Гали Шәмсетдинов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Гали Шәмсетдинов
Remove ads

Гали Шәмсетдинов, Гали Нурулла улы Шәмсетдинов, рус. Шамсутдинов Гали Нуруллович (1915 елның 22 мае, Казан губернасы, Чистай өязе, Яуширмә авылы) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, 1нче Украина фронтының 3нче гвардия танк армиясе 7нче гвардия танк корпусы 56нчы гвардия танк бригадасы танк ротасы командиры, Советлар Берлеге Каһарманы (1944, вафатыннан соң), гвардия лейтенанты.

Кыска фактлар Гали Шәмсетдинов, Туу датасы ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Әгерҗедә куелган барельефы. 2014

1915 елның 22 маенда Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Чистай районы) Яуширмә авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте — татар. Туган авылында җидееллык мәктәпне, Чистай педагогия техникумын (1935), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1938) тәмамлаган. Сугышка кадәр (1930-1960 елларда Пәнҗәр районы, 1960 елдан Әгерҗе районы) Салагыш авылында мәктәп директоры булып эшли. 1939 елда Кызыл гаскәргә хәрби хезмәткә алына. Сембердә югары танк командирлары укуханәсен тәмамлый (1941).

Remove ads

Бөек Ватан сугышы

Сугышның беренче көннәреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында: Көнбатыш. Көньяк-көнбатыш, Үзәк, Воронеж, 1нче Украина фронтларында; Смоленск өчен барган сугышларда, дошманны Мәскәү яныннан кууда, Курск дугасында, Киев өчен сугышларда, Львов юнәлешендәге һөҗүмнәрдә катнаша. 1нче Украина фронтының 3нче гвардия танк армиясе 7нче гвардия танк корпусы 56нчы гвардия танк бригадасы танк ротасы командиры була. 1944 елның июль аенда гвардия лейтенанты Г.Н. Шәмсетдиновның танк ротасы Пельтев елгасы аша кичүне яулап ала. 1944 елның 22 июлендә Львов өлкәсе Пустомытов районы Гомулец хуторы янында һәлак була. Янәшәдәге Воля-Гомулецкая (версия: Пшецья-Вулька[1]) авылында җирләнә.

Шагыйрь Александр Безыменский «Шәмсетдиновка дан» (рус. Шамсутдинову слава) шигырен багышлый (1944) [2].

Вперед, бойцы!
Прекрасен путь побед,
Путь Шамсутдинова –
Стального офицера!

1944 елның 23 сентябрендә, вафатыннан соң, Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.6 (У-Я). Казань, 2014.

Әдәбият

  1. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  2. Герои Советского Союза. Т.1. М., 1987.
  3. Герои Советского союза-наши земляки.Кн.1. Казан, 1982.
  4. Советлар Союзы Геройлары-якташларыбыз. Казан, 1990.
  5. Ханин Л. Герои Советского Союза-сыны Татарии. Казан, 1968.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads