Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибе
Remove ads

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибе, кыскача БМО Генераль сәркатибе (БМО рәсми телләрендә: ингл. Secretary-General of the United Nations, фр. Secrétaire général des Nations unies, исп. Secretaría General de Naciones Unidas, рус. Генеральный секретарь ООН, гарәп. مين عام الأمم المتحدة, кыт. 联合国秘书长) — Берләшкән Милләтләр Оешмасының төп идарә органнарының берсе булган Секретариатның баш вазифаи заты.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Кыскача исем ...
Thumb
БМО эмблемасы
Thumb
БМО штаб-фатиры бинасы.
Thumb
Антониу Гутерреш, гамәлдәге БМО Генераль сәркатибе

БМО Генераль сәркатибен БМО Куркынычсызлык Шурасы тәкъдиме буенча БМО Генераль Ассамблеясе билгеләп куя. Кагыйдә буларак, БМО Куркынычсызлык Шурасының даими әгъзасы булган илләрнең вәкиле БМО Генераль сәркатибе итеп сайлана алмый.
БМО Генераль сәркатибе, гадәттә, 5 ел мөддәткә сайлана, шулай ук яңа 5 еллык мөддәткә сайлану хокукына ия. Мөддәтләр саны чикләнмәгән.

Remove ads

Вазифалары

БМО Генераль сәркатибе БМО Куркынычсызлык Шурасына дөньяда тынычлык һәм хәвефсезлекнең торышына, үзе уйлаганча, куркыныч яный торган мәсьәләләр буенча мәгълүмат бирә. Аңа бер хөкүмәт яки хакимият тә күрсәтмә бирергә хаклы түгел. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы алдында гына җавап тота.
БМО Генераль сәркатибе, БМО Генераль Ассамблеясы кабул иткән кагыйдәләр буенча, БМО Сәркатиплеге персоналын билгели.

Remove ads

Сайлану үзенчәлеге

БМО Генераль сәркатибе 5 ел мөддәткә сайлана. БМО Куркынычсызлык Шурасы даими әгъзасы булган илләр вәкилләре кандидатурага вето сала ала. БМО Генераль сәркатибен сайлаганда, гадәттә, Регион принцибы искә алына. Сайлау гади аккламация юлы белән башкарыла.

Регион принцибы

БМО Генераль Ассамблеясенең 1997 елгы резолюциясе регион принцибын (кыйтгалар буенча ротация принцибы) куллануны күздә тота.
Әлеге резолюция буенча, БМО Генераль сәркатибе планетаның төрле регионнары вәкилләреннән сайланырга тиеш[2]

Подробнее БМО регион төркеме, Генераль сәркатипләр ...

Генераль сәркатипләр

Подробнее №, Фотосурәте ...
Thumb
БМО Генераль сәркатибе кайсы илләрдән сайланган булуны күрсәтүче харита
Remove ads

Чыганаклар

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 6 (Во-Ге). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-335-4

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads