Николай Собольщиков-Самарин

From Wikipedia, the free encyclopedia

Николай Собольщиков-Самарин
Remove ads

Николай Собольщиков-Самарин — (чын фамилиясе Собольщиков; 28 март [9 апрель] 1868, Санкт-Петербург — 20 июль,1945, Горький) — совет һәм Россия театр режиссеры, актёр, антрепренер, укытучы, театр эшлеклесе. РСФСРның халык артисты (1934). Хезмәт Батыры.[2] Ленин ордены белән бүләкләнгән.

Кыска фактлар Николай Собольщиков-Самарин, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Николай Иванович Собольщиков-Самарин 1868 елның 9 апрелендә (иск. 28 мартта) Санкт-Петербург шәһәрендә креcтьян гаиләсендә туган.

Яшьтән үзешчән спектакльләрдә чыгыш ясый. 1883 елдан Санкт-Петербург һәм аның янындагы бистәләрнең клуб сәхнәсендә спектакльләрдә катнаша һәм сәхнәгә куя.

1884 елдан Петрозаводск һәм Новгородта театрларда чыгышлар ясый. 1892 елда Петербургтагы Василеостров эшчеләр театрында актёр һәм режиссер була .

Шушы ук елның августында Түбән Новгородка кайтып китә, анда сәхнәдә чыгыш ясый һәм режиссура белән шөгыльләнә (1892-1899), бер елдан үз җитәкчелегендә Артистлар ширкәте оештыра.

1897 елда арендага яңа театр бинасы ала һәм антрепренер була.

1901-1907 елларда Сарытау һәм Казанда опера һәм драма театрлары оештыра, алар белән Россиянең төрле калалары буйлап гастрольләрдә йөри. Әстерханда антреприза тота, өч ел Дондагы Ростовта антрепренер булып хезмәт куя. Шулай ук Тверь, Ярославль, Екатеринодар, Самар, Сембер, Сары Чин һәм Одессада (1917-1924) эшли, соңгысында эшләгәндә революция башлана.

1917 елның язында Н. И. Собольщиков-Самарин Одессада революцион «Вронсобсам» сатира театры ача (В. М. Вронский белән берлектә)[3], ә җәй — «Улыбка» парча театры оештыра. 1921 елда, интервентлар киткәч, Одесса театрының директоры һәм баш режиссеры итеп билгеләнә. 1924 елда Түбән Новгородка күчә, актер, режиссер, сәнгать җитәкчесе һәм консультант булып эшли.

Горькийда вафат була. Бугровский зиратында җирләнгән

Гаиләсе

Хатыны — Славатинская Инна Евгеньевна (1929 елда вафат), кызы — Собольщикова-Самарина Антонина Николаевна (1892-1971).

Remove ads

Хәтер

Н. И. Собольщиков-Самарин исемендәге премия — Түбән Новгород өлкәсендә иң мактаулы театр бүләге. Аны мәдәният үсешенә зур өлеш керткән театр сәнгате әһелләренә бирәләр

Искәрмә

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads