Сэн Катаяма
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сэн Катаяма (яп. 片山 潜, чын исем-фамилиясе Сугаторо Ябуки) (1859-1933) — япон коммунисты, халыкара коммунистлар хәрәкәте эшлеклесе, Коминтерн җитәкчеләреннән берсе (1922-1933). Япония коммунистлар фиркасен нигезләүче (1922).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле


Тираж 3000
1859 елның 26 декабрендә Япониядә (Хонсю утравы) Мимасака провинциясе Хадеги авылында (хәзерге Окаяма префектурасы Кумитё өязе Юге бистәсе) ишле крестьян гаиләсендә туа.
Катаяма гаиләсе Сугатороны 19 яшендә уллыкка ала һәм Сэн исеме бирә.
Будда чиркәве карамагындагы мәктәптә монахлардан кытай язуын өйрәнә, кытай әдәбиятын һәм борынгы тарихны укый. Яшүсмер Катаяма гомуми белем мәктәбендә 100 көн генә укып кала, гаиләсенең тормышы авыр булу сәбәпле, ул укуын ташларга мәҗбүр була. Катаяма башлангыч мәктәп программасын үзлегеннән өйрәнә һәм, белем алырга өметләнеп, 1881 елда 22 яшендә Токиога китә. Басмаханәгә кара эшче, наборчы булып урнаша.
1884 елда Катаяма Америкага китә.
Remove ads
Америкада
Кыен шартларда унике ел яши: батрак, кухня эшчесе, пешекче, көнлекче булып эшли. Христиан диненә күчә. Белемгә булган омтылышы нәтиҗәсендә Гринэлл көллиятен (ингл. Grinnell College) (1892), Андовер дини мәктәбен, АКШның төньяк-көнчыгышындагы Коннектикут штатындагы Йель университетын (1895) тәмамлый. Университетта укыганда социалист була.
Япониядә
1896 елда, 37 яшендә фәннәр бакалавры дипломы алып, туган иленә кайта. Аңа укытучы, журналист, мөхәррир яки тикшеренүче галим булып эшләргә мөмкинлек ачыла. Ләкин ул инкыйлабчы юлын сайлый. XIX гасыр ахырында Япониядә эшчеләр хәрәкәте көчәеп китә, аңа Сэн Катаяма җитәкчелек итә. Бер төркем иптәшләре белән беренче япон һөнәри берлеген (1897), социализмны өйрәнү җәмгыятен (1898) төзи. Эшчеләр өчен үз акчасына журнал чыгара, аның битләрендә гади һәм аңлаешлы итеп Аурупа һәм Америкадагы социалистлар хәрәкәте белән таныштыра. 1900 елда II Интернационал башкарма комитетының бюросына сайлана. Япония социал-демократлар фиркасен (1901) төзү өчен күп көч куя. 1903-1904 елларда «Хэймин симбун» газетасында эшли.
Рус-япон сугышы
Рус-япон сугышы елларында Катаяма, бу сугышка каршы чыгып: «Рус һәм япон эшчеләре бер-берләренә дошман түгел, аларга кара-каршы сугышыр өчен бернинди сәбәп юк», дип яза. 1904 елда Катаяма II Интернационалның Амстердамда узган конгрессында катнаша. Конгресста рәислек итүче, үзенең урынбасарлары итеп, үзара сугышучы илләр вәкилләре сайланган булуга делегатларның игътибарын юнәлтә. Бу сүзләрдән соң Сэн Катаяма һәм
Георгий Плеханов аягүрә басып кул кысышалар.
Remove ads
АКШта
1904 елда Чикагода Америка социалистлар фиркасе корылтаенда катнаша. Аннары 3 ел Техаста яши, дөге үстерү белән шөгыльләнә.
Япониядә
1906 елда туган иленә кайта. 1910 елда Япониядә кара реакция чоры башлана. Һөнәри берлекләр таратыла, социал-демократлар фиркасе таратыла. Бик күп җәмәгать эшлеклеләре кулга алына. Менә шундый шартларда 1911 елда 6 мең трамвай йөртүченең забастовкасы башланып китә. Яхшы хәзерләнгән һәм оешкан забастовка эшчеләрнең җиңүе белән тәмамлана. Забастовкага җитәкчелек итүдә катнашуы өчен Катаяма 9 ай төрмәдә утырып чыга. Судта гаепләүче: «Катаяма – куркыныч кеше, чөнки ул – сарык тиресе ябынган юлбарыс, аны иң югары җәзага тартырга кирәк», — ди.
Төрмә режимы, җәзалаулар Катаяманың сәламәтлеген какшата. Иреккә чыккач та, ул көн-төн күзәтү астында яши, газета-журналлар аның мәкаләләрен басмый. Үз газетасына штраф салына, аның күләме түләп бетерерлек кенә булмый, шуның аркасында газета чыгудан туктый. Иптәшләренең киңәше һәм ярдәме белән 1914 елның сентябрендә АКШка мөһаҗирлеккә китә.
Remove ads
Мөһаҗирлектә
Башта Сан-Францискода урнаша. Ләкин Япония консулының эзәрлекләвеннән качып, Нью-Йоркка күченергә мәҗбүр була. Белеме һәм дипломы булуга карамастан, Катаяма йөк ташучы, җыештыручы, идән ялтыратучы, бакчачы булып эшли. Прогрессив журналларга империалистик сугышка каршы мәкаләләр яза. Япон эмигрантлары өчен, күләме зур булмаса да, япон телендә журнал чыгара.
Америка коммунистлар хәрәкәтен берләштерү өчен дә күп көч куя. 1918 елда япон мөһаҗирләреннән беренче коммунистчыл төркемнәр оештыра. Америка коммунистлар фиркасенең беренче үзәк комитеты составына кертелә. Америка полициясе тарафыннан эзәрлекләнгән Катаяма яшерен рәвештә эшли башлый. 1918 елда Мексика аркылы Россиягә китә.
Remove ads
Шуралар Россиясендә
1921 елның 14 декабрендә Мәскәүгә килеп төшә. 23 декабрьдә Шураларның IX Бөтенроссия корылтаенда В.И. Ленин белән беренче тапкыр очраша. Коминтернның III карары нигезендә 1922 елның 22 гыйнварында Мәскәүдә уздырылган Ерак Көнчыгыш хезмәт ияләренең I корылтаенда катнаша. Шунда Япония коммунистлар фиркасен төзү турында карар кабул ителә[2].
Иосиф Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистчыл университетын (Мәскәү) тәмамлый.
1922 елда Читага бара һәм Диңгез буе краен япон басып алучыларыннан азат итүдә катнаша: листовкалар язып, япон хәрбиләре арасында таратуны оештыра. Кызыл Армия гаскәр башлыклары Сэн Катаямага «Мактаулы кызылармияче» исеме һәм Кызыл Армияче хәрби киеме бүләк итә.
Remove ads
Коминтерн җитәкчелегендә
1922 елның ноябренда Коминтернның IV конгрессында Коминтерн башкарма комитетының президиум әгъзасы итеп сайлана. Инкыйлаб көрәшчеләренә ярдәм итү буенча халыкара оешма (рус. МОПР) төзүдә катнаша. Бу оешма дөньяның барлык илләрендәге сәяси тоткыннарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә.
Империалистик сугышка каршы беренче халыкара чараларда: Брюссельдә (1927), Майндагы Франкфуртта (1929), Амстердамда (1932), Парижда (1933) сугышка каршы конгресс эшендә катнаша.
Сэн Катаяма 1933 елның 5 ноябрендә 74 яшендә Мәскәүдә вафат була. 9 ноябрьдә Кызыл мәйданда зур матәм митингысы була. Сэн Катаяманың көле салынган савыт Мәскәү кирмәне диварына куела.
Гаиләсе
Әсәрләре
- Япония и Америка. М.: Литиздат НКИД, 1925.
- Статьи и мемуары (К столетию со дня рождения). М., 1959.
- Воспоминания. М., 1964.
Хәтер
- Чечня башкаласында микрорайон һәм Южно-Сахалинск шәһәрендә урам Сэн Катаяма исемен йөртә.
Кызыклы факт
1930 елда Сэн Катаямага, Төркестан-Себер магистрале төзелешен тәмамлау символы итеп, Казакъстанның Айна-Булак җирлегендә тимер юлга соңгы көмеш кендекне кагу вазифасын тапшыралар.
Әдәбият
- Күп белергә теләсәң (әлманах). Казан: ТКН, 1973.
- Жизнь, отданная борьбе. Под. ред. И. В. Милованова, Л. Н. Чернова. М.: Наука, 1964.
- С. Катаяма. Три года революции в России. «Исторический архив», 2006, № 6; 2007, № 4.
Сылтамалар
- Сэн Катаяма турында biblioclub.ru сайтында(үле сылтама)(рус.)
- Sen Katayama Archive(ингл.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads