Гербер

From Wikipedia, the free encyclopedia

Гербер
Remove ads

Гербер[1]удмурт милли бәйрәме. Язгы кыр эшләре беткәч, июнь аенда (10-26 июнь аралыгында) уздырыла. Әүвәл авылларда, соңыннан Удмуртия республикасы күләмендә зур гербер уза.

Thumb
Кунаклар каршылау

Тарих

Thumb
Ботка пешерү
Thumb
Бүрәнә ыргыту
Thumb
Бәйрәм мәйданы
Remove ads

Бәйрәм тәртибе

Билгеләнгән көнне Герберда катнашучылар иртәнге якта өй борынча кереп йөриләр, сыйланалар, җырлар җырлыйлар. Көндезгә таба барысы да киң болынга җыелалар. Анда сәхнә көйләнгән, шулай ук итле ботка пешерү өчен казан асылган була. Җитәкчеләр бәйрәм белән котлыйлар, алдынгы авыл хезмәтчәннәрен бүләклиләр (2015 елда, мәсәлән, өр-яңа трактор да бирелә). Символик рәвештә булса да, дога кылу үткәрелә. Ботка ашала, удмурт милли эчемлеге кумышка (көмешкә) белән сыйланалар. Бәйрәмдә катнашучылар өчен концерт, конкурслар, спорт бәйгеләре (мәсәлән, бүрәнә ыргыту) оештырыла. Сәүдә рәтләре бик бай була. Халык кичкә хәтле ял итә. Удмурт чибәре «Чеберина-чеберай» сайлана.

Remove ads

Урыны

Һәр елны яңа урында үткәрелә.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads