Ильяс Гафаров

продюсер, промоутер From Wikipedia, the free encyclopedia

Ильяс Гафаров
Remove ads

Ильяс Гафаров, Ильяс Марат улы Гафаров (Ильяс Маратович Гафаров; 1987 елның 7 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― продюсер һәм промоутер, татар альтернативасы дөньясы белән күбрәк бәйле музыкаль продюсер, тавышлар һәм ритм дөньясында эксперт, 2012 елдан татар альтернатив, инди һәм электрон музыкасын нәшер итүче Yummy Music лейблына нигез салучы. Tat Cult Fest (хәзер «ДәртФест») оештыручысы. Ittifaq беренче татар r'n'b төркеме катнашучысы. «Креатив продюсерлык лабораториясе»нең «Музыка» юнәлеше кураторы. 2023 елдан Казан дәүләт мәдәният институтының прототиплаштыру үзәге җитәкчесе [1][2].

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тулы исеме ...

2025 елдан «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе генераль директоры[3].

Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1987 елның 7 июлендә Казанда инженерлар гаиләсендә туган. Әлмәтнең Риза Фәхретдин исемендәге татар гимназиясендә, Казанның 16нчы татар гимназиясендә, КДУ каршындагы махсуслаштырылган лицейда укыган[4]. Казанда югары белем алган. Белеме буенча филолог: КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган. Музыка белән мәктәп яшеннән кызыксына башлаган.

Ittifaq

Төп мәкалә: Ittifaq
Thumb
Ittifaq рэп-төркеме

2005 елда Назыйм Исмәгыйлев (рэп-төркемдә Padeeshah тәхәллүсе белән катнашкан)[5] белән беренче татар ITTIFAQ рэп төркемен (татарча rap, hip-hop, r'n'b, dancehall) оештырган. «Бәлки» исемле дебют альбомы 2007 елның сентябрендә чыккан. Төркем Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Чаллыда чыгыш ясаган, Казанда уздырылган төрле фестивальләрдә, шул исәптән «Мин татарча сөйләшәм!» фестивалендә, катнашкан. Камал театрының «Go, Баламишкин!» спектакленә саундтрек язарга чакырылган. Төркемнең дебют альбомы шагыйрь Разил Вәлиев, режиссёр Фәрит Бикчәнтәев, композитор Радик Сәлимов һәм башка татар зыялылары тарафыннан хуплау тапкан[6].

Remove ads

Yummy Music

2012 елда Казанда иҗат итүче башка төркемнәр белән берләшеп, хәзерге ТР Милли китапханәсендә урын алган Yummy Music бәйсез татар лейблына нигез салучыларның берсе [7]. Инди-лейблның 13 ел эшләү дәверендә республикада татар альтернатив музыка культурасы барлыкка килгән һәм үсеп киткән, аны барлыкка китерүчеләрнең берсе дип Гафаровны атарга була. Аның җитәкчелегендәге лейбл беренче трек идеясеннән башлап эре фестивальләрдә чыгыш ясауга, спектакльләрдә һәм кинода яңгырауга кадәр локаль инди-музыка чикләрен киңәйтә[8].

Yummy Music «инкубаторы»ннан татарча җырлаучы төрле жанрлардагы (роктан алып драм-н-бейска кадәр) җырчылар чыккан. Алар арасында иң танылганнары ― Gauga һәм Juna төркемнәре, соңгы берничә елда танылу алган рэпер Усал, поп-җырчылар Зарина Вилданова һәм Илгиз Шәйхразыев. Гафаров үзе Яр Чаллыдан рэп башкаручы Tatarkaның (Ирина Смелая) «Алтын» хитына текст язган, бу җырга клибы 2016 елда рус телле Интернетта вирусланган һәм 50 миллионнан артык карау җыйган[9].

Tat Cult Fest

Төп мәкалә: Tat Cult Fest

2018 елда Ильяс Гафаров идеясе белән Tat Cult Lab проекты башланган. Казан Кремлендә үткәрелә торган Tat Cult Fest фестивале ― әлеге зур проектның бер өлеше. Проект ТР Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән үткәрелә. Tat Cult Lab 2019 музыкаль лабораториясе шоукейсы яшьләрдә кызыксыну тудырган[10].

Ильяс Гафаров ― 2018 елның 30 августында Казан Кремле территориясендә беренче тапкыр узган Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестиваленең продюсеры. Tat Cult Fest традицион рәвештә берничә сәнгать төрен тәкъдим итә: музыка, перформанс, медиаарт һәм әдәбият. Ел саен проектны 40 000 нән артык офлайн һәм 300 000 нән артык онлайн тамашачы карый. Биредә төрле елларда: «Аигел» хип-хоп-дуэты «Мой парень татар» хитын башкарган, рэпер Усал, рэпер Нурминский, Сәидә Мөхәммәтҗанова тере бэнд белән чыгыш ясаган. Зөлфия Камалова шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән уртак музыкаль альбом («Алты көн ярату») тәкъдим иткән[11] һ. б. Моннан тыш, әдипләр үзләренең әсәрләре белән чыгыш ясаган, театр куелышлары күрсәтелгән. Хәзер Tat Cult Fest «ДәртФест» дип атала[12].

Гафаровның соңгы продюсерлык уңышларының берсе ― 2025 елның сентябрь башында Казанда узган Илһам Шакировның концерт-трибьюты, ул Татарстан башкаласында елның иң якты мәдәни вакыйгаларының берсенә әверелгән[13].

Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивален, ел саен үткәрелә торган Tat Cult lab музыка лабораториясен һәм Tat Kid Lab балалар музыка лабораториясен продюсерлык итә. Juna, Gauga, qaynar, Оммаж, noor, Усал, Shanu, Urtic төркемнәре белән хезмәттәшлек итә. Татарка, Нурминский һәм Леонид Слуцкий треклары өстендә эшли. Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә концертлар һәм күрсәтүләр оештыра[14].

Remove ads

Шәхси тормышы

Гаиләле, баласы бар. Мавыгулары: 1980―1990 еллардагы татар винил пластинкаларын җыя. Сәяхәт итәргә ярата.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads