Евгений Спангенберг
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Евгений Спангенберг (25 февраль 1898 — 25 июль 1968) — совет орнитологы, язучы-натуралист, биология фәннәре кандидаты, Сталин премиясе лауреаты (1952).
Remove ads
Биографиясе
Спангенберг Евгений Павлович 1898 елның 25 февралендә Андрианова станциясендә (хәзер Чита өлкәсе) туган. Соңрак Спангенберглар Петербургтан Түбән Идел буе далаларындагы кечкенә генә тимер юл бистәсе Актүбәгә күченә. Йорт янында зур бакча була, дала, монда бик күп кошлар очрый. Атасы аучылык белән мавыга. Болар барысы да Евгенийда табигатькә карата кызыксыну уята.
1919-1921 елларда Эшче-крестьян Кызыл Армиясендә хезмәт итә. 1922 елда Евгений Спангенбер Мәскәү университетының физика-математика факультетының табигый фәннәр бүлегенә укырга керә һәм аны 1930 елда тәмамлый.
1931 елдан Евгений Павлович аучылык хуҗалыгы, җәнлекчелек һәм боланчылык Бөтенсоюз гыйльми-тикшеренү институтының өлкән гыйльми хезмәткәре була, 1944 елдан ул М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының биология факультеты доценты. Биология фәннәре кандидаты (1945).
1946 елдан Евгений Спангенбер Мәскәү дәүләт университетының зоология музеенда эшли, башта герпетология бүлеге мөдире, ә соңрак, 1950 елда — орнитология бүлегендә. Биредә ул гомер азагына кадәр 18 ел өлкән фәнни хезмәткәр була.
1924 елдан алып 1950-нче еллар ахырына кадәр экспедицияләрдә актив катнаша. Аннары сәламәтлеге озак экспедицияләрдә катнашырга мөмкинлек бирми.1968 елның 25 июлендәЕвгений Спангенбер үз-үзенә кул сала, реанимациядә вафат була. Ваганьково зыяратында җирләнгән.
Remove ads
Фәнни эшчәнлеге
Евгений Спангенберг 26 яшеннән экспедицияләргә йөри башлый. Аның беренче экспедициясе Урта Азиягә, Сырдарьяның түбән агымындагы якларга була.Алдагы дүрт елда Евгений Спангенбер бу районнарны өйрәнү белән шөгыльләнә. Соңрак ул Караком чүллекләрендә, Арал диңгезе яр буенда эшли. Берничә тапкыр Көньяк Казакъcтанга әйләнеп кайта, Кызылком чүллекләрендә эшли. Тугыз ел тикшеренүләре нәтиҗәсендә алынган күзәтүләре Түбәнге Сырдарья һәм якын районнарның кошларын сүрәтләүгә багышланган монографиясенең нигезендә ята.
Бу эшләр белән беррәттән, Евгений Спангенберг Кавказ аръягы экспедицияләр циклы ясый. Бу эшләр нәтиҗәсе буенча «Азербайҗанның хайваннар дөньясы» китабын нәшер итә, ул хәзер дә азәрбайҗан кошлары буенча иң тулы хезмәт булып кала.
Евгений Спангенберг шулай ук Ырынбур өлкәсендә, Кыргызстанда, Кыргызстанның Сары-Челек күлендә эшли. Сугыштан соң, 1946 елда Төрекмәнстанда эшли. Күп тапкыр Кырымда була.
Спангенберг кош йомыркаларыннан зур тупланма җыя, фәнни коллекция җыю кагыйдәләрен катгый үти (аларның иң мөһиме — йомырканы кош төре ачык билгеле булган очракта гына алырга)[2]. Шул ук вакытта сунарчы була, Мәскәү дәүләт университетының Зоология музеена ун мең данәгә якын түшкә тапшыра[3].
Remove ads
Әдәби эшчәнлеге
Евгений Спангенберг үзенең эше турында берничә китап яза. Аның иң билгеле китабы -«Записки натуралиста», ул 15 тапкыр кабатлап бастырыла.
Бүләкләре
- Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1952) — 5 томлык «Птицы Советского Союза» гыйльми эшчәнлеге өчен (1951)
Библиография
- Записки натуралиста.
- Встречи с животными.
- Из жизни натуралиста.
- Среди природы.
- Птицы, зайцы, лисицы и прочие… : Рассказы натуралиста (1962, 1973).
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads