Дамир Сәлимҗанов

театр режиссеры (Глазов, Удмуртия, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Дамир Сәлимҗанов
Remove ads

Дамир Сәлимҗанов, Дамир Хәлим улы Сәлимҗанов (Дамир Халимович Салимзянов, 1968 елның 12 декабре, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Глазов) ― Удмуртиянең мәдәният эшлеклесе, драматург, театр режиссеры, Глазов шәһәренең «Парафраз» драма театрының сәнгать җитәкчесе (2004 елдан). Удмуртиянең атказанган артисты (2005), Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (2015).

Кыска фактлар Тышкы рәсемнәр ...
Кыска фактлар Туганда бирелгән исеме:, Туу датасы: ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1968 елның 29 декабрендә Удмурт АССРның Глазов шәһәрендә туган. Дамир Сәлимҗановның әтисе ягыннан бабасы белән Камал театры режиссеры Марсель Сәлимҗановның (1934―2002) әтисе Хәким Сәлимҗанов (1903―1981) ― бертуганнар. [1] 1987 елның июненнән августына кадәр Тула өлкәсенең Плавск шәһәрендә Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1995 елда Борис Щукин исемендәге югары театр училищесын «Драма режиссурасы» белгечлеге буенча тәмамлаган.

Remove ads

Хезмәт юлы

Дамир Сәлимҗановның барлык хезмәт эшчәнлеге сәнгатькә, театрга һәм сәхнәгә багышланган. Беренче рольләрен мәктәп укучысы чагында ук уйнаган. Уку елларында ул 15ләп роль башкара. Болар арасында – эпизодик рольләр, массовка, икенче һәм өченче пландагы рольләр дә булган: Жорка Ландыс («Завтра была война»), Людвиг XIV («Никто не поверит»), Дон Гуан («Маленькие трагедии»), Граф Альмавива («Севильский цирюльник») һ. б. [2]

  • 1987 – Глазов шәһәренең «Свобода» кинотеатрында рәссам.
  • 1988 – Глазов шәһәренең «Заречный» мәдәният һәм ял паркының балалар белән эшләү методисты.
  • 1988 – Глазов шәһәр Мәдәният йорты технигы.
  • 1989 – Глазов шәһәренең 17нче санлы завкомының «Россия» мәдәният йорты театр-студиясенең мәдәниятне оештыручысы.
  • 1989 – Глазов шәһәр Мәдәният йортының «Парафраз» театр-студиясе актеры.
  • 1997 – Мәскәү шәһәренең «На набережной» балалар-яшүсмерләр театр иҗат үзәге режиссеры.
  • Борис Щукин исемендәге югары театр училищесын тәмамлагач, 2003 елга кадәр Мәскәү өлкә театрында (хәзер Мәскәү губерна театры, җитәкчесе Сергей Безруков(рус.)) эшли. Анда рус һәм чит ил классикасының күп әсәрләрен куйган.
  • 2000 – Мәскәү шәһәренең «На Вадковском» балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы.
  • 2004 елдан хәзерге вакытка кадәр ― Глазов шәһәре «Парафраз» драма театрының баш режиссеры. «Парафраз» театрына Щукин училищесын тәмамлаган Игорь Владимирович Маслов 1983 елда нигез салган. 1996 елдан муниципаль театр статусы алган.

1996 елдан 2007 елга кадәр – Глазовта «Парафраз» театры базасында үткәрелгән балалар уйный торган театрларның Бөтенроссия «Театр ладушки» фестивален оештыручыларның берсе һәм сәнгать җитәкчесе.

Мәскәүнең Ачык Белем бирү институты һәм «ПРОЛОГ» театр курслары педагогы.

«Театр, где играют дети» (Балалар уйный торган театр, М.: "ВЛАДОС" нәшрияты, 2001) уку әсбабының автордашы. [3]

Remove ads

Куйган спектакльләре

Д. Сәлимҗановны спектакльләр куярга Россия театрлары гына түгел, чит ил театрлары да чакыра. Россиянең төрле театрларында (Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Красноярск, Пермь, Калуга, Яр Чаллы, Прокопьевск, Буа һ. б.) 110 нан артык спектакль куя, шуларның 50 дән артыгы ― «Парафраз» театрында, 40 тан артык спектакльдә куючы рәссам һәм сценография авторы була. [3]

Аның пьесалары буенча[4] башка театрлар спектакльләр куялар. Дамир Сәлимҗанов ― Россиянең һәм якын чит илләрнең төрле театрларында уңышлы баручы балалар һәм өлкәннәр өчен дистәдән артык пьеса авторы. [5]

Яр Чаллының «Мастеровые» рус драма театры сәхнәсендә 2018 елда «Дуры мы, дуры» спектаклен [6], 2022 елда «Валентинов день» спектаклен [7], Буа театрында «Урам себеркесе» спектаклен куйган. [8]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2005 – Удмуртиянең атказанган артисты
  • 2015 – Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 2015 – Владимир Рубанов исемендәге премия лауреаты [9]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads