Йөзем-Ирек Рахманкулова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Йөзем-Ирек Рахманкулова, Йөзем-Ирек Салих кызы Рахманкулова, рус. Рахманкулова Изюм-Эрик Салиховна (1925 елның 14 сентябре, СССР, РСФСР, Самар — 2017 елның 28 августы, РФ, Мәскәү) — тел галиме (германист), филология фәннәре докторы (1975), профессор. РФ атказанган фән эшлеклесе (1994). Кызыл Армиянең (1946 елдан Совет Армиясе) чит телләр хәрби институты (КА ЧТХИ, рус. ВИИЯ КА) (Мәскәү), Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (рус. МГИМО) (1977) , Н. К. Крупская исемендәге Мәскәү өлкә педагогия институты чит телләр кафедрасы мөдире (1959-1990). Бөек Ватан сугышында хәрби тәрҗемәче булып катнашкан.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1925 елның 14 сентябрендә Самарда (1935-1991 елларда Куйбышев) туган. Әтисе Салих Рахманкулов, Санкт-Петербургда политехника институтын тәмамлаган инженер-тимер юлчы, әнисе атаклы Аитовлар нәселеннән. 5 яшеннән Австрия мөһаҗире булган укытучыдан алман телен өйрәнә. Куйбышев мәктәбендә[1] булачак хәрби тәрҗемәчеләр әзерләүче махсус сыйныфта укый.
Бөек Ватан сугышында

1942 елның 29 ноябрендә КА ЧТХИ төп (чит телләр) факультетына чакырып алалар. 2 декабрьдә хәрби ант бирә. 1943 елның март-сентябрендә Ставрополь-на Волге (хәзерге Тольятти) шәһәрендә хәрби тәрҗемәчеләр әзерләүче курсларда укый. Разведка төркемендә тәрҗемәче, штаб башлыгының 2нче ярдәмчесе булып хезмәт итә. 1нче, 4нче Украина фронтларында, 1нче, 201нче, 168нче дивизияләр белән Данбасны, Киевны, Карпатны азат итүдә катнаша. Словакия баш күтәрүендә катнаша.
Кызыл Йолдыз ордены (1944), 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп санлы медальләр белән бүләкләнә.
![]() |
Бу иң яшь офицер, өлкән лейтенант (Рахманкулова), берүзе бер дивизиягә тора. Полковник Чеченцев, 1нче Украина армиясенең разведка башлыгы, сәргаскәр А.А. Гречкога |
![]() |
1956 елда капитан дәрәҗәсендә Кораллы көчләрдән хезмәттән җибәрелә.
Remove ads
Сугыштан соң
Мәскәүдә КА ЧТХИның педагогика факультетын кызыл дипломга тәмамлый (1950). Адъюнктурада укый. Рус телен өйрәнүче чит ил студентларын укыта. Мәскәү дәүләт чит телләр педагогия институтында кандидатлык (1958), докторлык (1975) диссертацияләре яклый. Аның кул астында 8 кеше докторлык, 30 кеше кандидатлык диссертациясе әзерли.
Уналты ел Мәскәү электрон машина төзелеше институты чит телләр кафедрасы мөдире, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (рус. МГИМО) алман һәм скандинав телләре кафедрасы мөдире булып эшли.
1979-1996 Н.К. Крупская исемендәге Мәскәү өлкә педагогия институты кафедра мөдире.
1996 елдан Мәскәү шәһәр педагогия институты профессоры[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1944 Кызыл Йолдыз ордены
- 1945 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- Шәрәфле Хач ордены (Чехия)
- 1994 РФ атказанган фән эшлеклесе
Гаиләсе
Ире Борис Васильев, хәрби тәрҗемәче, итальян теле белгече, полковник.
- кызлары Дина, профессор, телләр белгече.
Вафаты
2017 елның 28 августында 92нче яшендә Мәскәүдә вафат. Хован зиратында җирләнгән[3].
Кызыклы факт
Алты китап — дәреслеге бар. Шуларның берсе буенча, Алманиядә яшәүчеләр алман телен өйрәнәләр[4].
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
- И.-Э. Рахманкулова. Практика выживания. М.: «Тезаурус», 2010.
Сылтамалар
- ЧТХИ ветераннары шурасы сайты 2016 елның 21 декабрь көнендә архивланган.
- Виперсон сайты
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads