Ямал-Ненец автономияле округы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Яма́л-Не́нец автоно́мияле о́кругы (рус. Ямало-Ненецкий автономный округ, нен. Ямалы-Ненёцие автономной ӈокрук) — Россия Федерациясенең субъекты (Төмән өлкәсе составында).
Округның административ үзәге — Салехард каласы.
Remove ads
Чиктәшлек
География
ЯНАО Көнбатыш Себер түбәнлегенең төньяк өлешендә урнашкан. Ямал, Таз һәм Гыда урымутраулары вә Белый, Олений, Шокальский утраулаыннан гыйбарәт. Җир өсте — түбәнлек (уртача биеклек 50–100 м), көнбатышта гына таулар (Котып Уралның көнчыгыш битләүләре, иң биек ноктасы — 1499 м, Пайер тавы) бар. Округ күбсенченчә Котып түгәрәгеннән төньяктарак урнашкан.
Климаты кискен континенталь, бик суык. Гыйнварның уртача температурасы -22°…-26°, июльнеке +4°…+14°. Елга 200– 400 мм явым төшә. Вегетация дәвере 50—100 көн.
Эре елгалар: Об, Надым, Пур, Таз, Полуй. Күлләр күп (эреләр: Ярато, Нытто, Ямбуто).
Тундра, глейлы, сазлык, глейлы-көлсу һәм көлсу туфраклары бар. Территориясенең 3/4 өлеше тундра һәм урманлы тундра үсемлекләре белән капланган.
Тундрада кыргый хайваннардан: төньяк боланы, ак куян, бүре, себер көзәне, йоклач вә башкалар; кошлардан ак һәм тундра кыртавыклары, суер бар. Елга һәм күлләр балыкка бай.
Файдалы казылмалар
- Уренгой газ чыганагы
- Южно-Русское нефть һәм газ чыганагы
- Находка газ чыганагы
- Ямбург нефтегазоконденсат чыганагы
- Еты-Пур нефть чыганагы
Углеводород запаслар буенча ЯНАО Россия регионнар арасында беренче урыннарда тора.
Remove ads
Тарих
Ямало-Ненец автономияле округы (башта — милли округ) Урал өлкә составында 1930 елда барлыкка килә. Аннары округ Обь-Иртыш һәм Омск өлкәсе составына керә, ә 1944 елда Төмән өлкәсе составына керә.
1977 елдан — автономияле округ.
Демография
ЯНАО халык саны — 546 170 кеше (2010 җанисәбе буенча); халык тыгызлыгы — 0,7 кеше/км².
Халык табигый үсеше — 9,8 (1000 кешегә, 2010).
Халыкның 84,9 % шәһәрләрдә яши.
Милли состав
Remove ads
Дин
Православие
- РПЧ Салехард епархиясе
Ислам

- ҮДН составындагы төбәк Диния нәзарәте
Административ-территориаль бүленеш
- Салехард һәм (ияртелгән торак пунктлар)
- Губкинский
- Лабытнанги (һәм ияртелгән торак пунктлар)
- Муравленко
- Яңа Уренгой
- Ноябрьск (һәм ияртелгән торак пунктлар)
- Красноселькуп районы (район үзәге — Красноселькуп)
- Надым районы (Надым)
- Урал буе районы (Аксарка)
- Пур районы (Тарко-Сале)
- Таз районы (Тазовский)
- Шурышкары районы (Мужи)
- Ямал районы (Яр-Сале)
Торак пунктлар
Халык саны 10 мең кешедән артык булган торак пунктлар (2010 җанисәбе буенча)[4] | ||||||||||||||||||||||
|
Remove ads
Икътисад
Икътисад нигезе — нефть һәм газ чыгару. Төп газ чыгаручы — ААҖ «Газпром» (округта чыгарылган газдан — 90%).
Төп нефть чыгаручылар — ААҖ «Газпром нефть» һәм ААҖ «НК „Роснефть“».
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads