Социал-демократия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Социал-демократия — эшче һәм демократик хәрәкәткә нигезләнгән сәяси идеология һәм фәлсәфи тәгълимат. Ул үзенең төп максаты итеп — иҗтимагый тигезлеккә һәм гаделлеккә ирешүне күрә[1]. Гадәттә, социал-демократия либераль-демократик[ru], социаль, катнаш һәм социаль юнәлешле[ru] базар икътисадына нигезләнә торган гомуми муллык дәүләтен[ru] булдыруны күздә тота[2]. Әлеге идеология XX гасырның беренче яртысында, марксизм идеяләренең яңадан каралуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән.[3]

Хәзерге социал-демократия идеологиясе социаль-либерализмнан[ru] бераз сулрак, ә демократик социализмнан[ru] бераз уңрак урында тора. Демократик социалистлардан аермалы буларак, социал-демократлар капитализмны тулысынча бетерүгә каршы торалар һәм җитештерү чараларының күпчелеген хосусый милектә саклауны яклыйлар. Ә социаль-либераллардан аермалы буларак, социал-демократлар иҗтимагый тигезлек белән икътисади хокукларны тигез әһәмиятле дип саный; социаль либераллар исә икътисади хокукларга өстенлек бирә.[7]
Гадәттә, социал-демократия социалистик агымнар, мәсәлән, утопик социализм һәм марксизм йогынтысында формалашкан дип исәпләнә. Шулай да, социал-демократия концепциясе сәяси үсешнең күпкә иртәрәк чорларында ук барлыкка килә башлаган.[8]
Remove ads
Социал-демократиянең кыскача тарихы
Идеологиянең барлыкка килүе
«Социал-демократия» төшенчәсе беренче тапкыр Стефан Борн[ru] җитәкчелегендәге «Эшче кардәшлек» оешмасында кулланыла башлый. 1840нчы еллар ахырында оешма әгъзалары үзләрен «социал-демократлар» дип атый башлыйлар, ләкин ул вакытта бу төшенчәнең төгәл мәгънәсе юк иде, шуңа күрә Беренче бөтендөнья сугышына кадәр «социал-демократлар» дип һәм марксистларны, һәм сул идеология вәкилләрен (анархизмнан тыш) — мәсәлән, Фердинанд Лассаль кебек реформистик социализм тарафдарларын атаганнар. Шулай итеп, бу төшенчә берьюлы төрле юнәлешләр вәкилләрен берләштергән: радикаль революционерларны — Владимир Ленин һәм Роза Люксембург, уртача эволюционистларны — Э. Бернштейн[ru], һәм ортодоксаль «үзәк» вәкилләрен — Карл Каутский[ru].[9]
1897 елда В. И. Ленин үзенең хезмәтләрендә социал-демократияне болай тасвирлый:
Социал-демократларның практик эшчәнлеге, билгеле булганча, пролетариатның сыйнфый көрәшенә җитәкчелек итү һәм әлеге көрәшне ике чагылышта оештыру бурычын куя:— социалистик юнәлештә (капиталистлар сыйныфына каршы көрәш, сыйнфый төзелешне юк итү һәм социалистик җәмгыять төзүгә омтылыш) һәм демократик юнәлештә (абсолютизмга каршы көрәш, Рәсәйдә сәяси һәм иҗтимагый төзелешне демократияләштерүгә омтылыш) […] Рус социал-демократлары үзләренең барлыкка килүеннән үк пролетариат көрәшенең ике ягын да ассызыклаганнар һәм социалистик белән демократик бурычларның аерылмас бәйләнешен күрсәткәннәр — бу бәйләнеш алар сайлаган исемдә дә ачык чагыла.
— «Рус социал-демократларының максатлары»[10]

Терминның һәм, шуның белән беррәттән, аерым идеологиянең ахыргы рәвештә ныгуы, 1863 елда Алмания социал-демократик партиясенең (АСДП) төзелүе белән бәйле. Партия Карл Маркс, Фридрих Энгельс һәм Эдуард Бернштейн[ru] идеяләренең көчле йогынтысы тәэсирендә формалашкан. Алар социал-демократиянең беренче уртак теориясен төзиләр һәм системлаштыралар. Бу үз чиратында, идеологиянең бөтен дөнья буйлап тиз таралуына китерә, әлеге вакыйгаларның кульминациясе — 1889 елда II Интернационалның төзелүе була.[11]
XIX гасыр ахырына таба Эдуард Бернштейнның идеологик йогынтысы тулысынча социал-демократиянең төп юнәлеше булып китә, нәтиҗәдә социал-демократлар арасыннан демократик социалистлар һәм коммунистлар аерылып чыга башлый, ә идеологиянең төп фикере булып дәүләтнең эволюцион реформалашуы идеясе кала — төп игътибар социализмга күчү процессына бирелә, нәтиҗәгә түгел. Шушы хәрәкәтләр һәм үзгәрүләр нәтиҗәсендә акцент революцион көрәштән демократик көрәшкә күчә башлады. Әлеге концепция гади халык һәм сайлаучылар катламнары арасында зур кызыксыну уята, һәм социал-демократик көчләр дөньяның күп кенә илләрендә сәясәттә җитәкче урыннарга күтәрелә, мәсәлән Скандинавия дәүләтләрендә кебек.[9]
XX гасырда социал-демократия
Октябрь инкыйлабыннан соң коммунистлар социал-демократияне «эшче хәрәкәтенең дошманы һәм капитал агентлары» дип игълан итәләр[12]. Алар демократияне юк итү юлына басып, берпартияле диктатура урнаштыра башлыйлар, бу хәл исә, ике хәрәкәт арасында тирән каршылыклар китереп чыгара. Шулай да, фашизм һәм нацизм куркынычы аркасында, социал-демократлар халык фронтлары рәвешендә вакытлыча берләшүләр төзүгә ирешәләр. Әмма Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, аеруча Кравченко процессынан[ru], Европада коммунистик көчләр тиз арада какшый башлый һәм шушы шартларда социал-демократлар сул хәрәкәтенең[ru] төп көче — аның авангарды булып ныгый.[13]
Шуннан соң социал-демократик көчләр өчен алтын дәвер башлана. Алар күп илләрдә хакимияткә килә яки коалицион хөкүмәтләр төзи, һәм зур уңышларга ирешеп, киң популярлык казана. Шушы чорда социал-демократик фиркаләр марксизмны искергән доктрина дип санап, аннан тулысынча баш тарталар. Моңа мисал итеп Алмания социал-демократик партиясенең (АСДП) Годесберг программасын[ru] кабул итүен китерергә мөмкин.[9]
Remove ads
Карашлар
Социал-демократия бик үзгәрүчән һәм реформаларга нигезләнгән идеология булса да, аның өч төп тезисы бар: ирек, гаделлек һәм теләктәшлек.[14][15]
Социал-демократиянең сәяси тезислары:
- Үзәкләштерелмәгән, федератив һәм тигез хокуклы дәүләт төзелеше;
- Парламент идарә итү формасы;
- Күппартиялелек, фикерләр һәм карашлар күптөрлелеге (плюрализм), ирек, канун өстенлеге, полиархия, канун алдында тигезлек һәм хокукый дәүләт;
- Конституцияле парламент либераль демократиясе;
- катнашу демократиясе[ru] һәм туры демократия[ru] системаларын кертү;
- Партия эчендә демократияне үстерү;
- Декоммунизация, консерватизмннан баш тарту;
- Дәүләт аппаратының бертөрле булмавы (төрлелекне саклау);
- Хакимиятнең 3 өлешкә (кануни, хөкем һәм башкарма) бүленү системасын куллану;
- Халыкара оешмаларны үстерү;
- Прогрессивизм һәм реформачылык;
- Мультикультурализм, космополитизм, интернационализм;
- Авторитарлыкка, радикаль коммунизмга һәм фашизмга каршы тору;
- Пацфизм һәм альтерглобализм, мультилатерализм.
Иҗтимагый тезислар:
- Социаль дәүләт төзү;
- Гомуми белем һәм сәламәтлек саклау системасы;
- Кеше хокукларының тигезлеген тәэмин итү;
- Дискриминациягә каршы көрәш, феминизм һәм антирасизм;
- Профсоюзларны үстерү;
- Иҗтимагый хезмәттәшлек;
- Эшчеләр хокукларын киңәйтү һәм яклау;
- Эш шартларын яхшырту;
- Иммиграцияне контрольдә тоту, канунсыз миграциягә каршы көрәш, качакларга ярдәм итү;
- Дини сәясәттә ирек белән дәүләт контроле арасында балансны табу, антиклерикализм һәм секуляризм.
Икътисади тезислар:
- Дәүләт өчен мөһим һәм стратегик тармакларны яки предприятиеләрне миллиләштерү;
- Керемнәрне һәм байлыкларны гаделчә бүлештерү;
- Прогрессив салым системасын кертү;
- Гомуми муллык дәүләте[ru];
- Социаль капитализм моделе;
- Күп тармаклы, катнаш һәм социаль юнәлешле базар икътисады;
- Дәүләтнең икътисадны көйләүдә актив роле;
- Милек формаларының күптөрлеге;
- Дәүләт-хосусый хезмәттәшлек системасы;
- Эшкәртү сәнәгатьне, кече һәм урта бизнесны, инновацион тармакларны субсидияләү (акчалата хуплау);
- Бизнесның социаль җаваплылыгы;
- Монополияләргә каршы көрәш;
- Төбәк бюджетларын тигезләү;
- Яшел сәясәт һәм әйләнә-тирә мохитне саклау (энвайронментализм);
- Яшел энергиягә һәм икътисадка күчү;
- Яшел энергия үсешен һәм аның коммуналь хуҗалыкка интеграциясен хуплау;
- Дүртенче сәнәгать революциясен[ru] булдыруны тәэмин итү;
- Ришвәтчелеккә һәм олигархиягә каршы көрәш;
- Социаль-икътисади тигезсезлекне киметү;
- Фәкыйрьлеккә һәм эшсезлеккә каршы көрәш;
- Шартсыз нигез керем системасын кертү;
- Һәркем өчен тигез мөмкинлекләр тудыру.
Remove ads
Социал-демократлар хакимияттә
XX гасыр башында француз социалисты Александр Мильеранның[ru] буржуаз хөкүмәтенә керүе «Мильеран очрагы» дип аталган һәм социалистлар тарафыннан хыянәт итеп бәяләнгән булса, Беренче бөтендөнья сугышыннан соң социал-демократик хөкүмәтләр демократик илләрнең ике партияле системасы кысаларында даими рәвештә барлыкка килә башлый.
«Бөек депрессия» елларында кайбер дәүләтләрдә социал-демократик партияләр оппозициягә китәргә мәҗбүр була (мәсәлән, Бөекбританиядә), ә Алмания һәм Австриядә хәтта яшерен эшчәнлеккә күчә. Шулай да, социал-демократия сакланып кала, ә Швециядә дәүләтнең икътисадка актив катнашуын кулланып үз позициясен ныгыта. Пер Альбин Ханссон җитәкчелегендәге швед хөкүмәте ике ел эчендә икътисадны стабильләштерүгә ирешә, һәм шуннан башлап швед сайлаучыларының күпчелеге диярлек Швеция социал-демократик партиясе өчен тавыш бирә. 1936 елдан соң социал-демократлар хакимиятне беренче тапкыр бары тик 1976 елгы Риксдаг сайлауларында югалталар.
Швед социал-демократларының уртача сәясәте (шулай ук «швед социализмы» дип атала) икътисадны дәүләтләштермичә, социаль чыгымнарны арттыруга нигезләнә. Швециянең киң билгеле ширкәтләре — ABB, Volvo, Saab, Electrolux, IKEA, Nordea һ.б. — беркайчан да дәүләт милкенә әйләндерелмәгән.
Сәясәт белгече Сеймур Липсет бу турыда болай дип язган[16]:
Парадокс шунда ки, буржуаз партияләр дип танылган — либераллар, центристлар һәм консерваторлар идарәнең беренче өч елында (1976—1979) алар социал-демократларның соңгы 44 идарә итү елына караганда күбрәк сәнәгать предприятиеләрен миллиләштергәннәр. Әмма 1982 елда хакимияткә кире кайткач, социал-демократлар, киресенчә, приватизация белән шөгыльләнделәр.
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң социал-демократик партияләр марксизм элементларыннан аерылу процессын тизләйткәннәр. Сугыштан соң прагматик социал-демократиянең иң күренекле идеологлары — Вилли Брандт, Бруно Крайский һәм Улоф Пальме. Социал-демократик партияләрне берләштерүче халыкара оешма — Социалитик интернационал[en], ул 1951 елда Франфуркт шәһәрендә төзелә һәм II Интернационал белән Социалистик эшче интернационалның дәвамчысы булып тора.
Социал-демократик партияләр хәзерге вакытта элеккечә, актив рәвештә төрле илләрнең хакимиятләрендә катнаша. Алар Исландия, Норвегия, Швеция, Финляндия, Дания, Алмания, Франция, Бөекбритания, Ирландия, Испания,Италия, Португалия, Австрия, Бельгия, Нидерландлар, шулай ук кайбер посткоммунистик дәүләтләрдә — Маҗарстан, Польша, Болгарстан хөкүмәтләрендә урын алганнар.
Бу партияләр, нигездә, профсоюзларга, беренче чиратта халыкара профсоюзлар берләшмәләренә (бигрәк тә Халыкара профсоюзлар конфедерациясенә[ru]) таяна. Икътисад өлкәсендә алар Кейнс теориясенә[ru] нигезләнгән катнаш икътисадлы, «гомуми муллык дәүләтен» төзү яклы. Пенсияләрне һәм социаль түләүләрне арттыру — аларның төп казанышларыннан дип санала. Шулай да мондый сәясәтнең икенче ягы — югары салымнар, ләкин демократик илләрдә сул һәм уң хөкүмәтләр чиратлашып идарә иткәндә, социаль чыгымнар белән салымнар арасында сайлаучылар өчен кирәкле баланс саклана. Социалистик лагерьдагы кайбер дәүләтләрдә дә (мәсәлән, Югославия, Маҗарстан һәм Чехословакиядә) социал-демократик юнәлеш тенденцияләре күзәтелә иде.
2021 елда, Европада узган сайлаулардан соң, күп кенә илләрнең хөкүмәтләрен социал-демократик партияләр җитәкли башлады.
Remove ads
Тәнкыйть
Социал-демократик идеологиягә карата тәнкыйть традицион рәвештә аның ике нигезенә — социализм һәм демократиягә юнәлтелә. Бу тәнкыйть ике яктан — уң һәм сул көчләрдән дә килә. Уң яклы тәнкыйтьчеләр социал-демократияне югары салымнар өчен тәнкыйтьли, ә сулчы тәнкыйтьчеләр исә аны икътисади тигезлек җитмәвендә гаепли.
Беренче социалистик партияләр барлыкка килгәннән үк, алар «социализм икътисади доктрина буларак эшкә яраксыз» дигән гаепләүләргә дучар була[17]. Шундый фикерләр соңрак Ротбард, Мизес, Хайек һәм башка күп кенә икътисадчылар хезмәтләрендә үстерелә.
Башка яктан карасак, бердәм Рәсәй социал-демократик эшчеләр партиясенең большевикларга һәм социал-демократларга таркалуыннан соң, большевиклар социал-демократларны оппортунизмда[ru] гаеплиләр: аларны сыйныф көрәшеннән баш тартуда, дәүләтне һәм демократияне сыйныфлар мәнфәгатьләреннән «өстенрәк торучы» күренеш итеп аңлатуда, социализмны әхлакый категория итеп кабул итүдә тәнкыйтьлиләр.[18]
Remove ads
Карашлар ревизиясе (үзгәреше)
Көнчыгыш Европадагы социалистик хөкүмәтләрнең җимерелүе дөнья социалистларын үз доктриналарының кайбер өлешләрен — үзәкләштерелгән планлаштыру һәм сәнәгатьне миллиләштерү кебек идеяләрне яңадан карарга яки аларны үзгәртергә мәҗбүр итте.
Кайбер социал-демократик лидерларның сәясәте, мәсәлән, Тони Блэрның яки Герхард Шрёдерның «өченче юл» концепциясе, «урта сыйныфка» таянган либерализмга нигезләнгән иде. Бу юнәлеш аларның партияләрендәге сул канат тарафыннан кискен тәнкыйтькә дучар булды, чөнки ул эшче халыкның түгел, ә урта буржуазиянең мәнфәгатьләрен күбрәк яклый дип саналды.
Сәяси йогынтының кимүенә һәм социал-демократик хәрәкәттәге кризиска карамастан, демократияле социализм идеяләре бүген дә шактый популяр булып кала. Күп кенә социалистлар социал-демократияне гамәлдә тулысынча тормышка ашырып булмаса да, әхлакый кыйбла (ориентир) һәм максат итеп кабул итәргә чакыралар.
Remove ads
Татар социал-демократиясе
Татар социал-демократиясе XIX—XX гасырлар чигендә татар җәмгыять-сәяси фикере үсешенең бер өлеше буларак барлыкка килә. Ул — заманның белемле интеллигенциясен борчыган иҗтимагый һәм милли мәсьәләләргә җавап була.[19]
Татарлар арасында социал-демократик юнәлешнең формалашуына нигез булып җәдитчелек идеяләре тора: мәгарифне яңарту, кадимчелекне тәнкыйтьләү һәм җәмгыятьне рухи-мәдәни тотрыксызлыктан чыгару кирәклеген аңлау. Җәдитчеләр дөньяви, заманча белем бирү һәм мәдәниятне үстерү максатын куялар; вакыт узу белән бу максатлар иҗтимагый гаделлек турында социалистик карашлар белән берләшә.
Беренче рус инкыйлабы елларында (1905—1907) татар социал-демократлары үзләрен активрак күрсәтә башлый: алар төрле оешмаларда катнаша, матбугат чыгара, Рәсәй социал-демократлары белән элемтәләр булдыра, крестьяннар һәм эшчеләр хокукларын яклый, сәяси хакимиятне чикләү һәм гражданлык ирекләрен киңәйтү өчен чыгыш ясый. 1907 елда Ырынбурда Хөсәен Ямашев тарафыннан татар телендә беренче социал-демократик газета — «Урал» басыла башлый.
Хәрәкәтнең төп җитәкчеләре һәм фикер ияләре — Ибраһим Әхтәмов, Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов, Гаяз Исхакый. Алар милли үзаң, татар мәдәни яңарышы һәм социалистик иҗтимагый гаделлек, тигезлек, иҗтимагый терәк кебек принципларны берләштереп хезмәт итәләр.

Татарларда социал-демократик идеология империячел һәм дини-консерватив көчләргә оппозиция буларак үсә; ул җәмгыятьне яңарту, сүз һәм матбугат иреге, дөньяви белем, татарларның сәяси идарәдә катнашу хокукы өчен көрәшә. Бу хәрәкәт либерализм һәм социализм белән тыгыз бәйләнгән була, һәм кайвакыт «либераль», «социалистик» һәм «революцион-демократик» юнәлешләр арасындагы чикләр һәм аермалар ачык булмый.
1917 елгы инкыйлаблардан һәм совет хакимияте урнашканнан соң татар социал-демократиясе мөстәкыйль сәяси көч буларак югала яки зуррак партия структураларына (мәсәлән, ислам социализмы кысаларында) кушыла, аның күп кенә идеяләре совет идеологиясе тарафыннан үзгәртелә һәм өлешчә асимиляцияләнә.[20]
СССР таркалганнан соң, 1990нчы елларда, социал-демократия татар милли хәрәкәте, галимнәр һәм сәяси активистлар арасында яңадан популярлаша. Моның төп сәбәбе — социал-демократиянең федерализм яклы, үзәкләштерүгә каршы булуы.
Remove ads
Төп партияләр
Дөньядагы төп социал-демократик партияләр (барысы да күрсәтелмәгән):
- Алмания Социал-демократик партиясе
- Бөекбритания Эшче (Лейбористлар) партиясе
- Франция Социалистик партиясе
- Австрия Социал-демократик партиясе
- Италия Демократик партиясе
- Валлония Социалистик партиясе (Бельгия)
- Фландрия Социалистик партиясе (Бельгия)
- Нидерланд Эшче партиясе
- Канада Яңа демократик партиясе
- Австралия Эшче (лейборист) партиясе
- Яңа Зеландия Эшче (лейборист) партиясе
- Люксембург Социалистик эшче партиясе
- Дания Социал-демократлары
- Швеция Социал-демократик эшче партиясе
- Норвегия Эшче партиясе
- Финляндия Социал-демократик партиясе
- Исландия Социал-демократик альянсы
- Эстония Социал-демократик партиясе
- Швейцария Социал-демократик партиясе
- Ирландия Эшче (лейборист) партиясе
- Демократик сул көчләр берлеге (Польша)
- Чех Социал-демократик партиясе
- Маҗарстан Социалистик партиясе
- Румыния Социал-демократик партиясе
- Болгарстан Социалистик партиясе
- Сербия Демократик партиясе
- Юнанстан Бөтенюнан социалистик хәрәкәте (ПАСОК)
- Испания Социалистик эшче партиясе
- Португалия Социалистик партиясе
- Япония Социал-демократик партиясе
- Исраил Авода партиясе
- Җөмһүрият Халык партиясе (Төркия)
- «Яблоко» партиясе (Рәсәй)
- «Оппозицион платформа — Тормыш өчен» (Украина)
- ОСДП (Казакъстан)
- Корея Халык Демократик Республикасы (КНДР) Социал-демократик партиясе
- Хорватия Социал-демократик партиясе
- Корея Республикасы Гаделлек партиясе
Remove ads
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads