Россиянең театр сәнгате өлкәсендә эшләүче иҗат кешеләренә тапшырыла торган иң югары дәрәҗәле милли (дәүләт) бүләге, һөнәри премия From Wikipedia, the free encyclopedia
«Алтын битлек» премиясе (рус. премия «Золотая маска») — Россиянең театр сәнгате өлкәсендә эшләүче иҗат кешеләренә тапшырыла торган иң югары дәрәҗәле милли (дәүләт) бүләге, һөнәри премия.
«Алтын битлек» премиясе | |
---|---|
Ил | Россия |
Төр | театр премиясе |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
«Алтын битлек» — Россия Милли театраль премиясе. 1993 елда Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан (Россия Федерациясенең театр эшлеклеләре берлеге рәисе ССРБ халык артисты М.А. Ульянов, аның урынбасары В.Г. Урин һәм драматург В. Павлов инициативасы һәм катнашы белән) оештырыла. Фестиваль һәм премия 1994-2005 еллар аралыгында, фестиваль дирекциясен Эдуард Бояков җитәкли башлагач, киң таныла. Шул елларда «Алтын битлек» Россиянең төп театраль вакыйгасына әверелә. Соңгы елларда «Алтын битлек»нең дәрәҗәсе тагы да ныгыды, фестиваль «Легендар спектакльләр һәм исемнәр», «Битлек Плюс», «Россия шәһәрләрендә, БДБ илләре һәм Балтиядәге иң яхшы спектакльләр» кебек яңа проектларга баеды.
Театр сәнгатенең барлык өлкәләрендә бер сезон эчендә (мисалга, 2013-2014 ел сезоны) күрсәтелгән иң яхшы хезмәтләрне ачыклау һәм бүләкләү .
Башта түбәндәге театр өлкәләрендә номинантлар кабул ителә:
Лауреатлар һәр елны «Спектакль-номинантлар фестивале»ндә билгеләнә.
Лауреатлар билгеләнгәч, «Алтын битлек» премиясе алган спектакльләр, «Иң яхшы спектакльләр Россия һәм Балтия илләре шәһәрләре буйлап» фестивале кысаларында, Россиянең сайлап алынган шәһәрләре сәхнәләрендә күрсәтелә.
Йон Фоссе әсәре буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Җәйнең бер көнендә» спектакле «Алтын битлек»-2014 премиясенә 4 номинациядә тәкъдим ителгән:
Актер һәм биюче Нурбәк Батулла «Әлиф» спектаклендәге роле өчен «Алтын битлек»кә лаек була [3] «Әлиф» спектакле «Алтын битлек»кә 3 номинациядә тәкъдим ителгән:
2023 елгы «Алтын битлек» премиясенең музыкаль театр жюри составына Башкорт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе (2019 елдан), Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әскар Абдразаков, Башкорт опера һәм балет театрының баш дирижеры, Башкортстанның халык артисты, «Алтын битлек» премиясе лауреаты Артем Макаров кертелгән. Артем Макаров берничә ел дәвамында илнең төп театраль премиясе жюри составында эшләгән. [11]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.