Владимир Васильев (1949)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Владимир Васильев (1949)
Remove ads

Владимир Васильев (тугандагы исеме Алик Әбдегали улы Асанбаев, каз. Alik A'bdua'liuly Asanbai'ev, Алик Әбдуәліұлы Асанбаев, рус. Владимир Абдуалиевич Васильев) — РФ сәяси эшлеклесе. 2018 елның 9 сентябреннән 2020 елның 5 октябренә кадәр — Дагыстан Республикасы Башлыгы (2017 елның 3 октябреннән в.б.)[1].

Кыска фактлар Владимир Васильев, Дагыстан Республикасы Башлыгы ...

Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фиркасе фракциясе җитәкчесе (2012–2017). Полиция генерал-полковнигы, юридик фәннәр кандидатыю. РФ атказанган юристы (2006).

Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
В. А. Васильев — Дума депутаты
Thumb
В. А. Васильев Дума трибунасында

1949 елның 11 августында Мәскәү өлкәсе Клин шәһәрендә (башка версия буенча Казакъстанның Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Курчум районы Алексеевка (каз. Теректі) авылында[2]) туган. 8 нче сыйныфка кадәр Алик Әбдегали улы Асанбаев (каз. Алик Әбдуәліұлы Асанбаев) исем-фамилиясендә йөргән. Атасы вафат булып, әнисе икенче кат кияүгә чыккач, үги атасының фамилиясенә (Васильев) күчә. 1968-1970 еллларда хәрби хезмәттә. Мәскәүдә ССРБ ЭЭМ махсус милиция мәктәбен (1972), Бөтенсоюз читтән торып укулы юридик институтын (1978), ССРБ ЭЭМ академиясен (1991) тәмамлаган.

Remove ads

Хезмәт баскычлары

  • 19671968Мәскәүдә төгәл прибор төзү ФТИ эшчесе.
  • 19721983Мәскәүнең Бауман районы ЭЭБ тикшерүче, инспектор, өлкән инспектор, бүлек башлыгы урынбасары, БХСС бүлеге башлыгы.
  • 19831987Мәскәү ЭЭИ БХСС идарәсе бүлек башлыгы, идарә башлыгы урынбасары.
  • 19911992РСФСР ЭЭМ идарәне оештыру хезмәте инспекциясе баш инспекторы.
  • 19921993Россия ЭЭМ штабы баш инспекциясе баш инспекторы.
  • 19931995 — Россия ЭЭМ штабы башлыгы урынбасары — оператив идарә башлыгы.
  • 19951997 — Мәскәү ЭЭИ башлыгы беренче урынбасары — штаб башлыгы.
  • 1997 — Россия ЭЭМ оешкан җинаятьчелек белән көрәшү баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары.
  • 19971998 — РФ эчке эшләр министры беренче урынбасары — оешкан җинаятьчелек белән көрәшү баш идарәсе башлыгы.
  • 19981999 — РФ эчке эшләр министрының беренче урынбасары.
  • 19992001 — РФ Куркынычсызлык шурасы сәркатибе урынбасары.
  • 20012003 — статс–сәркатип — РФ эчке эшләр министрының урынбасары.
  • 20182020Дагыстан Республикасы Башлыгы.
  • 2020 елның 5 октябреннән — РФ Президенты киңәшчесе[3].
Remove ads

Депутат эшчәнлеге

2003 елдан — IV, V чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, куркынычсызлык комитеты рәисе. Тверь өлкәсеннән «Бердәм Россия» фиркасе федераль исемлеге буенча сайланган. «Бердәм Россия» фиркасе фракциясе җитәкчесе. Тверь өлкәсендә «Бердәм Россия» фиркасенең регион сәяси шурасы сәркатибе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads