From Wikipedia, the free encyclopedia
Киров (искергән тат. Колын, рус. Киров) — Россия шәһәре, Киров өлкәсенең административ үзәге.
Киров | |
рус. Киров | |
Байрак[d] | |
Рәсми исем | Киров |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | Сергей Киров |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Киров өлкәсе, Муниципальное образование «Город Киров»[d][1], Киров крае, Вятский район[d], Нократ өязе[d], Нократ губернасы, Вәтке правинсәсе, Кировский район[d] һәм Нократ җөмһүрияте |
Административ-территориаль берәмлек | Муниципальное образование «Город Киров»[d] |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Валерий Николаевич Владыкин[d][2] һәм Ковалёва, Елена Васильевна[d] |
Халык саны | 471 754 (1 гыйнвар 2023) |
Административ бүленеше | Кировның Ленин районы, Кировның Октябрь районы, Кировның Беренче Май районы һәм Кировның Нововятск районы |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 150 метр |
Кардәш шәһәр | Чедлсе |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 169,73 км² |
Почта индексы | 610000–610050 |
Беренче язма телгә алу | 1374 |
Җирле телефон коды | 8332 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | [d] |
Киров Викиҗыентыкта |
Халык саны — 473 668 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 498 340 кеше.[3]
Киров өлкәсенең тарихи, мәдәни, сәнәгый һәм фәнни үзәге.
Шәһәр Нократ елгасы өстендә, Мәскәүдән 940 километрга төньяк-көнчыгышрак урнаша. Горький тимер юлының Киров һәм Киров-Котласский станцияләре.
Шәһәр аша Р159 (Киров — Түбән Новгород), Р166 (Киров — Слободской — Белая Холуница), Р167 (Киров — Цапели — Стрижи), Р168 (Киров — Советск), Р169 (Киров — Малмыж — Нократ Аланы), Р176 «Нократ» (Чабаксар — Йошкар-Ола — Киров — Сыктывкар) автоюллар баралар.
Победилово аэропорты.
Кировтан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[5] | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Петрозаводск ~ 1420 км Архангельск ~ 1212 км | Сыктывкар ~ 424 км | Березники ~ 846 км Глазов ~ 396 км | |||||||
Вологда ~ 802 км Ярославль ~ 690 км | Кирово-Чепецк~ 36 км Пермь ~ 471 км | ||||||||
Түбән Новгород ~ 563 км | Советск ~ 129 км Казан ~ 409 км | Ижау ~ 393 км | |||||||
Киров халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Климат — уртача континенталь, елда айларның иң салкыны — гыйнвар (уртача −15,0 °C), иң җылысы — июль (уртача 18,9 °C). Елның урта җил тизлеге — 2,5 м/с, һава дымлылыгы — 76%.
Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча иң югары температура 1892 елда тәшкил ителгән — 36,9 °C, иң түбән 1921 елда — −41,9 °C.
Киров климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 3,8 | 4,4 | 13,9 | 27,3 | 34,2 | 36,9 | 36,6 | 35,9 | 30,1 | 22,6 | 11,0 | 7,0 | 36,9 |
Уртача максимум, °C | −8,7 | −7,4 | 0,4 | 8,8 | 16,9 | 22,0 | 24,2 | 20,6 | 14,0 | 5,9 | −2,6 | −7,1 | 7,2 |
Уртача температура, °C | −11,9 | −10,9 | −4 | 4,0 | 11,2 | 16,5 | 18,9 | 15,6 | 9,7 | 3,0 | −4,9 | −9,9 | 3,1 |
Уртача минимум, °C | −15 | −14 | −7,6 | −0,1 | 6,3 | 11,8 | 14,1 | 11,6 | 6,4 | 0,6 | −7,2 | −12,8 | −0,5 |
Абсолют минимум, °C | −41,9 | −40,5 | −33,8 | −21,2 | −10,5 | −2,4 | 2,7 | 0,0 | −8,3 | −23,2 | −39,8 | −45,2 | −45,2 |
Явым-төшем нормасы, мм | 49 | 33 | 37 | 34 | 54 | 78 | 77 | 77 | 61 | 64 | 57 | 55 | 676 |
Чыганак: Погода и климат 1981-2010 гг. |
Шәһәр совет сәяси һәм дәүләт эшлеклесе Сергей Киров хөрмәнә аталган.
«Повесть о стране Вятской» елъязмасы буенча, Вятка шәһәре 1181 елда нигезләнә.[6]
XIV—XV гасырларда — Вятка җире үзәге. 1489 елда Мәскәү дәүләте составына кертелә.
1457 елда Вяткада кремль төзелә, шул вакыттан ул Хлынов исемен йөртә, әмма «Вятка» исеме юкка чыкмый — ул шәһәрнең рәсми булмаган исеме буларак кала.
1710 елда Себер губернасы составында кертелә, 1727—1780 елларда — Казан губернасы составында.
1780 елда шәһәргә Вятка исеме кире кайтарыла, Вятка Вятка калгайлыгы үзәге була.
Вятка сәяси сөрген урыны буларак таныш, монда сөргендә А. Һерцен, М. Салтыков-Щедрин, Ф. Дзержинский, Н. Бауман булганнар.
1856 елда Вяткада 21 чиркәү, 1036 йорт һәм 219 лавка (кибет) булган.
1898 елда Вяткага беренче пуез килә.
1915 елда Вятка шәһәрендә керәшеннәр, арлар, чирмешләр өчен милли телдәге беренче газеталар дөнья күрә.
1929 елда Вятка губернасы юкка чыгарыла, Вятка шәһәре Түбән Новгород крае составына кертелә.
1934 елда шәһәрдә иҗтимагый транспорт хәрәкәте ачыла.
1934 елның 5 декабрьдә БҮБК карары нигезендә Вятка шәһәренә Киров исемен бирелү турында карарын кабул итә.
1934 елдан Киров крае, 1936 елдан — Киров өлкәсе үзәге.
1940 елда Киров шәһәренең башкарма комитеты трамвай юллар челтәре төзү турында карарын кабул итте. Беренче линиянең ачылышы 1941 елның 1 ноябредә планлаштырылган, ләкин Бөек Ватан сугышы башлану аркасында төзелеш туктатыла.
1943 елда шәһәрдә троллейбус хәрәкәте ачыла.
1959 елда шәһәр составына Коминтерновский шәһәр тибындагы бистәсе кертелә.
1966 елда Киров Хезмәт Кызыл байрагы белән бүләкләнә.
1989 елда Нововятск шәһәре Киров составына Кировның Нововятск районы буларак кертелә.
1811[7] | 1840[8] | 1856[7] | 1897[9] | 1913[7] | 1926[7] | 1931[7] | 1939[7] | 1959[10] | 1970[11] | 1979[12] | 1989[13] | 2002[14] | 2010[3] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~4 200 | 10 951 | ~15 500 | 25 008 | ~46 400 | ~61 200 | ~73 500 | ~142 000 | 252 416 | 332 503 | 389 533 | 440 240 | 457 578 | 473 668 |
Милли состав (2010): руслар — 96,7%, татарлар — 0,8%, украиннар — 0,6%.[15]
Эре ширкәтләр: «ЛЕПСЕ» электро—машиналар төзү заводы, Авитек заводы, «Сельмаш» заводы, «Маяк» заводы, шиналар заводы, иткомбинаты, сөт комбинаты, һ. б.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.