Ишем (Октябрьский районы)

Пермь крае Октябрьский районы торак пункты From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Ишем (рус. Ишимово) ― Пермь краеның Октябрьский районындагы (муниципаль округ) авыл. Ишем авыл җирлегенә[d] керә [3]. 2006 елның гыйнварына кадәр авыл советы үзәге булган.

Кыска фактлар Ишем, Дәүләт ...

Remove ads

Халык саны

878 кеше (2010 елгы җанисәп буенча)[4]. 875 кеше теркәлгән (татарлар, башкортлар). Җирлек буенча (Самар авылын кертеп) хуҗалыклар саны ― 410.

Урнашуы

Авыл Октябрьский муниципаль районының (округ) төньягында, район үзәге ― Октябрьский эшчеләр бистәсеннән 39 км ераклыкта, Чусовая елгасына коя торган Сылва елгасының сул кушылдыгы Ирән[d] елгасы буенда урнашкан[5]. Торак пунктта буа бар.

ПермьОктябрьский[d] автомобиль юлы авылдан 12 км ераклыкта уза.

Климат

Торак пункт территориясенә континенталь климат хас. аның характерлы билгеләре ― бураннар еш була торган салкын озын кыш һәм кыска җәй[6].

Авыл Россиянең Европа өлешендәге ылыслы―киң яфраклы урманнар зонасында урнашкан.

Тарих

1679 елдан Япарова авылы буларак билгеле. 1704 елда авыл исеме Елкыбайга (рус. Елкибаево) үзгәргән булган.

1928 елның февралендә биредә җиде хуҗалык берләшүдән «Бедняк» коммунасы барлыкка килгән. 1929 елда «Кызыл Ишем» колхозы, соңрак, 1950 елдан башлап, «Кызыл Ирән» колхозы оешкан. 2006 елның гыйнварына кадәр авыл Ишем авыл советы үзәге булган.

Икътисад

«Дуслык» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе, универмаг, кибетләр, почта элемтәсе бүлекчәсе.

Җирлек территориясендә 2007 ел ахырында эксплуатацияләнә башлаган Мохово нефть ятмасы урнашкан[7].

XX гасыр уртасында авылда җирле кирпеч заводы булган.

Торак пункт территориясе Пермь краеның Октябрьский урманчылыгы составына керә.

Мәгариф

Мәгариф учреждениеләренә Ишем төп гомуми белем бирү мәктәбе (1982 елдан урта мәктәп буларак эшләгән; мәктәптә 1989 елда оешкан авыл тарихы музее бар[8]) һәм балалар бакчасы керә.

2025 елның 10 октябрендә узган халык җыенында Ишем төп гомуми белем бирү мәктәбен рус авылы Богородск[d] урта мәктәбенә кушу мәсьәләсенә багышланган җыенда катнашкан 167 кешедән 157 кеше каршы, 10 кеше уңай тавыш биргән [9].

Remove ads

Мәдәният

  • «Ишем авыл мәдәният йорты» муниципаль казна учреждениесе (директор Резидә Раффас кызы Сабирова) [10].
  • Китапханә.

Сәламәтлек саклау

Фельдшерлык пункты.

Дин

Авылда сөнни мөселманнар яши. Мәчет эшли (1998 елның октябреннән).

Истәлекле урыннар

Гражданнар сугышы корбаннарына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәлләр.

Санлы тапшыруларга күчү программасы

2013 елда DVB-T2 стандарты буенча цифрлы тапшыруларга күчүнең федераль программасы нигезендә[11], авылда төп телеканаллар, шул исәптән Россия цифрлы телевидениесенең беренче мультиплексы һәм Россия цифрлы телевидениесенең икенче мультиплексы тапшырулары җиһазландырылган.

Урамнар

  • Механизаторлар ур.
  • Колхоз ур.
  • Болын ур.
  • Укытучылар ур.
  • Решетов ур.
  • Муса Җәлил ур.
  • Җиңүнең 40 еллыгы ур.
  • Яр буе ур.
  • Тынычлык ур.
  • Мәктәп ур.
  • Совет ур.
  • Яшьләр ткр.
  • Ленин ур.
  • Тракт ур.
  • Бакча ур.[12]

Шәхесләр

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads