Әлфия Кәримова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Әлфия Кәримова, Әлфия Закуан кызы Кәримова (баш. Әлфиә Зәҡүән ҡыҙы Кәримова, 1977 елның 24 июне, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― җырчы (колоратур сопрано). 2022 елдан Башкорт опера һәм балет театрының опера труппасы солисты. 2013―2022 елларда «Астана Опера» театрының әйдәп баручы солисты (Астана, Казакъстан). 2008―2012 елларда Новосибирск дәүләт академия опера һәм балет театры солисты. «Алтын битлек» премиясе номинанты (2006). БР халык артисты (2021), халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты[2].
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1977 елның 24 июнендә Уфада туган. Уфада музыка мәктәбен (фортепьяно сыйныфы), сәнгать укуханәсен (хор дирижёры сыйныфы), сәнгать институтын (ялгыз җырлау белгечлеге, Н. Мортазина сыйныфы) (2005) тәмамлаган.
- 2002 елдан Уфа опера һәм балет театрында әйдәүче солист. Алматы опера театрының чакырулы солисты.
- 2008 елдан Новосибирск опера һәм балет театрында[3]
- 2013 елдан «Астана Опера» театрында (Казакъстан)
- 2022 елдан Башкорт опера һәм балет театрының опера труппасы солисты.
29 һөнәри конкурста катнашкан[4]. 2006 елдан Абай исемендәге дәүләт опера һәм балет театрының (Алматы, Казакъстан) һәм Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының (Казан) чакырылган солисты. Татар опера һәм балет театры белән Һолландиядә «Энҗе эзләүчеләр» (Искатели жемчуга) (Д. Бизе) операсында катнаша[5].
Remove ads
Иҗаты
Репертуар
Уфа опера театры


- Кыпчак кызы – «Кенәз Игорь» А. Бородин
- Бөек рәхибә (Великая жрица) – «Аида» Дж. Верди,
- Бригитта – «Иоланта» П. Чайковский
- Әминә - «Салават Юлаев» З. Исмәгыйлов
- Төн патшабикәсе – «Тылсымлы флейта» (Волшебная флейта) В.А. Моцарт
- Марфа – «Патша кәләше» (Царская невеста)
- Кар кызы – «Кар кызы » (Снегурочка) Н. Римский-Корскаков
- Виолетта - «Травиата» Дж. Верди
- Джильда – «Риголетто» Дж. Верди
- сопрано партиясе – «Carmina burana» К. Орф
- Лючия де Ламмермур – «Лючия де Ламмермур» Г. Доницетти
- Лакме – «Лакме» Л. Делиб
- Людмила – «Руслан һәм Людмила» М. Глинка
Астана театры
- Виолетта - «Травиата» Верди
- Мюзетта - «Богема» Пуччини
Зур театр
- Волхова ― «Садко» Римский-Корсаков[6]
«Ефәк юлы» фестивале
- «Реквием» Моцарт
Дискография
Remove ads
«Алтын битлек» премиясе

- 2006 – Уфаның опера һәм балет театрында Уве Шварц куйган Джузеппе Вердиның «Бал-маскарад» операсындагы партиясе өчен «Иң яхшы башкарылган хатын-кыз роле» номинациясендә «Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителә.[8]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре

- 2003 – Р. Яхин исемендәге халыкара конкурс (Казан) – лауреат
- 2004 – Н. Сабитов исемендәге ачык конкурс (Уфа) – лауреат
- 2004 – «Гәрәбә сандугач» (Янтарный соловей) конкурсы (Калининград) – махсус приз
- 2005 – В. Барсова исемендәге конкурс (Сочи) – лауреат
- 2006 – «Алтын битлек» премиясе фестивале - диплом
- 2006 – VII Н. Римский-Корсаков конкурсы (Санкт-Петербург) – лауреат
- 2007 – Бибигөл Тулегенова конкурсы (Алматы) – Гран-при
- 2007 – Ф. Виньяс исемендәге конкурс (Барселона) – диплом
- 2007 – Собинов музыка фестивале (Сарытау) - лауреат
- 2011 – Вокалчыларның халыкара конкурсы (Аликанте, Испания) - лауреат
- 2021 – БР халык артисты[9]
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads