From Wikipedia, the free encyclopedia
Җиңү көне — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦеның нацист Алманиясе өстеннән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы җиңүе бәйрәме. 9 май көнне үткәрелә. Абхазиядә, Азәрбайҗанда, Әрмәнстанда, Беларусьта, Гөрҗистанда, Казакъстанда, Таулы Карабах Җөмһүриятендә, Кыргызстанда, Молдавиядә, Днестр буе Молдован Җөмһүриятендә, Россияда, Сербиядә, Таҗикстанда, Төркмәнстанда, Үзбәкстанда, Украина һәм Көньяк Осетиядә ял көне.
Җиңү көне | |
---|---|
Рәсми исем | Җиңү көне |
Сыйфат | |
Дата | 9 май |
1945 елда кертелә, ләкин 1948 елдан соң эш көне булып санала. Ләкин бәйрәм үзенең мәгънәсен җуймый, аның хөрмәтенә открыткалар чыгарыла, сугышта катнашучылар котланыла.
1965 елда Җиңү көне ял көне итеп итеп игълан ителә. Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе яшәгән вакытта 1965, 1975, 1985, һәм 1990 елларда Мәскәүнең Кызыл мәйданында юбилей хәрби парадлары үткәрелә.
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе таркалганнан соң Кызыл мәйдандагы парад 1995 елга кадәр үткәрелми. Шул елда гына Мәскәүдә ике парад үткәрелә: берсе Кызыл мәйданда, икенчесе Поклон тавында.
Шул вакыттан соң Кызыл мәйданда хәрби парадлар ел саен оештырыла. Ләкин 2008 елга кадәр анда хәрби техника катнашмый.
Җиңү көне уңаеннан бөтен батыр-шәһәрләрдә һәм Россия белән БДБның зур шәһәрләрендә тантаналар үткәрелә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.