Копенһаген

From Wikipedia, the free encyclopedia

Копенһаген
Remove ads

Копенһаген (дан. København [kʰøb̥ənˈhaʊ̯ˀn]   / [кһөбэнһа́ў’н], искедат. Køpmannæhafn, лат. Hafnia) — Даниянең иң зур шәһәре һәм башкаласы. Зеландия, Слотсхольмен һәм Амагер утрауларында урнашкан. Тарихи шәһәрнең халкы 0,5 млн кешедән бераз гына арта, ә шәһәр яны белән исәпләгәндә, 1 миллионнан артык кеше яши. Шәһәрнең бер өлеше – Христиания ирекле шәһәре – өлешчә үзидарәгә ия.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Remove ads

Тарих

Копенһаген урында XII гасырда кечкенә генә авыл була, аны епископ Абсалон кальга төзегәннән соң, 1167 елда ныгытылган шәһәргә әйләндерә. 1254 елда Копенһан беренче шәһәр өстенлекләрен ала. 1416 елда Эрик Померанлы шәһәрне яулап ала һәм 1433 елда аны үзенең резиденциясе итә.

Графлар сугышы вакытында Копенһаген каты камалышны кичерә, ә 1658-1659 елларда шведларга каршы сугышта батырларча көрәшә.

1807 елда Копенһаген инглизләрнең бомбага тотылуыннан каты зарар күрә, ә алты елдан соң аның янында Копенһаген бәрелеше була.

Цитадель гына сакланып калган иске ныгытмалар урынында хәзер бульварлар оештырылган, аларга тиз үсүче бистәләр (Вестербро, Неребро һәм Эстербро) кушылып киләләр. Хуҗалык ягыннан караганда, шәһәр белән берләшкән бистәләр арасында көнбатыштан Фредериксберг (46 954 кеше), төньяк-көнбатыштан Утерслев (2 596 кеше) һәм Амагере утравындагы Зундбьерне (13 310 кеше) бар. Копенгаген көчле диңгез фортлары белән ныгытылган.

2011 елда Копенһаген Monocle британ журналы төзегән дөньяның иң яхшы 25 шәһәре рейтингында өченче урын алды (беренче урында – Һельсинки, икенчедә – Цюрих).

Remove ads

Дин

Thumb
Зур мәчет

Даниядә иң танылган һәм киң таралган дин булып дәүләт дине статусына ия Дания халкының Евангелие Лютеран чиркәве санала. Илдә күп кенә башка диннәр вәкилләре яши. 1980 һәм 1990-елларда массакүләм иммиграция нәтиҗәсендә, дин тотучылар саны буенча икенче дин — ислам. Даниядә 270 меңгә якын мөселман яши. 1970-елларда Төркия, Пакистан, Марокко һәм элеккеге Югославия халкы Даниягә эш эзләп килә. 1980 һәм 1990-елларда мөселманнарның күпчелеген Иран, Гыйрак, Сомали һәм Босниядән килгән качаклар тәшкил итә[12].

Remove ads

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads