Виталий Абдуллов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Виталий Абдуллов
Remove ads

Виталий Абдуллов (Виталий Зиннур улы Абдуллов, рус. Виталий Зинурович Абдулов) – Россия кино һәм театр артисты.

Кыска фактлар Виталий АбдулловВиталий Абдулов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1970 елның 15 мартында Удмуртиянең Глазов шәһәрендә туган. 1973 елда гаиләсе Иркутск шәһәренә күченгән. Иркутск энерготөзелеш техникумын тәмамлый. Совет Армиясендә хәрби хезмәтен үтәп кайткач, төрле төзелешләрдә эшли.

Иркутск театр укуханәсендә (Валентина Дулова сыйныфы) (1995-2000) укый. Чыгарылыш имтиханнарында Мәскәүдән килгән ГИТИС мөгаллиме Ольга Фирсова аңа игътибар итә һәм МХАТның мәктәп-студиясендә укуын дәвам итәргә тәкъдим итә.

МХАТ мәктәп- студиясен (Евгений Каменькович сыйныфы) 2004 елда тәмамлый. Чыгарылыш спектакле – А.Островскийның «Бальзаминовның өйләнүе» спектакле.

Remove ads

Иҗаты

Thumb
В. Абдуллов (уртада) «Солдатлар» сериалында Евсеев ролендә

Иҗатының беренче елларында икенче пландагы рольләрдә уйный, хәтта Һолливуд киносы «Борнның өстенлеге» ндә рус таксистын да уйный. Беренче уйнаган роле - «Гражданин нәчәлник» киносында тән сакчысы.

«Солдатлар» сериалында өлкән солдат Евсеев ролендә һәм «Шукшин хикәяләре» кинотасмасында уйнау артистка уңыш китерә. Ул театр сәхнәсендә ешрак уйный башлый. Телефон операторлары МТС, Мегафон, шевит кампаниясе Tele2 өчен рекламада төшү (бандит Тони ролендә) аны тагын да таныта. 2012 елда «Спартакның икенче баш күтәрүе» телепроектында уйный.[1]

СТС каналында төшерелгән «Кадетлар» һәм «Ранеткалар» сериалында уйнау артистка аеруча зур уңыш китерә.

Фильмографиясе

  • 2014 Чемпионнар Журов
  • 2012 Спартак Васильев
  • 2012 Светофор Сергей
  • 2011 45 сантиметр полицейский
  • 2008-2010 Ранеткалар Виктор Михайлович Степнов
  • 2007 Кадетлар Александр Михайлович
  • 2006 Эссе ноябрь Загибайлов
  • 2005 Каменская-4 Антон Плишаков
  • 2004 Солдатлар-1 Евсеев
  • 2004 Борн өстенлеге | Bourne Supremacy, The (Алмания, АКШ)
  • 2004 Игезәкләр
  • 2003 Кобра. Антитеррор
  • 2002 Шукшин хикәяләре
  • 2001 Гражданин нәчәлник[2]
Remove ads

Чыганаклар

Виталий Абдуллов Узнай всё сайтында

Сылтамалар

Йолдызларның шәхси тормышы сайты

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads