Софья Кузьминых

From Wikipedia, the free encyclopedia

Софья Кузьминых
Remove ads

Софья Кузьминых, Софья Даниловна Кузьминых (рус. Софья Даниловна Кузьминых, 1927 елның 19 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― гамәли бизәү сәнгате рәссамы, татар декоратив-гамәли сәнгате һәм татар орнаменты буенча әйдәп баручы белгеч. Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1980), Татарстанның халык (1998), Россиянең атказанган рәссамы, ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге (2001), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт (2013) премияләре лауреаты, СССР (1976), Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлекләре әгъзасы, республика, зона, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашучы.

Кыска фактлар Софья Кузьминых, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Софья Даниловна Кузьминых

1927 елның 19 декабрендә Казанда халык сәнгате рухы хөкем сөргән гаиләдә туган. Әнисе профессиональ чигүче, әтисе агачтан кисеп бизәк ясаучы оста булган [1].

Рязань өлкәсенең Кадом[d] шәһәрендә нәфис чигү белгечлеге буенча тегү техникумында һөнәри белем ала. Мәскәү дәүләт текстиль университетының[d] келәм-текстиль бүлеген «рәссам-технолог» белгечлеге буенча тәмамлаган (1963)[2].

Арча милли аяк киеме фабрикасында рәссам-модельер, аннары Казан күн галантерея фабрикасының баш рәссам-модельеры булып эшләгән[3].

Иҗатында Камал театрында Марсель Сәлимҗанов куйган «Зәңгәр шәл» спектакле (К. ТинчуринС. Сәйдәшев) өстендә эшләве аерым урын алып тора. Рәссам тарафыннан эшләнгән зәңгәр шәл спектакльдә әһәмиятле роль уйный[4].

Казан халык сәнгате һөнәрчелеге техникумы (элекке 40нчы һөнәри техник училище) базасында күн мозаикасын укыту бүлеген булдыруда, декоратив-гамәли юнәлешне үстерүдә зур роль уйный. Татар күн мозаикасы сәнгате традицияләрен, алтын җеп белән тегү, тукучылыкны яңарту һәм келәмнәр ясау, нәзек тукымаларның декоратив рәсемнәрен торгызуда керткән өлеше зур. Эксклюзив эшләре техникумның музеенда саклана[5].

Рәссам күн мозаикасы, күн буенча тиснение, чигү, алтын җеп белән тегү, батик һ. б. декоратив-гамәли сәнгать жанрларында эшли.

Үзенең әсәрләре белән С. Д. Кузьминых халыкка аның борынгы сәнгатен кайтара, ул яңа мотивлар, сюжетлар, орнаменталь композицияләр, нәфис колорит белән баетыла.

Remove ads

Күргәзмәләре

София Кузьминых Россиядә һәм чит илләрдә күпсанлы күргәзмәләрдә катнаша: «Зур Идел» зона күргәзмәләре (1969―1998), Санкт-Петербургта декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе (1990), шәхси күргәзмәләре (1978―2022), 1969 елда күн мозаикасы техникасында башкарылган милли аяк киеме комплектлары коллекциясе өчен «Аяк киеме-69» халыкара күргәзмәсе дипломын ала, 1980 елда Германиянең Лейпциг шәһәрендә халыкара күргәзмә-ярминкәдә алтын медаль ала. 2002 елда ул Франциянең Дижон шәһәрендә Бөтендөнья күргәзмә-ярминкәсендә катнаша[6]

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Ире табиб Юрий Михайлович. Бер елдан аерылышканнар[4]. Кызы Светлана Гарбузова, рәсссам, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads