Сербохорват теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сербохорва́т теле — Көньяк славян телләренең берсе. Элеккеге Югославиядә әдәби тел буларак каралган (әмма 1954 елдан бирле рәсми рәвештә ике әдәби норманың булуы танылган булган), Югославия таралуыннан соң тел өсте койнесы булып тора. Элеккеге Югославия территориясендә (Словения һәм Төньяк Македониядән башка) диалектлар җыелмасына таяна. Зур Россия Энциклопедиясе сербохорват телен «серблар, хорватлар, бошняклар һәм каратау халкы теле» буларак билгеләмә бирә[2]. Элеккеге Югославиянең төрле республикаларында төрлечә атала:
- Сербиядә — серб-хорват теле;
- Хорватиядә — хорват-серб теле;
- Босния һәм Һерцеговинада — босний-хорват-серб теле;
- Черногориядә — босний-хорват-каратаулы-серб теле.
Remove ads
Таралу өлкәләре
- Серб теле Сербия, Каратауның һәм Босниядә Республика Сербскаяда рәсми тел булып тора.
- Хорват теле — Хорватиядә һәм Босния һәм Һерцеговинаның бер Федерациясендә.
Элеккеге Югославиянең барлык яшәүчеләре (словенецлар һәм македонецлардан кала) асаба лексиканы куллансалар сөйләмнәре үзара аңлаешлы. Асаба лексиканы куллану хәтта бер ил эчендә аңламауга китерә ала, чөнки телнең асаба диалектларының аермасы кайвакыт башка телләр белән аермадан да зуррак.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads