Казан Халыкара аэропорты

From Wikipedia, the free encyclopedia

Казан Халыкара аэропорты
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара Аэропорты яки Казан Халыкара Һава Аланы (рус. Международный аэропорт Казань) - Казан шәһәренең ватандашлар аэропорты. Шәһәрдә тагыда бүтән аэродромнар бар: Казан-"Борисоглебское", КВЗ (Юдино), кече авиация өчен: Коркачык һәм Вишнёвка. Казан Халыкара Аэропорты шәһәрдән 26-28 километрда урнашкан. 2 миллион артык пассажирларга 2017 елда хезмәт күрсәтә.

Кыска фактлар Кыскача исем, ... хөрмәтенә аталган ...

1979 елда бүгенге урында ачылган. Иске аэропорт Казанның Совет районында 1930-2005 елларда урнашкан иде һәм җирле һава юлларына хезмәт күрсәткән иде.

Казан Халыкара Аэропорты 2013 елгы Җәйге Универсиадага туры китереп реконструкцияләнде. 2012 елның 7 ноябрендә 1А терминалы ачылды. 1-нче терминал хәзер яңартып төзелә, ике терминаллар 3 миллион кеше кабул итә алачак. Очып менү-төшү юлы 3750 метрга озынайтылды. Казан-1 вокзалыннан аэропортка тимер юл аэроэкспрессы сафка кертелде. Аэропортка кадәр 97-нче автобус белән барып җитеп була.

Казан Халыкара Аэропорты һәртөрле заманча пассажир очкыч төрләре, хәтта дөньядагы иң зур пассажир очкычы Боинг-747 (Кытай илбашы һәм АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон килүе) һәм Airbus A380 кабул итә ала.

2017 елда Казан һава аланы 4-нче тапкыр рәттән "Россия һәм БДБ иң яхшы төбәктәге аэропорты" булып саналган (Skytrax ширкәте буенча).

2018 елда социаль челтәрләрдә узган тавыш бирү нәтиҗәсендә Казан аэропортына татар халык шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелә[4]

Remove ads

Очып менү-төшү юллары

СаныЗурлыгыТүшәмәсе
11уң/29сул3750х60 мармбетон
11сул/29уң3720x45 мцементбетон

Яктылыгы - даими. Очу түгәрәге LL.
Ешлыклар:
ATIS 126.8 MHz "Px",
Каланча - 120.3 MHz, "Казан-вышка",
түгәрәк - 119.4 MHz "Казан-круг",
җирдән бару - 121.7 MHz "Казан-руление",
старт - 120.3 MHz, "Казан-старт"

Юнәлешләр

Remove ads

Эшчәнлек күрсәткечләре

Эшчәнлек күрсәткечләре:
Ел200320042005200620072008200920102011
Пассажирлар, мең кеше238,7309,9393,6445,7616,4751,5675,7958,51227
Очып менү-төшү4,3864,8316,1926,6017,9468,2386,8989,54911,21
Йөкләр, мең тонналар2,0422,0784,3844,4565,3212,7442,9363,8346,014

Һәлакәтләр

Бина

2025 елда аэропортта бер-берсенә тоташкан ике төп бина: 1А номерлы терминал – ул 2012 елда Болгария компанияләре катнашында төзелгән һәм 1нче номерлы терминал – ул 2013 елда Универсиада алдыннан капиталь ремонтланган һәм ачылган. Шулай ук хөкүмәт делегацияләре куллана торган 2нче номерлы терминал бар.

Биналарның төп комплексы 83 юнәлештә эчке һәм халыкара рейсларга хезмәт күрсәтә. Ул Казанга килүче яки Татарстан башкаласыннан очып китүче пассажирлар саны өчен кысан.

Яңа пассажирлар терминалын проектлау эшләрен 2050 елга кадәр перспектива белән NACO Royal HaskoningDHV (Голландия) компаниясе башлаган. Терминалның гомуми мәйданы 32 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Терминал аэропорттан бераз читтәрәк урнашачак. Елына 5,7 миллион пассажир кабул ителәчәк [5].

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Тышкы сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads