Киров (Киров өлкәсе)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Киров (Киров өлкәсе)
Remove ads

Киров (искергән тат. Колын, рус. Киров) — Россия шәһәре, Киров өлкәсенең административ үзәге.

Кыска фактлар Рәсми исем, ... хөрмәтенә аталган ...

Халык саны — 473 668 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 498 340 кеше.[3]

Киров өлкәсенең тарихи, мәдәни, сәнәгый һәм фәнни үзәге.

2021 елның 21 маеннанХезмәт даны шәһәре.[4]

Remove ads

География

Шәһәр Нократ елгасы өстендә, Мәскәүдән 940 километрга төньяк-көнчыгышрак урнаша. Горький тимер юлының Киров һәм Киров-Котласский станцияләре.

Шәһәр аша Р159 (Киров — Түбән Новгород), Р166 (Киров — СлободскойБелая Холуница), Р167 (Киров — Цапели — Стрижи), Р168 (Киров — Советск), Р169 (Киров — МалмыжНократ Аланы), Р176 «Нократ» (ЧабаксарЙошкар-Ола — Киров — Сыктывкар) автоюллар баралар.

Победилово аэропорты.

Подробнее Кировтан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) ...

Сәгать поясы

Файл:Map of Russia — Moscow time zone.svg

Киров халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

Климат

Климат — уртача континенталь, елда айларның иң салкыны — гыйнвар (уртача −15,0 °C), иң җылысы — июль (уртача 18,9 °C). Елның урта җил тизлеге — 2,5 м/с, һава дымлылыгы — 76%.

Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча иң югары температура 1892 елда тәшкил ителгән — 36,9 °C, иң түбән 1921 елда — −41,9 °C.

Подробнее Киров климаты, Күрсәткеч ...
Remove ads

Исем чыганагы

Шәһәр совет сәяси һәм дәүләт эшлеклесе Сергей Киров хөрмәнә аталган.

Тарих

Thumb

«Повесть о стране Вятской» елъязмасы буенча, Вятка шәһәре 1181 елда нигезләнә.[6]

XIV—XV гасырларда — Вятка җире үзәге. 1489 елда Мәскәү дәүләте составына кертелә.

1457 елда Вяткада кремль төзелә, шул вакыттан ул Хлынов исемен йөртә, әмма «Вятка» исеме юкка чыкмый — ул шәһәрнең рәсми булмаган исеме буларак кала.

Россия империясе составында

1710 елда Себер губернасы составында кертелә, 1727—1780 елларда — Казан губернасы составында.

1780 елда шәһәргә Вятка исеме кире кайтарыла, Вятка Вятка калгайлыгы үзәге була.

Вятка сәяси сөрген урыны буларак таныш, монда сөргендә А. Һерцен, М. Салтыков-Щедрин, Ф. Дзержинский, Н. Бауман булганнар.

1856 елда Вяткада 21 чиркәү, 1036 йорт һәм 219 лавка (кибет) булган.

1898 елда Вяткага беренче пуез килә.

1915 елда Вятка шәһәрендә керәшеннәр, арлар, чирмешләр өчен милли телдәге беренче газеталар дөнья күрә.

Совет чоры

1929 елда Вятка губернасы юкка чыгарыла, Вятка шәһәре Түбән Новгород крае составына кертелә.

1934 елда шәһәрдә иҗтимагый транспорт хәрәкәте ачыла.

1934 елның 5 декабрьдә БҮБК карары нигезендә Вятка шәһәренә Киров исемен бирелү турында карарын кабул итә.

1934 елдан Киров крае, 1936 елданКиров өлкәсе үзәге.

1940 елда Киров шәһәренең башкарма комитеты трамвай юллар челтәре төзү турында карарын кабул итте. Беренче линиянең ачылышы 1941 елның 1 ноябредә планлаштырылган, ләкин Бөек Ватан сугышы башлану аркасында төзелеш туктатыла.

1943 елда шәһәрдә троллейбус хәрәкәте ачыла.

1959 елда шәһәр составына Коминтерновский шәһәр тибындагы бистәсе кертелә.

1966 елда Киров Хезмәт Кызыл байрагы белән бүләкләнә.

1989 елда Нововятск шәһәре Киров составына Кировның Нововятск районы буларак кертелә.

Халык

1811[7]1840[8]1856[7]1897[9]1913[7]1926[7]1931[7]1939[7]1959[10]1970[11]1979[12]1989[13]2002[14]2010[3]
~4 20010 951~15 50025 008~46 400~61 200~73 500~142 000252 416332 503389 533440 240457 578473 668

Милли состав (2010): руслар — 96,7%, татарлар — 0,8%, украиннар — 0,6%.[15]

Дин

Православие
Ислам
Thumb
Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте урнашкан Киров җәмигъ мәчете

Административ бүленеше

Thumb Киров 4 районына бүленә:

  •      Октябрь районы
  •      Ленин районы
  •      Беренче Май район
  •      Нововятск районы

Икътисад

Эре ширкәтләр: «ЛЕПСЕ» электро—машиналар төзү заводы, Авитек заводы, «Сельмаш» заводы, «Маяк» заводы, шиналар заводы, иткомбинаты, сөт комбинаты, һ. б.

Югары уку йортлары

  • Вятка дәүләт университеты
  • Вятка дәүләт һуманитар университеты
  • Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе
  • Киров дәүләт медицина академиясе

Шәхесләр

Кардәш шәһәрләр

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads