композитор, Тукай бүләге иясе From Wikipedia, the free encyclopedia
Резеда Әхиярова (Резеда Зәки кызы Әхиярова) – композитор, Тукай бүләге иясе. Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (2003).[3] Татарстаннның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). Татарстанның халык артисты.(2006) Россия Композиторлар берлеге әгъзасы. Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары. Җәлил бүләге бирү комитеты әгъзасы.
Резеда Әхиярова | |
---|---|
Туган телдә исем | Резеда Зәки кызы Әхиярова |
Туган | 1 июнь 1956 (68 яшь) Югары Яркәй, Илеш районы, Башкортстан АССР, ССРБ |
Яшәгән урын | Жуковски урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | композитор |
Җефет | I - Яков Туркенич (1955), |
Балалар | кызы Алина Яков кызы (1977) |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | (2008) |
1956 елның 1 июнендә Башкортстан АССРның Илеш районы Югары Яркәй авылында туган. Музыка буенча белемне Казанның 7-санлы балалар музыка мәктәбендә скрипка сыйныфында ала. 7 яшеннән Л. И. Блинов сыйныфында композиция буенча да укый[4]. Музыка училищесының теория бүлеген тәмамлый (1975). Казан дәүләт консерваториясенең Р. Белялов сыйныфын аерым билгеле дипломга тәмамлый (1980), композитор, музыка-теория фәннәре укытучысы белгечлеге ала. Диплом эше: «Зур симфоник оркестр өчен сюита” һәм “Скрипка һәм фортепиано өчен соната”. 1984 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый.[5]
Татар музыка сәнгатен яңа төсмерләргә баеткан, күптөрле жанрларда бердәй уңыш белән эшләүче композиторлардан берсе. Вокал, симфония, театр, кино өчен музыка төрләрендә даими эшли. Аның әсәрләренә ышандыру көче, эмоциональлек, лирика, романтика, гуманлылык, табигыйлек хас. Р. Әхиярованың әсәрләре Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе, Урал шәһәрләрендә һәм чит илләрдә - Америкада, Алманиядә, Австриядә яңгырый. Венера Ганиева башкаруында җырлары Парижда Татарстан мәдәнияте көннәрендә яңгырый. Хезмәтләре хәзерге заман музыкасы халыкара фестивальләрендә (Америка һәм ССРБ композиторлары фестивале, 1989; Япон һәм татар музыкасы фестивале, 1992; «Европа - Азия» фестивальләре, 1993, 1996, 1998)[6] башкарыла, драма спектакльләрендә, эстрадада, опера сәхнәсендә бердәй еш уйнала. Швеция гитарачысы өчен махсус “Дюнада кич”, “Тартар аллегро” көйләрен яза.[7]
100 дән артык романс һәм Хәсән Туфан, Роберт Миңнуллин, Илдар Юзеев, Разил Вәлиев, Ренат Харис, Әнгам Атнабаев сүзләренә язылган 200 дән артык җыр, драма спектакльләре өчен язылган көйләр[8]
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2008) – “Шагыйрь мәхәббәте”[12] операсы өчен (иҗат төркеме эчендә) һәм симфония әсәрләре шәлкеме өчен.[13]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.