәйзи «Галиябану» (1989);
- Н. Гаетбай «Әстәгъфирулла» (1991) һ. б.
- Әтнә театры
- М. Әмир «Миңлекамал» (2013)
Фильмография
- 2005 ― «Зөләйха» (режиссер Рамил Төхвәтуллин; Казан кинохроника студиясе, «Рамай» студиясе) ― рәссам. [11]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1990),
- Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (1989),
- Дамир Сираҗиев исемендәге премия (2004),
- Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2009) – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында драматург Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» спектаклен бизәгән өчен [12],
- Татарстанның халык рәссамы (2003),
- Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2012)[13],
- Россия Рәссамнар берлегенең югары бүләге – «Рухилык. Традиция. Осталык» алтын медале (2019)[14],
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2022)[15]
- 2024 ― «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены[d] ― Ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен [16]
Remove ads
Гаиләсе
Хатыны математик, программист, милләте буенча латыш, балалары Ригада туган. Олы улы Геннадий, ГИТИСның сценография факультетын тәмамлаган театр рәссамы, аның хатыны Надежда (Чехович) шулай ук ГИТИС тәмамлаган, кызлары Варвара (2020 елгы). Кече улы Юрий – китап бизәүче рәссам-график.[4][2]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads