Эстония

From Wikipedia, the free encyclopedia

Эстония
Remove ads

Эстония (эст. Eesti), рәсми атамасы Эсто́ния Җөмһүрияте (эст. Eesti Vabariik) — Европада урнашкан дәүләт.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Европа берлегенә керә.

Remove ads

География

Эстония Европаның төньяк-көнчыгышта урнаша. Төньяктан Фин култыгы, көнбатыштан Балтыйк диңгезе һәм Рига култыгы белән юыла. Көньякта Латвия, көнчыгышта Россия белән чиктәш. Яр буе сызыгының озынлыгы — 3794 км.[51] Эстония составына 1521 утрау керә, аларның арасында иң зурлары — Сааремаа (2673 км²), Хийумаа (1023,26 км²), Муху (206 км²), Вормси (93 км²), Кихну (16,4 км²). Эстония территориясе буйлап 7000 елга ага, алардан 423 елганың озынлыгы 1 километрдан артык.

Remove ads

Тарих

Б.э.к. 3 меңьеллыкта Эстония территориясендә фин-угыр кабиләләре яшәгән. Б.э.к 2 меңьеллык уртасында бакырдан, 1 меңьеллык уртасында исә тимердән әсбаплар эшләнгән. Шул дәвердә Балтыйк буе фин кабиләләрнең (эстлар вә ливлар) оешуы башланды. 2 меңьеллык башында сәүдә мәркәзләре, гаваньнар (Таллин, Тарту) пәйда булганнар.

Борынгы кабиләләрнең территориаль оешмасы һәм аларның берлеге барлыкка килгән. Эстон халкы шәкелләнә башлаган. 10301061 елларда Эстониянең көньяк-көнчыгыш өлеше Киев Русеннән бәйлелектә булган. 13 гасырдан башлап алманнар, соңрак даниялеләр агрессиясе нәтиҗәсендә Эстониядә дәүләт фомалашу процессы туктап калган. 13 гасырның икенче яртысы — 16 гасырның арасында алман тәречеләре тарафыннан басып алына. 1558 елның гыйнварда Россия Ливон сугышын башлап җибәрә. Рус гаскәрләреннән җиңелгән Ливон ордены таркалып китә. 1572—1577 елларда Россия Эстониянең барча өлешен (Таллин һәм утраулардан башка) басып ала, әмма Речь Посполита һәм Швеция гаскәрләренең каршы һөҗүме (15801581) нәтиҗәсендә Төньяк Эстония (Эстляндия) Швециягә, Көньяк Эстония Реч Посполитага күчте, Сааремаа утравы Даниягә калды. Швеция белән Реч Посполита арасындагы сугышлар (1600—1611, 1617—1629) нәтиҗәсендә 1625 елга килеп Швеция Эстониянең барча кыйтга өлешен басып алды. 1645 ел Сааремаа утравы дә Швециягә үтте. 1656—1658 елларда Россия — Швеция сугышлары нәтиҗәсендә Көнчыгыш Эстония Россиягә кушып алынган, ләкин 1661 ел сугышыннан әүвәлге чик кире кайтарган. Швециягә караган Балтыйк буе Эстляндия (Төньяк Эстония) вә Лифляндия (Көньяк Эстония һәм Төньяк Латвия) губернияләренә бүленгән.

Төньяк сугыш (1700—1721) нәтиҗәсендә Эстониянең барча өлеше Россиягә кушып алынган. Бу 1721 елгы Ништадт солых шартнамәсе белән рәсми рәвештә расланган.

ХХ гасыр

1918 елның 24 февральда Эстония мөстәкыйльлеге игълан ителгән. Азат итү сугышы барышында Эстония бәйсезлеккә ирешә. 1920 елның 2 февральдә Совет Россиясе һәм Эстония үзара тану турында солых шартнамәсен төзегәннәр. 1934 елның мартта дәүләт түнтәрелеше гамәлгә ашырыла һәм диктатура урнаштырыла, парламент таратып җибәрелә. 1935 елдан барча сәяси фиркаләрнең эшчәнлеге тыела. 1940 елның июльдә Эстония территорриясенә совет гаскәрләре кертелгәннәр. 1940 елның 21 июльдә Эстон ССР-ы төзелгән. 1940 елның 6 августта ССРБ составына кушыла һәм эстоннарның бер өлеше депортацияләнә. 1941 елның декабрендә алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алынган; 1944 елда азат ителә. 1988 елның 1—2 декабрьдә Эстония халык фронты төзелә; ул үз алдына Эстония бәйсезлеген торгызу максатын куйган. 1990 елның 8 майда Эстон ССР Югары Шурасы Эстония Җөмһүриятен игълан итә. 1991 елның 20 августта Эстониянең Югары Шурасы Эстония Җөмһүриятенең милли бәйсеәлеге турында карар кабул ителгән.

Remove ads

Административ-территориаль бүленеш

Эстония территориясе 15 өязгә (эст. maakond) бүленә; алар, үз чиратында, 241 җирле үзидарәгә бүленәләр.

Подробнее Өяз гербы, Исем ...

Икътисад

Эстония — индустриаль-аграр дәүләт. Тулаем эчке продуктта сәнәгать 29,9%, авыл хуҗалыгы 3,9%, хезмәт күрсәтү тармагы 66,4% тәшкил иткә.[53] 2012 елгы мәгълүматларына күрә, экспорт буенча төп партнерлар — Швеция (16.8%), Финляндия (15.3%), Россия (12.7%), Латвия (9.2%), Литва (5.7%), Алмания (4.8%).[54] Төп экспорт маддәләре — машина һәм җиһазлар (29%), агач вә агач эшләнмәләре (13%), металлар (10%), азык-төлек (8%), тикстил эшләнмәләре (5%).

Импорт буенча төп партнерлар — Финляндия (15.1%), Алмания (10.7%), Швеция (10.7%), Латвия (10.0%), Литва (9.0%), Польша (6.6%), Кытай (4.4%), Россия (4.1%) (2012).[55]

Икътисадта сәверташ һәм фосфорит казып алу мөһим урын тота.

Транспортның төп төрләре — тимер юл һәм автомобил транспорты. Тимер юллар озынлыгы якынча 1 200 км, автомобил юллары озынлыгы 57 565 км, шул исәптә каты өслекле юллар 12 926 км. Төп диңгез портлары — Таллин, Mууга, Палдиски, Kунда, Пәрну һәм Силламәэ.

Remove ads

Дәүләт корылышы

Эстония — парламент җөмһүрияте. Гамәлдәге конституциясе 1992 елның 3 июльдә көчкә кергән. Дәүләт башлыгы — президент, ул Дәүләт шурасы тарафыннан яшерен тавыш бирү юл белән 5 ел мөддәткә сайлана. Бер-бер артлы ике мөддәткә генә сайлануы мөмкин. Канун чыгаручы хакимиятне бер пулатлы парламент — Дәүләт шурасы, ягъни (эст. Riigikogu), башкаручы хакимиятне баш вәзир җитәкчелегендәге хөкүмәт гамәлгә ашыра.

Remove ads

Тышкы сәясәт

2004 елның 1 маеннан Эстония Европа берлеге, ә 2011 елның 1 гыйнварыннан Еврозона әгъзасы булып тора. Шулай итеп, Эстония гомумаурупа базарына һәм Шенген фәзасына интеграцияләнгән элекке ССРБ өч җөмһүриятләрдән берсе һәм шулай ук постсовет дәүләтләрдән иң беренче еврога күчкән дәүләт булып тора.

Европа берлегендә әгъзалыгы АБ норматив актларның эчке дәүләт хокукый нормалардан өстенлекне күздә тота (дәүләтнең актлары АБ актларга каршы килгән очракта хокукый акты гомумберлек нормалар гамәлдә кала[56]).

2004 елның 29 марттан Эстония НАТО әгъзасы булып тора. НАТОның Гыйрактагы һәм Әфганстандагы миссияләрдә катнаша.

Шуннан тыш, Эстония Европа шурасы (1993 елдан),[57]. БМО, ИХҮО, ЕИХО һәм БСО оешмаларның тулы хокуклы вәкиле.

Remove ads

Дин

2011 елда православие дине тарафдарлары ил халкының 16,5 % ын, лютераннар 9, 91 % ын, баптистлар 0,41 % ын, католиклар 0, 41 % ын, мөселманнар 0, 14 % ын, буддистлар 0, 14 % ын тәшкил иткән[58].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads