Акмәсҗит
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Акмәчет белән бутамагыз.
Акмәсҗит яки Симферополь (укр. Сімферополь, рус. Симферополь, кырымтат. Aqmescit, Акъмесджит) — Кырымда урнашкан шәһәр. Кырым Җөмһүриятенең идарә, сәнәгый, мәдәни, фәнни үзәге. Кырым ярымутравының үзәгендә урнаша. Кырымтатар Милли Мәҗлесенең урнаштыру урыны. Әүвәл заманда Aкмәчет урынында скиф мәркәзе, скиф Неаполе, Алтын Урданың Кирмәнчек шәhәре булган.
Кырым ярымутравында тагы Акмәчет исемле авыл бар, шуңа күрә рәсми чыганакта Симферополь Акмәсҗит дип йөртелә, ләкин татарча матбугатта Акмәчет атамасы ешрак кулланыла.
Remove ads
География
Акмәсҗит Кырым ярымутравында, Салгир елгасында урнашкан. Тимер һәм автомобиль юллары төене.[10]
Сәгать поясы

Акмәсҗит Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.
Тарих
Алтын Урда чорында татарлар Кирмәнчек шәһәрен салалар, соңрак биредә ак мәчет төзелә һәм Кырым ханлыгы чорында кирмән Акмәчет дип йөртелә башлаган.
Кырым ханлыгы вакытында Бакчасарай ил башкаласы статусына ия булган, ләкин Акмәсҗит шәһәрендә калга (дәүләттә ханнан соң икенче башлык) йорты урнашкан булган.
1781 елда Кырым ханлыгы Россия империясе тарафыннан басып алына. 1783 елда урыслар Акмәчет исемен Симферопольгә үзгәртәләр.
Павел I шәһәргә татар исемен Акмәчет кайтара, ләкин Павел I не үтергәннән соң урыслар яңадан шәһәргә Симферополь исемен бирәләр.
1944 елда Акмәчет шәһәреннән кырым татарлары сөргенлеккә җибәрелә.
1945 елда Симферополь Кырым Мохтари Җөмһүриятенең башкаласы статусын югалта.
1954 елда Кырым өлкәсе Украинага тапшырыла.
2014 елда Кырым кризисы һәм Кырым статусы турында референдумнан соң Кырым Акмәсҗит башкаласы белән Россия Федерациясенә кире кайтарыла.
Хәзер Акмәчет шәһәрендә Кырымтатар Милли Мәҗлесе урнаша.
Климат
- Уртача еллык температура — +10,8 °C
- Уртача еллык җил тизлеге — 4,4 м/с
- Уртача еллык һава дымлылыгы — 74 %
Remove ads
Халык
1897[11] | 1926[12] | 1939[12] | 1959[13] | 1970[14] | 1979[15] | 1989[16] | 2001[17] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
49 078 | 86 145 | 142 634 | 187 623 | 249 053 | 301 505 | 343 565 | 363 597 |
Милли состав (2001): урыслар — 66,7%, украиннар — 21,3%, кырымтатарлар — 7,0%, беларуслар — 1,1%.
Административ бүленеш
- Киев районы
- Тимер юл районы
- Үзәк районы
Мәдәният
Дин

Күренекле кешеләр
- Измаил Фирдәүс, кырымтатарлардан беренче РКП (б) әгъзасы, сәясәтче.
- Шамил Аләдинов
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads