Академик С. П. Королёв исемендәге Самар илкүләм тикшеренү университеты
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Академик С. П. Королёв исемендәге Самар милли тикшеренү университеты (Самар университеты) (рус. Самарский национальный исследовательский университет имени академика С. П. Королёва (Самарский университет)) — Самар өлкәсе административ үзәге Самар шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. Аэрокосмик технологияләр өлкәсендә Россия мәгариф һәм тикшеренүләр үзәге[3][4]. Самарның ике төп уку йорты — Самар дәүләт аэрокосмик университеты һәм Самар дәүләт университетын берләштерү юлы белән оештырылган.
Самар университетының фәнни-мәгариф эшчәнлеге аэрокосмос технологияләрен, двигательләр төзү, мәгълүмат эшкәртүнең заманча алымнарын, фотониканы, материаллар өйрәнүне, шулай ук фундаменталь табигать һәм техник фәннәрне үз эченә ала.
Инженер-техник юнәлешләрдән тыш, университет хокук, икътисад, менеджмент, тел гыйлеме, тарих һәм социаль фәннәр өлкәсендә дә белем бирү һәм тикшеренүләр программасын тормышка ашыра.
Remove ads
Тарих
Берләшкән университетның һәм аңа кергән югары уку йортларының тарихы, дөньяның алдынгы аэрокосмос үзәкләренең берсе буларак, Самар регионының сәнәгать-икътисади үсеше белән бәйле.
Башта Самар өлкәсе губернаторы (2012—2017) Николай Меркушкин 3 вузны: Самар дәүләт аэрокосмос университетын (рус. СГАУ), Самар дәүләт техник университетын (СамДТУ, рус. СамГТУ) һәм Самар дәүләт университетын (рус. СамГУ) берләштерүне планлаштырган булган[5]. Әүвәл СамДТУ Гыйльми советының берләшү яклы булуы хәбәр ителә[6], әмма соңрак СамДТУ хезмәткәрләре һәм студентларының конференциясендә берләшүдән баш тарту турында карар кабул ителә[7]. Нәтиҗәдә, берләшкән вуз 2015 елда классик университетны аэрокосмос университетына структур бүлекчә буларак кертү юлы белән оештырыла. СамДУ юридик зат буларак юкка чыгарыла[8].
КуАИ-СДАУ тарихы
Хәзерге Самар милли тикшеренү университетының үзәге булган авиация институты 1942 елның октябрендә Самарда (ул чакта Куйбышев) ачыла. Ул вакытка шәһәргә 30га якын авиация сәнәгате предприятиесе һәм оешмасы эвакуацияләнә. Биредә авиация тарихында иң массакүләм хәрби самолетка әверелгән Ил-2 штурмовигын серияле җитештерү киң җәелдерелә. Ил-2нең (36 183 данә) 74 % ы Куйбышевтагы авиазаводлар тарафыннан җитештерелгән (26 888 данә)[9]. Куйбышев авиация институты (КуАИ) әлеге предприятиеләр өчен инженер кадрлар әзерләү базасына әверелә.
Сугыштан соңгы елларда КуАИда авиация техникасының яңа үрнәкләрен, шул исәптән беренче реактив истребительләрне һәм бомбардировщикларны, шулай ук аларга двигательләр җитештерүгә бәйле фәнни-тикшеренү эшләре үсеш ала. Институт галимнәренең фәнни эшләнмәләре Ту-144, Ту-154, Ил-76, Ил-86, Ил-114 һ. б. самолетларны проектлаганда һәм җитештерүдә кулланыла.
1957 елдан башлап, КуАИда ракета-космик техника буенча белгечләр әзерләү бара. Институт галимнәре, белгечләре һәм аны тәмамлаучылар Р-7, Р-7А, Р-9, «Восток», «Молния», «Союз» ракета-носительләре, Айга очу өчен ракета-космик комплексы, шулай ук «Энергия-Буран» Һава — космик системасын эшләү һәм үзләштерү эшендә катнаша. Алар төрле билгеләнештәге космик аппаратлар, шул исәптән җир өслегенә милли контроль системалары өчен, «МИР» орбиталь комплексы өчен программалар эшли, күп кенә башка, шул исәптән халыкара, проектларда катнаша[10], участвовали во многих других, в том числе международных, проектах[11].
1950-еллар ахырында КуАИ тармак фәнни-тикшеренү лабораторияләрен төзү инициативасы белән чыга, бу, үз чиратында, югары уку йортлары фәненең үсешенә көчле этәргеч була.
1966 елның 22 февралендә Куйбышев авиация институтына академик С. П. Королев исеме бирелә[12].
1967 елда Куйбышев авиация институты Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
1991 елның 25 гыйнварында Куйбышев шәһәренә тарихи исеме Самар кире кайтарыла, шуңа бәйле институт исеме дә үзгәрә. Ул Самар авиация институты исемен ала, 1992 елның 23 сентябрендә университет статусына ия була.
СамДУ тарихы
Самар (Куйбышев) дәүләт университеты (СамДУ) 1969 елның сентябрендә ачыла. Ул табигать-фәнни, социаль һәм гуманитар юнәлешләр буенча фәнни кадрлар әзерләүне тәэмин итәргә тиеш була. СамДУда фәнни мәктәпләрне формалаштыру Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург һәм Сарытау дәүләт университетлары ярдәмендә алып барыла[13]. Вузда тикшеренү эшләре РФАнең Самар фәнни үзәге, П. Н. Лебедев исемендәге Физика институтының Самар филиалы, РФАнең В. А. Стеклов исемендәге Математика институты, Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институтының Идел буе филиалы, шулай ук Россиянең әйдәп баручы космос техникасы җитештерүчеләре — «Прогресс» РКҮ һәм «Арсенал» КБ белән хезмәттәшлектә алып барыла.
Самар университеты
2015 елның 22 июнендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Самар дәүләт университетын Самар аэрокосмос университетына структур бүлекчә сыйфатында кушу турында 608нче номерлы боерык чыгара[14].
2016 елның 6 апрелендә берләшкән вуз исеме рәсми рәвештә «Академик С. П. Королев исемендәге Самар милли тикшеренү университеты» итеп үзгәртелә (кыскартылган исеме — «Самар университеты»)[15].
Ректорлар
- 2020 елдан — профессор Владимир Дмитрий улы Богатырёв (2019—2020 елларда в.б.)
- 2015—2019 елларда — профессор Евгений Владимир улы Шахматов.
Remove ads
Структура
Самара университетына: 8 институт һәм 15 факультет[16], 97 кафедра[17] керә.
Студентлар саны — 16 мең кеше. Вузда 525 аспирант, 1 мең өстәмә һөнәри белем бирү тыңлаучысы укый. 1 373 укытучы (шул исәптән 164 профессор һәм 523 доцент, 250 фәннәр докторы һәм 785 фәннәр кандидаты) укыта.
304 белем бирү программасы, шул исәптән 135 бакалавриат программасы, 19 белгечлек программасы һәм 150 магистратура программасы гамәлдә [18].
Институтлар һәм филиаллар
- Авиация техникасы институты.
- Двигательләр һәм энергетика институты.
- Ракета-космос техникасы институты.
- Икътисад һәм идарә итү институты.
- Социаль-гуманитар институт:
- Тарих факультеты.
- Филология һәм журналистика факультеты.
- Социология факультеты.
- Психология факультеты.
- Табигать фәннәре институты:
- Химия факультеты.
- Физика факультеты.
- Биология факультеты.
- Информатика, математика һәм электроника институты:
- Приборлар эшләү һәм электроника факультеты.
- Информатика факультеты.
- Математика факультеты.
- Юридик факультет.
- Өстәмә белем бирү институты [19].
- Тольятти филиалы.
Remove ads
Тикшеренүләр
Университет өчен ракета-космос техникасын проектлау һәм конструкцияләү — 1957 елдан башлап фәнни тикшеренүләр һәм белгечләр әзерләүнең системалы юнәлеше.
2016 елның июнендә вузның төп фәнни-белем бирү коллективлары базасында яңа белем бирү дисциплиналары — стратегик академик берәмекләр оештырыла (САБ / САЯ)[20]:
- «Аэрокосмос техникасы һәм технологиясе» (САЯ-1).
- «Газ турбинасы двигательләре төзелеше» (САЯ-2).
- «Нанофотоника, Җирне дистанцион зондлауның перспектив технологияләре һәм интеллектуаль геомәгълүмәт системалары» (САЕ-3).
Халыкара хезмәттәшлек
Самар университеты Бөекбритания, Алмания, Франция, Бразилия, Һиндстан, Кытай, Финляндия, Испания, Швеция, Маҗарстан, Португалия, Польша, Эстония, Латвия, Литва, Казакъстан, Молдова, Словения, Хорватия, Малайзия һәм башка илләрнең фәнни-белем бирү структуралары белән хезмәттәшлек итә[21].
Контракт нигезендә төрле юнәлешләр буенча Самар университетында (төрле елларда) Бангладеш, Болгария, Һиндстан, Иран, Камерун, Кения, Кытай, Коста-Рика, Ливан, Маврикий, Мадагаскар, Марокко, Нигерия, Оман, Пакистан, Перу, Сенегал, Чехия, Шри-Ланка студентлары укый. Университет шулай ук КХР, Алмания, Франциядән стажерлар кабул итә. Турыдан-туры килешүләр буенча университетта Брэдли университетыннан (АКШ), Харбин политехник институтыннан (Кытай), ENSICA Югары аэронавтика мәктәбеннән студентлар укый[22].
Remove ads
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads