Латинлаштыру
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Латинлаштыру яки Латинизация — 1920-1930-елларда үткәрелгән ССРБ халыклары әлифбаларның латин язуына күчерү буенча чаралары.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Тарих
Латинзация, беренче чиратта, гарәп язуын кулланылган әлифбалардан башлаганнар. Латин әлифбасына күчү хәрәкәте 1921 елда Азәрбайҗанда һәм Төньяк Кавказда башлана. 1926 елда Бакыда беренче тюркология съезды була, шул съездта латинизация буенча Азәрбайҗан тәҗрибәсен Совет Берлегенең башка республикалираныда һәм автономияле өлкәләрдә куллану кирәклеге турында караны кабул ителә. Шул эшен өстендә җитәкчелек итергә өчен Яңа төрки әлифбасының Бөтенсоюз үзәк комитеты (рус. Всесоюзный центральный комитет нового тюркского алфавита, ВЦК HTA) оештырыла. Комитетының беренче пленумда 33 хәрефтән торган төрки халыкларның берләштергелгән әлифбасы проектын кабул итә.[1]
1930-елларның ахырына ССРБ телләрнең күпчелеге латин язуы нигезенә күчерелә.
Түбәндәге телләр өчен латинлаштырылган әлифбалар яки (әлифбасыз телләр өчен) яңа әлифбалар булдырылалар:
|
|
Алеут, гарәп, корея, удмурт, мордва һәм мари телләре өчен латин әлифбасы проектлары төзеләләр, ләкин алар гамәлдә кулланылмаганнар.
Remove ads
Рус әлифбасының латинлаштыру
Моны да карагыз: Рус латиницасы#Совет проекты
1929 елда РСФСР халык мәгариф комиссариаты рус алфавитының латинлаштыру мәсьәләсен тикшерү буенча комиссияне оештырган. комиссия составына 13 кеше кергән: Н. Ф. Яковлев (җитәкче), А. М. Сухотин, Л. И. Жирков, А. М. Пешковский, Н. М. Каринский, С. И. Абакумов, В. И. Лыткин (беренче коми лингвисты). 1930 елның гыйварында комиссия үз эшен тәмамлаган. Йомгак документы (аның астында А. Пешковский гына имза куймады) өч вариант тәкъдим иткән; алар бер-берсеннән «ы», «ё», «ю», «я» һәм «ь» хәрефләрнең язуда күрсәтүе белән аерылып торганнар. 1930 елның 25 гыйварында Сталин җитәкчелегендәге ЦК ВКП(б) Политбюросы латинлаштыру мәсьәләсен тикшерүне туктатырга боерык биргән.
Remove ads
Моны да карагыз
- Кириллаштыру
- Яңалиф
- Рус латиницасы
- Бердәм төньяк әлифбасы
Искәрмәләр
Литература
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads