Әлмир Каюмов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Әлмир Каюмов
Remove ads

Әлмир Измаил улы Каюмов (1964 елның 30 декабре, Мәскәү, СССР2013 елның 7 августы, Смоленск, Россия) — ССРБ һәм Россия футболчысы (сакчы), футбол хөкемчесе, ССРБ чемпионатларының алтын (1987), көмеш (1985) һәм бакыр призчысы (1986), ССРБ футбол федерациясе кубогы иясе (1987).

Кыска фактлар Әлмир Каюмов, Туган ...
Remove ads

Тормыш юлы

Әлмир Каюмов 1964 елның 30 декабрендә Мәскәү шәһәрендә туа. Милләте буенча татар.

Мәскәүнең «Спартак», Ростов-на-Донуның «СКА», Волгоградның «Ротор», Финляндиядән «КуПС», Көньяк Кореядан «Дэу», Тольяттиның «Лада», Төмәннең «Динамо-Газовик» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» клублары өчен сакчы позициясендә уйнаган. 1993 елда Мәскәүдән «Спартак» мини-футбол клубы өчен чыгыш ясый.

Судья карьерасы

Судья карьерасын 1998 елда башлый. Югары дивизион матчларын 2004 елдан бирле хөкем итә. Милли категория арбитры.

2005 елда «Луч-Энергия» (Владивосток) — «КАМАЗ» (Яр Чаллы) беренче дивизионы матчында 4 пенальти билгели (3:2), аларның өчесе кунаклар капкасына. Әлмир Каюмов гомергә дисквалификацияләнә, тик соңыннан бу карар судьялардан бер айга читләштерүгә алыштырыла. 2007 елда узган сезонда кертелгән хаталар өчен судьялар исемлегеннән төшереп калдырыла. 2008 ел сезонында Россиянең иң яхшы арбитрлар бишлегенә керә[2][3].

Шәхси тормыш

Улы Максим (1990) — беренче категорияле судья, ПФЛ матчларына хезмәт күрсәтә[4].

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, 2009 елның 9 ноябрендә Каюмов Мәскәүдәге фатирының тәрәзәсеннән сикерергә тырышкан. Шуннан соң психоневрологик хастаханәгә салынган[5]. Судья сүзләренчә, ул махсуслаштырылган медицина оешмасында «нервларын терелтергә теләгән»[6].

2013 елның 7 августында Каюмовны Смоленскидагы Крупская урамы, 64 нче йорт каршында сары «Газель» бәрдерә. Шул ук көнне ул җирле «Днепр» белән Орехово-Зуеводан «Знамя Труда» арасында икенче дивизион матчын тикшерергә тиеш булган. Каюмов яшәү белән бәйләп булмый торган баш мие җәрәхәте алган[7]. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качкан[8]. Тикшерү комитеты версиясе буенча, Альмир Каюмовның үлеменә үз-үзенә кул салу сәбәп була (ул үзе «Газель» астына ташланган)[9].

8 августта Мәскәүнең Данилов зиратында мөселман йолалары буенча җирләнә[10].

Remove ads

Казанышлар

ССБР байрагы Спартак

  • ССРБ чемпионы (1): 1987;
  • ССРБ футбол федерациясе Кубогы иясе (1): 1987;
  • ССРБ чемпионатының көмеш призеры (1): 1985
  • ССРБ чемпионатының бакыр призеры (1): 1986

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads