From Wikipedia, the free encyclopedia
Юрий Александров, Юрий Исаак улы Александров (рус. Юрий Исаакович Александров, 1950 елның 7 феврале, ССРБ, РСФСР, Ленинград) — опера режиссёры, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (1997), РФ халык артисты (2008), Казакъстанның (2006) һәм Татарстанның (2020) Дәүләт, «Алтын битлек» (1998, 1999) милли театр премияләре лауреаты. Россия музыка театрлары ассоциациясе президенты.
1950 елның 7 февралендә Ленинградта туган. 1974 елда Ленинград дәүләт консерваториясен «пианист» белгечлеге (профессор Л. Б. Уманская классы) буенча тәмамлаган, 1977 елда музыка режиссурасы факультетында диплом алган (доцент М. Д. Слуцкая классы). Диплом спектакле — Доницеттиның Белоруссия ССР дәүләт академия Зур театрында куелган «Дон Паскуале» операсы.
1978 елдан бүгенге көнгә кадәр Мария театры белән хезмәттәшлек итә.
1987 елда Ю. Александров инициативасы белән Санкт-Петербургта «Санкт-Петербургъ Опера» камера музыка театры оештырыла[1].
Юрий Александров — Россиядә һәм чит илләрдә эшләүче опера режиссеры: аның спектакльләре АКШ («Пики дамасы», «Мазепа»), Италия («Черевички», «Турандот», «Борис Годунов»), Төркия («Кенәз Игорь», «Евгений Онегин»), Литва («Дон Җованни»), Латвия («Мәхәббәт эликсиры»), Молдова («Адриенна Лекуврер»), Беларус («Һофман әкиятләре»), Казакъстан (Т«равиата», «Евгений Онегин») театрлары афишаларында, шул исәптән Арена ди Верона («Турандот», 2003; «Борис Годунов», 2005), Метрополитен-опера («Мазепа», 2006), Ла Скала һәм дөньяның башка мөһим опера сәхнәләрендә тәкъдим ителә[2].
Россия (Зур театр, Чабаксар, Самар) һәм чит ил (Минск, Кишинев, Рига, Вильнюс) опера театрларында 200 дән артык спектакль куйган.
2009 елдан 2013 елга кадәр Карелия музыка театрының сәнгать җитәкчесе буларак Петрозаводскида опера спектакльләре куйган: 2009 — Дж. Верди «Травиата», 2010 — П. И. Чайковский «Евгений Онегин», 2011 — Ж. Бизе «Кармен», 2012 — Дж. Пуччини «Мадам Баттерфляй», 2013/14 — П. И. Чайковский «Пики дамасы»[3].
Казакъстан хөкүмәте үтенече буенча Астанада Күләш Байсәетова исемендәге Милли опера һәм балет театрын (каз. Күләш Байсейітова атындағы ұлттық опера және балет театры) төзүдә актив катнаша. Юрий Александров — әлеге театрга нигез салучыларның берсе һәм аның сәхнәсендә барган «Травиата», «Риголетто», «Аида» Джузеппе Верди, «Чио-Чио-сан», «Тоска» Джакомо Пуччини, Петр Чайковскийның «Евгений Онегин» һ. б. спектакльләрне куючы режиссер.
Юрий Александров Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры белән хезмәттәшлек итә. Аның спектакльләре Казанда Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә бара (Доницеттиның «Мәхәббәт эликсиры», Резеда Ахиярованың «Сөембикә» операсының дөнья премьерасы).
Өйләнгән, кызы – музыкант (арфада уйнаучы).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.