Наталья Фенкина

From Wikipedia, the free encyclopedia

Наталья Фенкина
Remove ads

Наталья Фенкина (Наталья Александр кызы Фенкина, рус. Наталья Александровна Иванова-Фенкина) — Россия драма театры һәм кино артисты. Мәскәүнең «Покровкадагы дәүләт театры»нда эшли.

Кыска фактлар Туу датасы:, Туу җире: ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
«Сине генә яратам». Светлана ролендә. 2009
Thumb
«Диверсант». Шәфкать туташы ролендә. 2004

1979 елның 26 июлендә Акъярда туган. Әнисе – Альбина Нәҗип кызы Зыязова (Фенкина) — Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган (1984) геолог, чыгышы белән Яңавыл районы Иске Кодаш исемле татар авылыннан.

Белеме

Тында шәһәренең 7- санлы мәктәбендә 8 классны (1992), Акъярдагы 6- санлы урта мәктәпне (1996), Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге югары театр укуханәсенең актерлык факультетын тәмамлый (2000, В. Коршунов курсы). 2009 елда «драма театры актеры» белгечлегенә РФ театр эшлеклеләре берлеге халыкара программасы буенча белемен күтәрә.

Хезмәт юлы

  • 2000 елдан «Покровкада Россия дәүләт театры»нда эшли.[1]
  • 1996 елдан «Мосфильм» кинокомпаниясе белән хезмәттәшлек итә.[2]
Remove ads

Уйнаган рольләре

Театрда

  • «Минем мескен Маратым» «Мой бедный Марат» А. Арбузов — Лика
  • «Авылда бер ай» «Месяц в деревне» И.С. Тургенев — Верочка
  • «Кыргый» «Дикарка» А.Н. Островский — кыргый (Варя)
  • «Музыка дәресләре» «Уроки музыки» Л. Петрушевская — Нина
  • «Хатын-кыз көндәлегенең соңгы битләре» «Последние страницы из дневника женщины» В. Брюсов — Лидочка
  • «Өйләнү» «Женитьба» Н.В. Гоголь — Дуняша
  • «Биш кич» «Пять вечеров» А. Володин — Катя
  • «Көнләшү» «Ревность» М. Арцыбашев — Соня
  • «Акыллылык бәласе» «Горе от ума» А.С. Грибоедов — Софья
  • «Дракон» Е. Шварц — Эльза
  • «Патша кызы – бака» «Царевна-лягушка» Соколов — Василиса Премудрая
  • «Үле җаннар» «Мертвые души» Н.В. Гоголь — Улинька
  • «Хатын-кыз һәм балалар» «Женщина и дети» А. Володин – хатын-кыз
  • «Сугыш һәм солых» «Война и мир» Л.Н. Толстой — Наташа Ростова

Фильмографиясе

  • 2013 — «Карпов. Өченче сезон» Карпов. Третий сезон — Виктория
  • 2012 — «Эзсез» Без следа — Людмила
  • 2011 — «Качу» Побег — Елена
  • 2010 — «Төп версия» Основная версия — Галина
  • 2009 — «Сине генә яратам» Одну тебя люблю — Светлана
  • 2007 — «Пистолетсыз кеше» Человек без пистолета — Нина
  • 2006 — «Яшенле яңгыр капкасы» Грозовые ворота
  • 2006 — «Бу кичтә фәрештәләр елады» Этим вечером ангелы плакали – Надя (баш рольдә)
  • 2005 — «Сөю ярдәмчеләре» Адъютанты любви — Варя Ланская
  • 2004 — «Гасыр йолдызы» Звезда эпохи — Окуловская
  • 2004 — «Диверсант» – Шәфкать туташы
  • 2003 — «Евлампия Романова» — Майя Платова
  • 2003 — «Инструктор» — Юля
  • 2003 — «Бозлавык» Гололёд – Укучы кыз
  • 2003 — «Кызыклы ир-атлар» Интересные мужчины — Анна (баш рольдә)
  • 2002 — «Тормыш дәвам итә» Жизнь продолжается — Катя Калинина
  • 2000 — «Аллалар көнләшүе» Зависть богов — Кәләш
Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Бөтенрусия «Русча ярату» («Любить по-русски») кинофестивалендә «Иң яхшы хатын-кыз роле өчен» призы — Ю. Караның «Кызыклы ир-атлар» («Интересные мужчины») фильмындагы баш рольне уйнаган өчен (2003).
  • «Мәскәү дебютлары» («Московские дебюты») конкурсында «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясе — А. Арбузовның «Минем мескен Маратым» спектаклендәге Лика роле өчен (2000-2001).[3]

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads