Зөлфия Камалова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Зөлфия Камалова, Зөлфия Нәҗип кызы Камалова, Zölfiä Näcip qızı Kamalova, Австралиядә: Zulya Kamalova (1969 елның 8 августы, ССРБ, РСФСР, Удмурт АССР, Сарапул ― 2024 елның 18 сентябре, Австралия) — җырчы. Австралиядә яшәп иҗат итә. World music стилендәге музыка конкурслары лауреаты. Австралиянең «Ел җырчысы-2001». Татарстанның атказанган артисты (2012).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле




1969 елның 8 августында Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Урта мәктәпне, Пермь университетының чит телләр факультетын (1991) тәмамлаган.
1991 елда студентлар алмашу программасы буенча Калифорниягә (АКШ) китә, Австралия егетенә кияүгә чыга, Тасмания утравында Хобарт шәһәрендә яши башлый.
Җырчы 2024 елның 18 сентябрендә яман шеш авыруыннан вафат була[1][2].
Remove ads
Иҗаты
Австралиядә үз музыка төркемен Zulya and The Children of the Underground[3] булдыра. Башкару стиле катлаулы: татар мотивлары, джаз элементлары, француз шансоны, популяр музыка, фолк, этностиль катнашкан. Һәрвакыт тере тавышка җырлыйлар.[4]
1997 елда Австралиядә 1 нче альбомын яздыра. Анда рус, чегән, француз, португал, испан, инглиз телләрендә башкарылган җырлары кергән.
2007 елда «3 Nights» альбомы дөнья күрә. Анда татар, рус, инглиз телләрендә башкарылган җырлары тупланган. Әлеге альбом Австралия тавыш яздыру сәнәгате берлеге премиясенә (Австралия «Грэмми»е) лаек була. Австралияле башкаручылардан беренче буларак, З. Камалова җырларыннан торган җыелма Европа музыка чартларының беренче унлыгында 16 атна буе саклана.
Австралиядә егерме ел яшәү дәверендә эре фестивальләрдә катнашып килә: Брисбен (2010, 2013), Сидней (2010), Мельбурн (2009), Квинсленд (2005), Мәскәү (Кызыл мәйдан), Таулы Алтай, Вена (Австрия). Казанда «Дөнья яратылышы» (Сотворение мира) I фестивалендә (2008) татар җырлары белән катнаша.[5]
Төркем музыкантлары
- Lucas Michailidis
- Anthony Schulz
- Andrew Tanner
- Justin Marshall
- Eamon McNelis
Remove ads
Дискография
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Ире Andrew (Эндрю) Tanner, музыкант. Кызлары Зифа (2006).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads