Казакъстан
күбесенчә Азиядә урнашкан дәүләт From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Казакъстан Җөмһүрияте (Казакъстан, шулай ук Казахстан, tat.lat. Qazaqstan(үле сылтама),; каз. Qazaqstan Respublikasy, Қазақстан Республикасы; [qɑzɑqˈstɑn]) — күбесенчә Азиядә урнашкан дәүләт. Россия, Кытай, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан илләре белән чиктәш.
1997 елда Казакъстан башкаласы илнең көньягында урнашылган Алматыдан, исемен Астанага үзгәртелгән, үзәгендәге Акмола шәһәренә күчте. Башкала күчерүенең сәбәпләре арасында киләчәктә Алматыда җир тетрәү көтелүе иде. Моннан тыш, Нурсолтанда күбрәк казакълар яшәсә, Алматыда исә русларның өлеше зур.
Remove ads
Бердәм сәгать поясына күчү
Казакъстан Хөкүмәтенең «Казакъстан Республикасы территориясендә вакытны исәпләү тәртибе турында»гы карарына ярашлы, 2024 елның 1 мартында 00:00 сәгатьтә бөтен ил территориясендә бердәм сәгать бүлгесе (UTC+5) билгеләнә. Ул Мәскәү вакытыннан 2 сәгатькә алдарак (МСК+2). Берничә шәһәрдә (шул исәптән башкала Астанада да) һәм 12 өлкәдә вакыт бер сәгатькә артка күчерелгән. Шуңа күрә хәзер республиканың көнбатышында урнашкан Җаекта да, көнчыгышында урнашкан Алматыда да вакыт — бер үк.[9].
Remove ads
Җәгъpафия
Казакъстан — Азия һәм Аypyпa чигендә урнашкан трансконтиненталь дәүләт; территориянең күпчелеге Азиядә урнашкан.
Кырый ноктлалар
- төньякта — Төньяк Казакъстан өлкәсендә (55°26’ т. к.).
- көньякта — (40°66′ т. к.).
- көнбатышта — Эльтон һәм Баскынчак күлләре арасында (87°20′ кч. о.).
- көнчыгышта — (46°27′ кч. о.).
Рельеф
Казакъстанның территориясен күбесенчә чүлләр (36 %) һәм ярымчүлләр (18 %) били. Казакъстан территориясенең 35% өлешен далалар, 5,9 % — урманнар биләп тора.[10]
Илнең үзәк районнарында Казакъ кечкенә таулар тезмәсе (Казахсᴋий мелкосопчник) урнашкан. Казакъстанның төньягын Көнбатыш Себер тигезлеге биләп тора.
Remove ads
Идарә-җир төзелеше
- Алматы шәһәре,
- Акмола өлкәсе (мәркәзе: Күкчетау),
- Актүбә өлкәсе,
- Нурсолтан шәһәре,
- Атырау өлкәсе,
- Көнбатыш Казакъстан өлкәсе (мәркәзе: Орал),
- Байкоңгыр шәһәре,
- Маңгыстау өлкәсе (мәркәзе: Актау),
- Көньяк Казакъстан өлкәсе (мәркәзе: Шымкент),
- Павлодар өлкәсе,
- Караганды өлкәсе,
- Костанай өлкәсе,
- Кызылорда өлкәсе,
- Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе (мәркәзе: Өскемен)
- Төньяк Казакъстан өлкәсе (мәркәзе: Кызылъяр),
- Җамбыл өлкәсе (мәркәзе: Тараз).
Дәүләти бәйрәмнәр
- 1—2 гыйнвар — Яңа ел
- 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне.
- 21—23 март — Наурыз бәйрәме
- 1 май — Казакъстан халкының бердәмлек бәйрәме
- 7 май — Ватанны саклаучы көне
- 9 май — Җиңү көне.
- 6 июль — Башкала көне
- 30 aугыcа — Казакъстан җɵмһүрᴎятсының Конституция көне
- 10 Зөлхиҗҗә (Һиҗри тәкъвиме) — Корбан бәйрәме
- 1 дᴎкәбеp — Казакъстанның беренче президенты көне
- 16—17 дᴎкәбеp — Казакъстанның бәйсезлек көне
Remove ads
Казакъстанда туган танылган шәхесләр
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads