Маҗарстан

From Wikipedia, the free encyclopedia

Маҗарстан
Remove ads

Маҗарстан (маҗар. Magyarország) – Үзәк Аурупада урнашкан дәүләт. Австрия, Словакия, Украина, Румыния, Сербия, Хорватия һәм Словения белән чиктәш.

Кыска фактлар Шигарь, Башкала ...
Remove ads

Этимологиясе

Русча венгр -Польшадан алынма: пол. węgier «венгр», (бор.-рус. ѹгринъ, укр. у́горець, сербск.-бор. слав. ѫгринъ, ѫгре

, серб. у̀гар, у̀гра, у̀грин, болг. унгарци, словен. vogǝr, vogrin, чех. uher, словак. uhor, пол. węgier, węgrzyn, литв. veñgras)[7].

Европа телләрендә лат. Ungari, Ungri, грек. Οὑγγρικός, Οὖγγροι, фр. hongrois, алман. Ungar(n), ингл. Hungarian(s), швед. ungrare. Әлеге экзоэтноним барысы да боронго болгардан килеп чыккан: on ogur - «ун өлеш (мөгезләр)». Башлангыч h- "Һуннар» тәэсире белән таркаладыр, мөгаен. Урта гасырларда Маҗарстанны Һуннар Патшалыгы дип озак атадылар, бу исем «Нибелунглар турында җыр» романда телгә алына.

Төрки телләрдә Маҗарстан исеме илнең төп халкының үз аталышынан маҗарлар (мадьяры) алынган.

Remove ads

География

Дәүләт территориясе нигездә тигезлекләдән гыйбарәт. Дунай елгасының уң яры 150—200 м биеклектәге Дунантул тигезлеге һәм Урта Маҗар тауларының массивларыннан гыйбарәт. Дәүләтнең төньяк-көнбатышында Кече Урта Дунай түбәнлегенең көньяк өлеше (Кишалфөлд), төньяк-көнчыгышында Карпат тауларының итәкләре (иң биек ноктасы — Матра массивындагы Кекеш тавы, 1015 м), көнбатышта Альп тауларының итәкләре (500—800 м) урнашкан.

Файдалы казылмалар: боксит, күмер, нефть, табигый газ, уран, марганис, тимер мәгъдәннәре.

Климат— уртача континенталь. Уртача температура -2…-4°С (гыйнвар), +20…+22,5°С (июль). Еллык явымнар саны 450—900 мм. Көнбатышта корылыклар була. Явымнарның күбесе җәй башында һәм көздә ява.

Тауларда һәм үрле урыннарда соры урман һәм кәсле-карбонатлы туфраклар, Тиса һәм Дунай үзәннәрендә аллювиаль туфраклар. Алфөлддә уңдыршсыз тозлы туфраклар очрыйлар. Маҗарстан территориясенең якынча 20% урманнар белән капланган. Урманнар нигездә тауларда сакланып калганнар.

Хайваннардан куян, дала тычканы, йомран, төлке, керпе, кошлардан тургай. миләш чыпчыгы, тукран, ябалак бар. камышлыкларда су кошлары очрыйлар.

Remove ads

Тарих

23 октября — 9 ноября

Халык

Эре шәһәрләр

Шәһәр Маҗар исеме Медье Халык саны (2011)
БудапештBudapestБудапешт1 729 040
ДебреценDebrecenҺайду-Биһар211 320
МишкольцMiskolcБоршод-Абауй-Земплен167 754
СегедSzegedЧонград168 048
ПечPécsБаранья156 049
ДьёрGyőrДьёр-Мошон-Шопрон129 527
НьиредьхазаNyíregyházaСабольч-Сатмар-Берег119 746
КечкеметKecskemétБач-Кишкун111 411
СекешфеһерварSzékesfehérvárФейер100 570
СомбатһейSzombathelyВаш78 884
СольнокSzolnokЯс-Надькун-Сольнок72 953
ТатабаньяTatabányaКомаром-Эстергом67 753
КапошварKaposvárШомодь66 245
БекешчабаBékéscsabaБекеш62 050
ЭрдÉrdПешт63 631
ВеспремVeszprémВеспрем61 721
ЗалаэгерсегZalaegerszegЗала59 499
ШопронSopronДьёр-Мошон-Шопрон60 548
ЭгерEgerҺевеш56 569
НадьканижаNagykanizsaЗала49 026
Remove ads

Административ бүленеш

Thumb

Маҗарстан 19 медьега бүленә:

  1. Баранья
  2. Бач-Кишкун
  3. Бекеш
  4. Боршод-Абауй-Земплен
  5. Ваш
  6. Веспрем
  7. Дьёр-Мошон-Шопрон
  8. Зала
  9. Комаром-Эстергом
  10. Ноград
  1. Пешт
  2. Сабольч-Сатмар-Берег
  3. Тольна
  4. Фейер
  5. Һайду-Биһар
  6. Һевеш
  7. Чонград
  8. Шомодь
  9. Яс-Надькун-Сольнок

Дәүләт корылышы

Маҗарстан — демократик дәүләт. Гамәлдәге Конституцияск 2011 елның18 апрелендә кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент. Аның вәкаләт мөддәте — 5 ел. Канун чыгаручы органы — парламент — Дәүләт мәҗлесе. Аны халык гомуми тиң һәм яшерен тавыш бирү юлы белән 4 елга сайлый. Башкарма хакимият органы — Министрлар Шурасы, аның башында баш министр тора.

Икътисад

Маҗарстан уртача күләмле зур керемле икътисадка ия.[8] Ул Европа Берлеге икътисаднының бер өлеше булып тора. 1990-елларда, социалистик икътисадтан базар икътисадына күчү кысаларында Маҗарстан икътисады либирәлләштерүне кичергән. Маҗарстан — Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы әгъзасы (1995 елдан),[9] Бөтендөнья сәүдә оешмасы әгъзасы (1996 елдан)[10], Европа Берлеге әгъзасы (2004 елдан).

Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 7.1%, сәнәгать 29.7%, хезмәт күрсәтү тармагы 63.3%ны тәшкил итә. 2013 елгы мәгълүматларына күрә, Маҗарстан экспорты 93.01 миллиард долларын тәшкил итә[11]; төп партнерлар: Алмания (25.6%), Румыния (6.2%), Словакия (6.1%), Австрия (6.0%), Италия (4.8%), Франция (4.8%), Бөекбритания (4.2%), һәм башкалар.[12] Төп экспорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар (53.5%), башка эшләнмәләр (31.2%), ашамлыклар 8.7%, ягулык һәм электр энергиясе (3.9%), чимал (3.4%).

Маҗарстан экспорты 89.51 миллиард долларын тәшкил итә[11]; төп партнелар: Алмания (25.1%), Россия (8.8%), Кытай (7.4%), Австрия (7.1%), Словакия (5.6%), Польша (4.8%), Италия (4.5%), Нидерланд (4.2%) .[13] Төп импорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар (45.4%), башка эшләнмәләр (34.3%), ягулык һәм электр энергиясе (12.6%), ашамлыклар (5.3%), чимал (2.5%) (2012).

Төп икътисад тармаклары — тау эше, металлургия, төзелеш материаллары, азык-төлек, текстиль, химикатлар (күбесенчә фармацевтика), автотранспорт. Төп авыл хуҗалыгы культуралары — бодай, кукуруза, көнбагыш, бәрәңге, шикәр чөгендере.

Remove ads

Дин

Католиклар — 3,8 млн, кальвинистлар — 1,1 млн, лютераннар — 0,2 млн, яһүд дине тарафдарлары — 10 мең, башка диннәр вәкилләре — 167 мең (2011)[14]. Рәсми мәгълүматлар буенча, Маҗарстан халкының (9 684 мең кеше) 0,50  % ы (50 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[15].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads