Төрки халыклар мәдәнияте халыкара оешмасы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Төрки халыклар мәдәнияте халыкара оешмасы
Remove ads

Төрки халыклар мәдәнияте халыкара оешмасы яки Төрки халыклар мәдәнияте һәм сәнгате оешмасы, ТӨРЕКСОЙ, ТҮРКСОЙ, , (төр. Uluslararası Türk Kültürü TeşkilatıTÜRKSOY, русча ТЮРКСОЙ) — Халыкара төрки халыкларның мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек оешмасы.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Кыскача исем ...

Штаб-фатир Әнкарәдә урнашкан.

Оешманың төп максатлары — төрки халыклар арасында хезмәттәшлек итү, төрки халыкларның материаль һәм мадәни һәйкәлләрен киләчәк буыннарга тапшыру.

Оешманың хәзерге генераль директоры — Казакъстан элекке мәдәният министры Дүсен Касеинов.

Remove ads

Тарих

1992 елда Бакы һәм Стамбул шәһәрләрендә мәдәният министрлары оешманы оештыру хакында карар итә. 1993 елның 12 июлендә Алматыда оешма рәсми рәвештә оеша.

Әгъзалар

2015 елның башында ТӨРЕКСОЙ оешмасына 14 катнашучы кергән, шул исәптә дәүләтләр, төбәкләр, мохтари өлкәләр.

2015 елның ноябрендә Сүриядә Төркия үз чиге районында Россиянең истребителен бәреп төшерә, ике рус хәрбие үтерелә. Шул вакыйга Төркия һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләрен шактый боза, нәтиҗәдә Мәскәү Россия Федерациясенә кергән төрки республикалардан Төркия белән мәдәни бәйләнешләрне туктауны таләп итә[2]. Нәтиҗәдә Россия Федерациясе кайбер субъектлары — Алтай, Башкортстан, Тыва һәм Хакасия Республикалары Россия һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозылуына күрә оешмадан чыкты[3].

Remove ads

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads