Сыктывкар

Русиядә шәһәр From Wikipedia, the free encyclopedia

Сыктывкар
Remove ads

Сыктывкар (комича Сыктывкар, искергән комича Сыктывдiн, рус. Сыктывкар) — Россиядә шәһәр (1780 елдан), Коми Республикасының башкаласы.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Халык саны — 235 006 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 250 874 кеше.[9]

Remove ads

Исем чыганагы

Сыктвкар сүзе коми теленнән «Сысола елгасыда урнашкан шәһәр» дигәнне аңлата (комича Сыктыв — Сысола комича кар — шәһәр)

География

Сыктывкар Сысоланың Вычегдага кушылу урынында, Мәскәүдән 1331 километр төньяк-көнчыгыштарак урнаша. Төньяк тимер юлының «Сыктывкар» тупик станциясе.

Подробнее Кировтан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) ...

Шәһәр аша Р25 (Сыктывкар — Ухта), Р176 «Нократ» (ЧабаксарЙошкар-ОлаКиров — Сыктывкар) автоюллар баралар.

«Сыктывкар» халыкара аэропорты.

Сәгать поясы

Файл:Map of Russia — Moscow time zone.svg

Сыктывкар халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

Климат

  • Уртача еллык җил тизлеге — 2,6 м/с
  • Уртача еллык температура — +1,3 °C
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 77%
Подробнее Сыктывкар климаты, Күрсәткеч ...
Remove ads

Тарих

Thumb
Усть-Сысольск дини училищесы. 1900-еллар

Сыктывкар беренче тапкыр 1586 елда Усть-Сысола погосты буларак телгә алына.

1780 елда Усть-Сысола Усть-Сысольск шәһәренә үзгәртеп корыла һәм Вологда калгайлыгы (1796 елданВологда губернасы) Усть-Сысольск өязенең үзәге була.

1856 елда Усть-Сысольск 3 чиркәү, 528 йорт һәм 15 лавка (кибет) булган.

1921 елданКоми (Зыряннар) автономияле өлкәсенең үзәге. 1936 елданКоми Автономияле Совет Социалистик Республикасының башкаласы.

1930 елда шәһәргә Сыктывкар исеме кушыла.

1968 елда шәһәр составына Эжва шәһәр тибындагы бистәсе кертелә.

1983 елда Сыктывкар составына Краснозатонский һәм Верхняя Максаковка шәһәр тибындагы бистәләр һәм Выльтыдор, Верхний Мыртыю бистәләр кертеләләр, ә 1990 елда алар шәһәр составынна аерылып чыгарылалар.

Халык

1856[11]1897[12]1913[11]1926[11]1931[11]1939[11]1959[13]1970[14]1979[15]1989[16]2002[17]2010[9]
~3 1004 464~5 600~7 700~25 300~64 50064 461125 088170 980232 117230 011235 006

Милли состав (2010): руслар — 66,0%, комилар — 25,9%, украиннар — 2,8%.[18]

Икътисад

Сыктывкар — урман сәнәгатенең мөһим үзәге: целлюлоза-кәгазь комбинаты, такта яру һәм агач эшкәртү комбинаты; гидролиз-чүпрә заводы.

Машиналар төзү заводы, судно механика заводы. Тукылмаган материаллар фабрикасы. Төзү материаллар һәм азык-төлек сәнәгатенең ширкәтләре.

Мәдәният

Югары уку йортлары

  • Коми дәүләт педагогика институты
  • Сыктывкар дәүләт университеты
  • Сыктывкар урман институты
  • Санкт-Петербург дәүләт сервис һәм икътисад университетының филиалы
  • Киров дәүләт медицина академиясе филиалы
  • Россия кооперация университетының филиалы
  • Заманча һуманитар академиясенең филиалы
  • Вятка дәүләт һуманитар университетының филиалы

һ.б югары уку йортлары

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads