Никита Ефремов

россияле кино һәм театр актеры From Wikipedia, the free encyclopedia

Никита Ефремов
Remove ads

Никита Ефремов, Никита Михаил улы Ефремов (Бикмөхәммәтов) (рус. Ники́та Миха́йлович Ефре́мов, 1988 елның 30 мае, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― Россиянең театр һәм кино актеры. Мәскәүнең «Современник» театры артисты (2009 елдан).

Кыска фактлар Туган исеме:, Туган көне: ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1988 елның 30 маенда Мәскәүдә туган. Әтисе ягыннан бабасы ― СССР халык артисты актер Олег Николай улы Ефремов (1927―2000), әнисе ягыннан бабасы ― филология фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры Роберт Гата улы Бикмөхәммәтов (1928―1995)[1]. Әтисе ― актер Михаил Олег улы Ефремов (1963), РФ атказанган артисты; әнисе ― Асия Роберт кызы Бикмөхәммәтова (Ася Воробьева, 1961), МДУ тәмамлаган филолог, «Современник» театрында әдәби мөхәррир.

Мәскәү шәһәренең 52 нче физика-математика мәктәбендә (1514нче гимназия) укыган[2], мәктәпнең үзешчән сәнгатендә катнашкан. Бала чагыннан спорт белән шөгыльләнә — футбол һәм баскетбол уйный. 11нче сыйныфта музыка белән җитди шөгыльләнә башлый. Музыка мәктәбендә скрипка классын һәм өстәмә вокал классын тәмамлый, фортепианода уйный.

2005 елда МХАТ мәктәп-студиясенә укырга керә, анда Константин Райкин курсында укый[3]. Студентлар театры сәхнәсендә сәләтле актер икәнен күрсәтә һәм режиссер Виктор Рыжаковның «Горе от ума» (А. С. Грибоедов пьесасы буенча) диплом спектаклендә Чацкий роле өчен «иң яхшы ир — ат роле» номинациясендә «Золотой лист — 2009» театраль премиясе лауреаты була[4].

2009 елда МХАТ мәктәбен тәмамлаган 21 яшьлек Никита Ефремовны берьюлы берничә әйдәп баручы Мәскәү театрына чакыралар. Никита барлык тәкъдимнәрдән «Современник» театрын сайлый. Аның дебюты ― «Три товарища» (Э. М. Ремаркның шул исемдәге романы буенча) спектаклендәге Готфрид Ленц роле[5].

2019 елда режиссер Алексей Франдеттиның «Мәскәү! Мин яратам сине» мюзиклында Ден ролендә уйныйref>Юбилей «‎Активного гражданина» продолжается! 2020 елның 20 сентябрь көнендә архивланган.</ref>.

2023 елда ул Apple TV + Тетрис фильмында роль уйнады.[6]

Remove ads

Театрдагы рольләре

Мәскәүнең «Современник» театры

  • 2009 — «Три товарища» (Э. М. Ремарк) — Готфрид Ленц.
  • 2010 — «Хорошенькая» (Сергей Найдёнов) — Кольб әфәнде[7][8][9].
  • 2011 — «Серёжа» (А. П. Чехов әсәрләре буенча) — Сергей Васильевич Никитин, укытучы (баш роль)[10][11][12][13][14].
  • 2011 — «Горбунов и Горчаков» (Иосиф Бродский) — Горбунов[15][16].
  • 2016 — «Декамерон» (Джованни Боккаччо) — Бельтрамо, яшүсмер.

Фильмография

  1. 2005 — Самая красивая — Илья (дебют)
  2. 2007 — Кости — титрларда күрсәтелми
  3. 2008 — Пассажирка — Д. Воронцов, мичман
  4. 2011 — Легенда о бомбере — капитан Андрей Гривцов
  5. 2011 — Иван-царевич и Серый волк — Иван-царевич (тавыш яздыру)
  6. 2012 — Мой парень ангел — Валера
  7. 2012 — Zoлушка — Паша
  8. 2012 — Любовь с акцентом — Андрей
  9. 2012 — Забава — Кот
  10. 2013 — Харбинец — Георгий Деснин
  11. 2013 — Репетиции — Игорь Градский
  12. 2013 — Оттепель — Олег Ефремов
  13. 2013 — Тётушки — Игорь
  14. 2014 — Куприн.Поединок — Ромашов
  15. 2014 — Зимы не будет — Сергей
  16. 2015 — Лондонград — Миша
  17. 20122015 — Восьмидесятые — Галдин
  18. 2015 — Иерей-сан — Дормидонт
  19. 2015 — Тихий Дон — Митька Коршунов
  20. 2017 — Снайпер. Офицер СМЕРШ— Егоров
  21. 2018 — Лето — Боб
  22. 2018 — Дядя— Костя
  23. 2018 — Олеся — Федор
  24. 2019 — На край света — Иван
  25. 2020 — Хороший человек — Иван Крутихин
  26. 2020 — Полёт — Дмитрий Юрьевич
  27. 2021 — Общага — Ваня
  28. 2021 — Tetris — Алексчей Пажитнов[17]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2009 – «Золотой лист — 2009» театраль премиясе ― «иң яхшы ир — ат роле» номинациясендә ― режиссер Виктор Рыжаковның «На страстном» театр үзәгендә куелган «Горе от ума» (А. С.Г рибоедов пьесасы буенча) спектаклендә Чацкий роле өчен[4].

Гаилә хәле

2014 елда А. П. Чехов исемендәге МХАТ актрисасы Яна Гладкихка өйләнгән. 2015 елда аерылышканнар[18][19].

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads