Магомаев Мөслим Мөхәммәт оглы From Wikipedia, the free encyclopedia
Мөслим Мөхәммәт оглы Магомаев (әзери. Müslüm Məhəmməd oğlu Maqomayev; 1942 елның 17 августы, Бакы — 2008 елның 25 октябре, Мәскәү) — совет, Азәрбайҗан, Россия эстрада һәм опера җырчысы (баритон), актёр, композитор[5][6][7][8]. ССРБ-ның халык артисты (1973)[9].
әзери. Müslüm Məhəmməd oğlu Maqomayev | |
Җенес | ир-ат[1] |
---|---|
Ватандашлык |
Әзербайҗан СССР Россия[1] |
Туу датасы | 17 август 1942[2] |
Туу урыны | Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР[2] |
Үлем датасы | 25 октябрь 2008[3][4] (66 яшь) |
Үлем урыны | Мәскәү, Россия |
Үлем төре | табигый үлем[d] |
Үлем сәбәбе | миокард инфаркты |
Җирләнгән урыны | Шәрәфле каберләр аллеясе[d] |
Ата | Магомет Муслимович Магомаев[d] |
Ана | Магомаева, Айшет Ахмедовна[d] |
Ире яки хатыны | Синявская, Тамара Ильинична[d] |
Һөнәр төре | актёр, опера җырчысы, композитор, кинокөйязар, мемуарист |
Әлма-матер | Бакы музыка академиясе[d] һәм Бакинское музыкальное училище имени Асафа Зейналлы[d] |
Активлык чорнының башы | 1962 |
Катнашучы | В гостях у Дмитрия Гордона[d] |
Җырчы тавышы | баритон[d] |
Музыкаль инструмент | фортепиано[d] һәм тавыш[d] |
Жанр | поп-музыка[d], опера һәм оперная поп-музыка[d] |
Нәшрият | ЛитРес[d] |
Бүләкләр | |
Рәсми веб-сайт | magomaev.info |
Нинди веб-биттә тасвирланган | filmportal.de/73D1B1A10C8C4CD8A18BA50AC7906ECA[1] |
Мөслим Магомаев Викиҗыентыкта |
Мөслим Магомаев 1942 елның 17 августында Бакы шәһәрендә туган. Аның атасы — Магомаев Мөхәммәт, театр рәссамы, Җиңүгә кадәр 15 көн калгач, фронтта һәлак була[10] әнисе — Айшет Магомаева (сәхнә псевдонимы — Кинжалова), драматик актриса, Сталин стипендиаткасы.
Әтисе ягынан бабасы — Абдулмөслим Магомаев, азәрбайҗан композиторы, Азәрбайҗан дәүләт филармониясе аның исемен йөртә, азәрбайҗан классик музыкасына нигез салучыларның берсе булып тора. Әнисе Айшет Әхмәд кызының чыгышы турында Мөслим Магомаев болай дип язган: ул Майкоп шәһәрендә туган, аның әтисе милләте буенча төрек, ә әнисе яртылаш адыгей, яртылаш рус. Әтисенең килеп чыгышы турында сөйләгәндә, әбисе (әтисенең әнисе) татар булганын әйткән (әбисе Бәдигөлҗәмал — Али һәм Хәнәфи Терегуловларның бертуган сеңлесе). Документларда әтисе Магомаев Мөхәммәт — милләте буенча азәрбайҗан[11]. Мөслим Магомаев үзен һәр чак азәрбайҗан, ә гражданлыгы турында: «Азәрбайҗан — минем атам, Россия — минем анам»[12]. дигән.
Тол калган әнисе театр карьерасын сайлый, Вышний Волочёк, аннары Мурманскига күчеп киткән, Мурманск өлкә драмтеатрында эшли, яңадан кияүгә чыга. Мөслимнең әнисе буенча энесе Юрий һәм сеңлесе Татьяна бар[13].
Сугыштан соң Мөслим бабасы Магомаев Җамалетдин Мөслим оглы гаиләсендә тәрбияләнә.
Мөслим Бакы консерваториясе каршындагы музыкаль мәктәптә (хәзер Бөлбөл оглы исемендәге урта махсус музыкаль мәктәп) фортепиано һәм композиция классы буенча укый[14]. Мәктәптә вокаль бүлек булмаганлыктан, Мөслим 1956 елда Асаф Зейналлы исемендәге Бакы музыкаль училищесына укырга керә. (1959 елда) укуын тәмамлый.
1963 елдан М. Ф. Ахундов исемендәге Азәрбайҗан опера һәм балет театры солисты. 1964-65 елларда Милан театрында стажировка үтә.
1969 елда Сопот халыкара җыр фестивалендә Магомаев I бүләк ала, ә Канныда 1969 һәм 1970 елларда Грамязмалар һәм музыкаль басмалар фестивалендә (MIDEM) күп миллионлы грампластинкалар өчен — «Алтын тәлинкә» белән бүләкләнә[9].
1973 елда, 31 яшендә, Магомаев ССРБ халык артисты, аннан алда, 1971 елның 29 апрелендә, Азәрбайҗан халык артисты исемен ала[15].
1974 елда Магомаев Япониядә абруйлы Tokio музыкаль фестивалендә (Tokyo musik festival) ССРБ-дан вәкил була.
1975 елдан 1989 елга чаклы Магомаев үзе булдырган һәм ССРБ буйлап күп гастрольләр оештырган Азәрбайҗан дәүләт эстрада-симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе була.
1960 һәм 1970-елларда Магомаев ССРБ-да чиксез популярлыкка ирешә: күп меңлек стадионнар, бөтен Советлар Берлеге буйлап бетмәс гастрольләр, телевидениедә еш чыгышлар ясый. Аның җырлары язылган пластинкалар күп тираж белән чыгарыла[16]. Хәзерге көнгә кадәр ул постсовет биләмәләрендә яшәгән төрле буын кешеләренең табынган җырчысы булып кала.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.