Дагстан

From Wikipedia, the free encyclopedia

Дагстан
Remove ads

Дагстан Җөмһүрияте (Дагстан, рус. Республика Дагестан, авар. Дагъистаналъул Республика, әзери. Dağıstan Respublikası, дарг. Дагъистанес Республика, ком. Дагъыстан Республикасы, лезг. Дагъустандин Республика, лак. Дагъусттаннал Республика) — Россия байрагы Россия Федерациясе эчендә җөмһүрият (дәүләт), Россия Федерациясенең субъекты. 1921 елның 20 гыйнварында барлыкка килә. БашкаласыМахачкала шәһәре.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Көньякта Азәрбайҗан белән, көньяк-көнбатышта Гөрҗистан белән, көнбатышта Чечня белән, төньякта Калмыкия белән һәм төньяк-көнбатышта Ставрополь крае белән чиктәш.

Remove ads

Җәгърафия. Табигать

Thumb
Дагстанда ау күле

Дагстанның бик зур туристик потенциалы бар. 30га якын тау түбәсенең биеклеге 4000 мдан артыграк, иң югары ноктасы – Базардүзү түбәсенең биеклеге 4466 м.

Дагстан Каспий диңгезенең көнбатышында урнашкан. Җөмһүриятнең көньягын Кавказ таулары алып тора, төньягында Каспий буе үзәнлеге башлана. Урта өлешеннән Терек һәм Сулак елгалары ага.

Таулар Дагстанның 25,5 мең км² мәйданын биләп тора, барлык территориянең уртача биеклеге 960 м тәшкил итә.

Remove ads

Халык

Төп мәкалә: Дагстан халыклары

Халык саны — 2 737,7 мең кеше (2010). Авыл халкы 57,6 % тәшкил итә, шәһәр халкы — 42,4 % (2009). Халык тыгызлыгы — 53,9 кеше/км² (2009). Дагстан хөкүмәтеннән алынган мәгълүмат буенча җөмһүриятнең тышында даими рәвештә 700 меңнән артык дагстанлы яши.

Дагстан халыклары телләре дүрт төп тел төркеменә карый.

Ышанучыларның 96 % — мөселманнар: шуларның төрле чыганаклар буенча 96-99 % — сөнниләр, 1-4 % — шигыйләр; 3% — христианнар (праваслау). Берникадәр яһүдиләр бар.

Туулар — 1000 кешегә 19,5 (Ингушетия һәм Чечнянан соң Рәсәй Федерациясендә 3 урын). Бер хатын-кызга уртача балалар саны — 2,13.

Подробнее Халык, 2002 елда саны, мең кеше ...
Remove ads

Дагстанда туган танылган шәхесләр

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads