Раштуа
Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көн From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Раштуа (рус. Рождество — туым, туу сүзеннән) — Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көн.

Remove ads
Билгеләнүе
Бу бәйрәм чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан христианнар 40 көн буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән генә туклана.
Уразаны тәмамлап, керәшеннәр, православие динен тотучылар 7 гыйнварга каршы төндә, а католиклар, протестантлар һәм башка христианлыкның көнбатыш юнәлешләре тарафдарлары 25 декабрьдә изге Раштуа бәйрәмен каршылый.
Праваслау динендәгеләр 6 гыйнвар көнне төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп — гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, язык — гөнаһларны кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алалар.
Раштуа көнне һәр православие христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, дип ышаналар.
Раштуа бәйрәме туганнар, якыннар белән мул табыннар артында уза.


Remove ads
Раштуа бәйрәмен ял көне итеп санаучы дәүләтләр
Бер ял көне
- Австрия — 25 декабрь
- Аргентина — 25 декабрь
- Бельгия — 25 декабрь
- Боливия — 25 декабрь
- Бразилия — 25 декабрь
- Греция — 25 декабрь
- Гөрҗистан — 7 гыйнвар
- Мисыр — 7 гыйнвар
- Үрдүн — 25 декабрь
- Ирландия — 25 декабрь
- Испания — 25 декабрь
- Италия — 25 декабрь
- Казакъстан — 7 гыйнвар
- Кыргызстан — 7 гыйнвар
- Куба — 25 декабрь
- Ливан — 25 декабрь
- Мексика — 25 декабрь
- Мьянма — 25 декабрь
- Португалия — 25 декабрь
- Россия — 7 гыйнвар
- Корея Халык Демократик Жөмһүрияте — 25 декабрь
- Сербия — 7 гыйнвар
- Франция — 25 декабрь
- Хорватия — 25 декабрь
- Хәбәшстан — 7 гыйнвар
Ике ял көне
- Австралия — 25 декабрь, 26 декабрь
- Әрмәнстан — 5 гыйнвар, 6 гыйнвар
- Беларусия — 25 декабрь, 7 гыйнвар
- Бөекбритания — 25 декабрь, 26 декабрь
- Маҗарстан — 25 декабрь, 26 декабрь
- Венесуэла — 24 декабрь, 25 декабрь
- Гайана — 25 декабрь, 26 декабрь
- Алмания — 25 декабрь, 26 декабрь
- Дания — 25 декабрь, 26 декабрь
- Канада — 25 декабрь, 26 декабрь
- Люксембург — 24 декабрь, 25 декабрь
- Нидерланд — 25 декабрь, 26 декабрь
- Норвегия — 25 декабрь, 26 декабрь
- Польша — 25 декабрь, 26 декабрь
- Румыния — 25 декабрь, 26 декабрь
- Словакия — 24 декабрь, 25 декабрь
- АКШ — 25 декабрь, 26 декабрь[3]
- Суринам — 25 декабрь, 26 декабрь
- Украина — 25 декабрь, 7 гыйнвар
- Монтенегро — 6 гыйнвар, 7 гыйнвар
- Чехия — 24 декабрь, 25 декабрь
- Швеция — 25 декабрь, 26 декабрь
- Эритрея — 25 декабрь, 7 гыйнвар
Өч ял көне
- Болгария — 24 декабрь, 25 декабрь, 26 декабрь[4]
- Исландия — 24 декабрь, 25 декабрь, 26 декабрь
- Латвия — 24 декабрь, 25 декабрь, 26 декабрь[5]
- Литва — 24 декабрь, 25 декабрь, 26 декабрь[6]
- Молдова Республикасы — 25 декабрь, 7 гыйнвар, 8 гыйнвар[7]
- Төньяк Македония — 25 декабрь, 6 гыйнвар, 7 гыйнвар
- Финляндия — 24 декабрь, 25 декабрь, 26 декабрь
- Эстония — 24 декабрь, 25 декабрь, 26 декабрь
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Тышкы сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads