Кышкы Олимпия уеннары 1994
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кышкы олимпия уеннары 1994 (1994 Winter Olympics, Jeux olympiques d'hiver de 1994) — 1994 елның 12 февраленнән 27 февраленә кадәр Норвегияның Лиллехаммер шәһәрендә узган халыкара спорт чарасы. Кышкы һәм җәйге уеннар бер үк елда узгач, Олимпия комитеты аларны ике елга аерып, 1992 елгы Альбервилль уеннары үтеп, 1994 елда янә кышкы Олимпия уеннары уздыра. Уеннарда 67 ил, 1700 спортчы катнаша.
Норвегиядә катнашкан илләрнең саны күпкә артып, 67-гә барып җитте. Союз таркалганнан соң Грузия, Беларусь, Украина, Кыргызстан, Молдавия һәм Казагстан вәкилләре үз илләренең исемен яклады. Шулай ук Чехословакия, Чехия һәм Словакиягә бүленеп, үз спортчыларын ярышка җибәрде.
Remove ads
Ярышлар
Лиллехамерда үткән кышкы Уеннарда Россия командасы 11 алтын медаль яулап, команда беренчелегендә җиңеп чыккан.
Россия, аерым мөстәкыйль ил буларак Кышкы Олимпия уеннарында беренче катнашып, спорт тарихының яңа битен ачты. Россия спортчылары бар спорт төрләрендә дә ярышып, 2 алтын, 8 көмеш һәм 4 бронза медаль яулап, команда алдынгылыгын бирми. Биатлоннан Сергей Чепиков, Сергей Тарасов, хатын-кызларның эстафета командасы, тимераякта йөгерүдән Александр Голубев, Светлана Бажанова, тимераякта фигуралы шуудан Алексей Урманов, парлы шуудан Екатерина Гордеева белән Сергей Гриньков, биюдән Оксана Грищук белән Евгений Платов, чаңгы спортыннан хатын-кызларның эстафета командасы һәм данлыклы Любовь Егорова, берүзенә өч алтын медаль яулап, Олимпия чемпионы булып танылды. Гомумән, Егорова, ике Олимпия уенында рәттән өчәр тапкыр чемпион булып, ил алдындагы бөек уңышлары өчен Россия Федерациясе Герое исемен алды.
Remove ads
Сылтамалар
- Чаңгы спортыннан Россия Героена кадәр 2021 елның 18 октябрь көнендә архивланган. (башк.)
Моны да карагыз
![]() |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
---|
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads