Венера Гыймадиева

From Wikipedia, the free encyclopedia

Венера Гыймадиева
Remove ads

Венера Гыймадиева (Венера Фәрит кызы Гыймадиева) ― җырчы (сопрано). Мәскәүнең Зур театры солисты (2011―2017). [1] Яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Федерациясе Президенты (2012), «Алтын битлек» театр (2014), Л Bravo (2019) премияләре лауреаты.

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тулы исеме ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1984 елның 28 маенда Казанда туган. И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен «хор дирижёры» белгечлеге буенча (2003), Санкт-Петербург консерваториясенең (С. Горенкова сыйныфы) вокал бүлеген (2009) тәмамлый. 2008 елдан «Санктъ-Петербургъ-Опера» театрында эшли. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының чакырулы артисты. 2010 елда Мәскәүнең «Musica Viva» камера оркестры белән чыгыш ясый. В. Спиваковның Милли филармония оркестры белән хезмәттәшлек итә. «Травиата» фестивалендә (Савонлинна, Финляндия) катнаша. «Альберт-холл»да еллык BBC Proms концертында чыгыш ясый.

Remove ads

Иҗаты

Партияләре

Thumb
«Сомнамбула» операсында Әминә. 2014
Thumb
«Патша кәләше» операсында Марфа
Thumb
Венера Гыймадиева
  • «Лючия ди Ламмермур» - Лючия
  • «Кыңгырау» (Колокольчик) Г. Доницетти - Серафина
  • «Риголетто» Дж. Верди - Джильда
  • «Лукрецияне мыскыл итү» (Поругание Лукреции) Б. Бриттен - Люция
  • «Анжелика сеңел» (Сестра Анжелика) Дж. Пуччини - Женевьева

Зур театр (Мәскәү)

  • «Китеж һәм Феврония турында хикәят» (Сказание о невидимом граде Китеже и деве Февронии) - Сирин кошы
  • «Кар кызы» (Снегурочка) – Кар кызы
  • «Алтын әтәч» (Золотой петушок) – Шемаха патшабикәсе
  • «Патша кәләше» (Царская невеста) Н. Римский-Корсаков - Марфа
  • «Борис Годунов» М. Мусоргский - Ксения
  • «Травиата» Дж. Верди – Виолетта

Репертуар

  • «Реквием» В.А. Моцарт - сопрано партиясе
  • «Реквием» Э. Ллойд Уэббер - сопрано партиясе
  • «Алман реквиемы» И. Брамс - сопрано партиясе
  • «Асрау-хуҗабикә» (Служанка-госпожа) Дж. Перголези - Серпина
Remove ads

«Алтын битлек» премиясе

Thumb 2014 – Феличе Романи либреттосы буенча Мәскәүнең Зур театрында куелган «Сомнамбула» опера спектаклендагы (режиссёр Пьер Луиджи Пицци) Әминә партиясен башкарган өчен (иң яхшы башкарылган хатын-кыз роле номинациясендә)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2008 – Н. Римский-Корсаков исемендәге халыкара конкурс (Санкт-Петербург) лауреаты
  • 2009 - Competizione dell’ Opera (Дрезден, Алмания) конкурсы дипломы
  • 2010 – Халыкара Шаляпин конкурсы, 1 премия
  • 2012 – яшь мәдәният эшлеклеләре өчен РФ президенты премиясе
  • 2014 - «Алтын битлек» премиясе
  • 2018 - «Bravo» премиясе ― «Иң яхшы классик хатын-кыз вокалы»[2]
Thumb
Д. А. Медведев премия тапшыра. 2012

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads